Портал:Удмуртия/Кереш
Удмурт Республикасы — Россия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Башкаласы — Ижау шәһәре.
Республика Урта Уралның көнбатыш өлешендә, Чулман һәм Нократ бассейннарында урнаша. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~180 км, төньяктан көньякка — ~270 км.