Португалия
| |||||
Португалия милли һимны | |||||
![]() | |||||
Рәсми телләр | португал теле[1] һәм миранд теле[d] | ||||
Башкала | Лиссабон | ||||
Идарә итү формасы | парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр |
Анибал Каваку Силва Педру Пасуш Коэлью | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
10 347 892 (2021)[2] | ||||
КПҮИ | 0,866[3] | ||||
Акча берәмлеге | евро | ||||
Интернет-домен | .pt | ||||
ISO коды | PT | ||||
ХОК коды | POR | ||||
Телефон коды | +351 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC−01:00 | ||||
Җини коэффициенты | 32,8[4] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Португа́лия (порт. Portugal), тулы рәсми исем Португа́лия Җөмһүрияте́ (порт. República Portuguesa) – Европа кыйтгасының иң көнбатышында урнашкан дәүләт.
Европа берлегенә һәм Еврозонага керә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1500 ел 22 апрель —
/
Португал империясе сәяхәтчесе Педру Кабрал Бразилияне ача (башта ул аны утрау дип уйлаган).
- 1529 ел 22 апрель —
Испан империясе һәм
/
Португал империясе үз арасында Көнчыгыш ярымшарны бүләләр.
- 1668 ел 13 февраль —
Испания белән
Португалия арасында төзелгән халыкара солых килешүе нәтиҗәсендә Португалия бәйсезлеккә ирешә.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Португалия — индустриаль-аграр ил. Традицион сәнәгатенең төп тармагы — йон, кәгазь, тегү, шәраб (аеруча билгеле портвейн җитештерү), зәйтүн мае җитештерү, балык консервалары, бөке кабыгын эшкәртү (дөньяда алдынгы урын), төсле һәм кара металлургия, машина төзүчелек (суднолар төзү һәм ремонтлау, автомобилләрне җыю, электротехник); химия, карамай (нефть) эшкәртү һәм карамай химиясе, цемент сәнәгате. Авыл хуҗалыгынында игенчелек өстенлек итә. Эшкәртелә торган җирләрнең якынча яртысын сөрүлекләр тәшкил итә; йөземчелек, җимешчелек, зәйтүн утыртыла. Эре мөгезле мал үрчетелә. Терлекчелек, сарыкчылык, дуңгызчылык, балыкчылык.
Төп тышкы сәүдә партнерлары — Европа берләшмәсе илләре.
Чит ил туризмы — 10 млн. кеше тирәсе.
2016 елдан тирән һәм дәвамлы көрчектән соң бу илнең икътисади структур реформалар үткәрүе сөземтәсендә кискен якшыра төште, эшсезләр саны шактый кимеде, экспорт күләме артты. Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы бу ил буенча әзерләгән соңгы күзәтү раславынча, үсешне алга таба дәвам итү өчен бу илгә дәүләтнең һәм хосусый даирәнең бүген югары кимәлдә булган бурычын киметү, кредитларның йогынтылылыгын арттыру кирәк. Финанс өлкәсендә табыш китерә алмаган кредитның гомуми күләмдәге өлеше 12% ка җитә, һәм бу Европа илләре арасында иң югары күрсәткеч булып тора. Табыш китерә алмаган кредит – димәк, банкта "тик яткан" һәм бер оешма яки кеше дә көтү алмаган акча. Португалия өчен икътисади үсешне тизләтү юлындагы тагын бер киртә – илдәге эш көченең осталыгы (квалификациясе) кыйтганың башка илләре белән чагыштырганда түбәнрәк булуы[5]
Университетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лиссабон университеты
- Порту университеты (Universidade do Porto) - португал иҗтимагый университеты. Порту шәһәрдә урнашкан.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|