Портал:Татар тарихы/Татар тарихчылары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар тарихы/Татар тарихчылары latin yazuında])

Равил Фәхретдинов – (1937 елның 14 март, Кариле авылы - 2014 елның 10 март, Казан) - мәшһүр татар тарихчы.

1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый, 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада укый. 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыклары туплый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе буенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.

Галим Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш гыйльми хезмәткәр булып эшли. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты.