Портал бәхәсе:Фән

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фән latin yazuında])

Пришвин Михаил Михайлович “Минем Ватаным”[вики-текстны үзгәртү]

Минем әнием бик иртә, кояш чыкканчы тора иде. Беркөнне мин дә шул вакытта уяндым. Әни мине сөтле чәй белән сыйлады. Сөт балчык чүлмәктә кайнатылган һәм бик тәмле иде. Бу сый минем тормышны яхшы якка үзгәртте: мин дә әни белән тәмле чәй эчәр өчен, кояшка кадәр тора башладым. Әкренләп иртә тору гадәткә керде, мин таң атканда йоклап кала алмый башладым. Соңрак мин шәһәрдә дә иртә тора идем, хәзер дә иртән язам. Бу вакытта үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы җанлана һәм үзенчә эшли башлый. Миңа бик еш шундый уй килә: әгәр дә без барыбыз да эшкә кояш белән торсак! Кешеләрнең сәламәтлеге, шатлыгы, гомере, бәхете күпме артыр иде! Чәйдән соң, мин сыерчыклар, былбыллар, күбәләкләр, чикерткәләр артыннан ауга китә идем. Ул вакытта минем мылтыгым юк иде, ләкин миңа ул кирәк тә түгел. Минем ау хәзер дә, элек тә – табыш. Табигатьтә мин генә түгел, ә башкалар да күрмәгәнне табу. Минем хуҗалыгым зур, юлларым чиксез. Минем яш дусларым! Без - безнең табигатебезнең хужалары, ул безнең өчен кояш хәзинәсе. Бу хәзинәләрне сакларга, шул ук вакытта ачарга һәм башкаларга күрсәтергә кирәк. Балыкка чиста су кирәк- сулыкларны саклыйк. Урманнарда, далаларда, тауларда төрле кыйммәтле хайваннар – урманнарны, далаларны, тауларны саклыйк. Балыкка –су, кошка – һава, хайванга –урман, дала, тау. Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул.

Житков Борис Степанович «Янгын»[вики-текстны үзгәртү]

Петя әнисе һәм апалары белән югары катта яши, ә түбән катта укытучы яши иде. Бер көнне әни кызлар белән су керергә китте. Ә Петя берүзе өйне саклап калды. Барысы да киткәч, Петя үзе ясаган пушканы сынап карарга булды. Ул тимердән ясалган иде. Пушканың уртасына Петя дары тутырды, ә артта, дарыны яндырып җибәрер өчен тишек бар иде. Күпме генә тырышса да, Петя дарыны яндырып җибәрә алмады. Петяның ачуы килде. Ул кухняга керде. Плитә өстенә йомычка куйды, керосин сипте, пушканы куйды һәм шырпы кабызды :” Хәзер атачак!” Ут янып китте һәм кисәк көчле ату тавышы ишетелде! Петя бик курыкты, өйдән чыгып качты. Өйдә беркем дә юк, беркем дә ишетмәде. Петя ераккарак йөгерде. Ул янгын үзе сүнәр, дип уйлады. Ләкин ут сүнмәде, көчлерәк яна башлады. Укытучы өенә кайтканда, югары каттан чыккан төтенне күрә. Ул баганадагы пыяланы ватып, төймәгә басты. Янгын сүндерүчеләрдә кыңгырау шалтырады. Алар машиналарга йөгерделәр һәм багана янына бик тиз килеп җиттеләр. Укытучы аларга юл күрсәтте. Янгынчыларның машиналарында насос бар. Алар баскыч куеп, өйгә тәрәзәдән керделәр һәм өйдә калган кешеләрне эзләделәр. Өйдә беркем дә юк иде. Янгынчылар әйберләр ташый башладылар. Петяның әнисе кайтканда, фатир дөрләп яна иде. Милиционер өй янына беркемне дә җибәрми. Ә Петяның әнисе елый да елый, Петяны эзли, ләкин таба алмый. Петяга оят, ул әнисе янына килергә курка. Малайны күрделәр һәм әнисе янына алып килделәр. Янгынчылар бик тиз утны сүндерделәр, түбән кат янмады. Алар машиналарына утырдылар һәм кайтып киттеләр. Ә укытучы, фатирны ясаганчы, Петяны әнисен үзендә торырга чакырды.

Владимир Иванович Даль «Синең үзеңнең акылың бар»[вики-текстны үзгәртү]

Кәҗә Вася бакчага кәбестәгә керә башлады. Иртән көтү куганда, ул сакалын селкетеп, иң алдан бара, ә көтүче малайлар уйный башласа, шунда ук кәбестәгә туры китә. Менә бер тапкыр кәҗә таныш юл белән бара. Юлында , көтүдән аерылып калган, бер аңгыра сарыкны очраткан. Мескен сарык кычыткан һәм әрекмән арасынлда адашкан. Кәҗәне күргәч, сарык бик шатланган. Аның артыннан барыйм. Безнең көтү алдында да кәҗә бара бит. Ул миңа булышыр, - дип уйлаган. Безнең сарык кәҗә артыннан киткән. Кәҗә чокыр аша - сарык чокыр аша, кәҗә койма аркылы – сарык кәҗә артыннан һәм кәҗә белән яшелчә бакчасына килгән. Бу көнне хуҗа бакчага иртәрәк кергән һәм чакырылмаган кунакларны күргән. Ул озын таяк алган , “кунакларны” куа башлаган. Җитез кәҗә тиз генә койма аркылы сикереп чыккан һәм басуга качкан. Ә мескен сарык кая барырга белмичә төрле якка чапкан, ләкин кача алмаган.Хуҗадан яхшы гына эләккән аңа. Кич белән генә сарык өйгә кайтып җиткән һәм кәҗәгә зарлана башлаган. Ә кәҗә : - Ә кем сиңа минем арттан барырга кушты. Мин бит сине чакырмадым, - дигән. - Кәҗә дөрес әйтә бит. Үз күзең белән кара, үз акылың белән уйла. Кайчакта шулай була бит: берәү ниндидер начарлык эшли, икенчесе аңа иярә, ә тотылса , укытучыга яшь, беренчесен гаепли. Ә синең үзеңнең башың кайда?