Портал:Фән/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фән/Сайланган мәкалә latin yazuında])

Казан илкүләм тикшеренү технология университетыКазанда урнашкан югары уку йорты. Русия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, унивеситет илнең 159 техник уку йорты арасындагы рейтингта 10 нчы урында тора.

Бүген университет ватаныбызның иң зур технологик белем бирү базасы булып тора. КМТТУ 99 юнәлеш һәм специальлек буенча белгечләр әзерли. Югары уку йортында Русиядан һәм чит илләрдән 30 меңнән күбрәк студент белем ала. Университет үзендә 15 институтны берләштерә.

Русиянең химия һәм технология юнәлеше буенча булган вузлар арасында КИТТУ югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә лидер булып тора. Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситет 13 белгечлек буенча беренче урынны яулый.