Портал:Мәгариф/Шәхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгариф/Шәхес latin yazuında])
Әфләтүн'ның академиясе

Аристокл, кушаматы Әфләтүн/Платон («киң җилкәле»), тормыш еллары (б.э.к. 428 яки 427 — б.э.к. 348 яки 347, Афиннар) — борынгы грек фәлсәфәчесе, мәгариф тарихында, Грециядәге беренче югары уку йортын булдырган шәхес дип билгеле. Сократның укучысы, Аристотельнең укытучысы.

Афиннар җәмгыятенең югары катлау кешеләренең балалары өчен ачылган мәктәпне тәмамлый. 20 яшьтә бөек укытучысы Сократ белән очраша. Соңгысы вафат булгач, Афиннардан китеп, күп еллар дәвамында төрле илләрдә аларның галимнәре һәм гыйльми тәгълиматлары белән таныша. Афинага кайткач, академия оештыра. Укыту эшенә Әфләтүн 40 еллап гомерен бирә.