Портал:Тарих/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тарих/Шәп мәкалә latin yazuında])

Бәркә (tat. lat. Bärkä, بركة خان‎‎)(1209-1266) - Җучи Олысының бишенче хакиме. Җучинең улы, Чыңгызханның оныгы. Алтын Урданың беренче мөселман ханы.

Мисырдагы мәмлүкләр белән берләшмәне төзеп, үз ырудашына - Хулагу - Иран илханына каршы сугышкан. Бату ханның сәясәтен дәвам иттергән: Алтын Урданың бөтенлеген һәм бәйсезлеген ныгыткан. Бәркә идарә итүе нәтиҗәсендә Алтын Урдада Идел буе Болгарыннан Ислам дине актив таратыла башлаган һәм чынында Алтын Урда Бөек Ханнан бәйсез дәүләткә әйләнгән.

Касыйм ханлыгы1454-1681 елларда бүгенге Русиянең Рәзән өлкәсе җирләрендә урнашкан татар ханлыгы. Тарихның башлангыч этабында Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак төзелсә, аннары соң Мәскәү кенәзлегенең вассал дәүләтенә әйләнә.

Касыйм ханлыгы юк ителгәннән соң татар халкының тормышы авырлашты. Күпчелеге гади игенчеләр шикелле иген игеп яши башлый. Яңа рус хөкүмәте аларның хокукларын кисәргә тырышты. Күбесе башка якларга китеп барырга мәҗбүр булганнар. Хәзерге вакытта Касыйм татарлары — танып алу өчен авыр этнос. Хәзерге вакытта аларның саны — 1100 кеше.