Портал:Фән/Татар дөньясы
Камил Әхмәди улы Мостафин 1932 елның 26 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа.
Урта белем алганнан соң, 1951—1956 елларда Казан дәүләт университетының физмат бүлегендә укый. Шуннан соң бер ел — Мәскәүдә, 1957 елдан бирле Чиләбе шәһәрендә үз белгечлеге буенча фәнни тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли. Атом-төш зарядларына математик модель ясаучы танылган белгеч булып санала.