Портал:Мәдәният/Шәп мәкалә/Архив

From Wikipedia
Jump to navigation Jump to search

Татар халык милли киемнәре

      Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Ул төрки халыклар тудырган тотрыклы конструктив элементларның ислам дине таләпләре нигезендә илаһи нурланышы. Алай гынамы, хәтта шигърияте, риваяте. XIX гасыр уртасыны кадәр тернәкләнеп килгән татар хатын-кыз кием ансамбленең нигезендә, мәсәлән, төрки халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендә, ырым-гадәтләрендә шактый нык таралган Хаума (Хома) кош образы ярылып ята. Күлмәкнең куштанлы киң итәге, аның кул-бармакларны каплаган киң җилпәзә җиңнәре, "күкрәкчә", "изү" кебек " каурыйлы", "тәңкәле" архаик түшлекләре, каюлы читекләрендәге "тырналы орнамент" һәм калфак рәсеменә кереп яткан "алтын каурый" - боларның барысы да шуны дәлилли. Ләкин мәҗүсилек чорында Һинд, Иран цивилизацияләреннән кергән бу образ, вакыт үтүгә, ислам дине тәэсире астында үзенең асылын югалта, "Хәят агачы" - чәчәкле-гөлле куак, бизәкле тирәк образына әверелә...
       "Татарда бар кием, - ди үзенең бе хезмәтендә мәгърифәтче Каюм Насыйри, - күлмәк, штан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш", - һәм үз мәкаләсенең азагында урта хәлле бер татар "нечкәбилен" нәфис гүзәл киемнәргә киендереп карау могҗизасын башкара. Нәкъ менә хатын-кыз татар милли киемендә төрле сәнгать казанышлары уйнап тора да инде: монда көмеш-челтәр хәситәләр, беләзек-алкалар, муенсалар, укалы калфак һәм каюлы җитек!