Портал:Тау ягы/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау ягы/Сайланган мәкалә latin yazuında])

Иске Чәчкаб (tat. İske Çәçqab, Урман Чәчкабы, Urman Çәçqabı, рус. Старые Чечкабы )Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч, Симәки, Афанасьевка авыллары белән бергә Олы Кайбыч авылы җирлегенә керә.

Авыл турындагы беренче мәгълүматлар 1565-1567 елларга сылтыйлар. Элек Иске Чәчкабта Колый (Кулай) нәселе яшәгән. Әле хәзер дә Иске Чәчкабта бер үзән Колый чокыры (Кулайка) дип йөртелә.Авыл халкы арасында шундый риваять сакланып калган. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакытында Иске Чәчкабта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан, шул хезмәте өчен патша аңа толып бүләк иткән. Ә Чәчкә би, киресенчә, Патша гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә, имеш. Үзенә каршылык күрсәткәне өчен явыз Патша бу авылны яндырып, җир белән тигезләткән, халкын кырып ташларга боерган. Ә котылып калганнары авылдан көнбатышка чокыр-чакырлы урман арасына качып, землянкаларда яшәгәннәр һәм авылларын иске урынга түгел, башка урынга нигезләгәннәр, имеш. Иске Чәчкаб авылының Иван Грозный юк иткән урыны хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында булган дип раслый Кадыйр Галимов.