Португалиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Португалиядә ислам latin yazuında])
Португалиядә ислам
Дәүләт  Португалия
 Португалиядә ислам Викиҗыентыкта
Лиссабонның үзәк мәчете

Португалиядә ислам (порт. Islão em Portugal) — Португалия территориясендә ислам дине. Мөселман халкы 2019 елда 65 000 кеше тәшкил итә (ил халкының 0, 40 %ы)[1]. Мөселманнарның күпчелеге — шигыйлар, 5 000 нән 7 000 гә кадәр мөселман-сөнниләр, шулай ук аз санлы мөселман-әхмәдиләр дә бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пиреней ярымутравының 1031 елгы территориаль бүленеше. Яшел төс — мөселман дәүләтләр

711 елда Өмәвиләр дәверендә Пиреней ярымутравының зур өлешен гарәпләр һәм бәрбәрләр яулап ала. 711 елдан 1249 елга кадәр хәзерге Португалия территориясенең зур өлеше (Мондего елгасыннан көньякка таба) мөселманнар контроле астында булган һәм «Гарб Әл-Андалус» (Көнбатыш Әл-Андалус) дип аталган. 711 һәм 1282 еллар арасында Ислам әһәмиятле диннәрнең берсе булган. Ул чорда Дору елгасыннан көньякка таба җирләрне гарәпләр төзегән Кордова хәлифәлеге(рус.) алып торган. Озак вакыт ислам абруйлы дин була, чөнки күп кенә иберо-римлылар ислам диненә күчә һәм хәтта бу чордагы роман сөйләмен язу өчен гарәп имләсе (гарәп. مستعرب‎ [муста`риб]) кулланыла.

1031 елда Кордова хәлифәлеге күп кенә кече дәүләтләргә (тава’ифләрга) таркала. Пиреней ярымутравының төньягында христиан корольлекләре һәм графлыклары (Леон, Наварра, Португалия, Барселона, Кастилия) көчәя бара. Алар ярымутрауның көньягындагы мөселман дәүләтләрен яулап ала башлый (Реконкиста(ингл.)). 1492 елда Гранада әмирлеге басып алынгач, ярымутрауда мөселман дәүләтләре калмый. Мөселманнарның күпчелеге көчләп чукындырыла. XVII гасыр башында чукындырылган һәм чукындырылмый калган гарәпләрнең (морисклар(ингл.)) нәселләре Испаниядән тулысынча куылган[2]. Португалия мөселманнары элеккегечә илнең көньягында яшәгән. Испаниядән аермалы буларак, алар куып чыгарылмаган һәм акрынлап португал халкы эчендә эрегән. Мөселманнар хәзерге Португалиянең тормышында, көнкүрешендә, мәдәниятендә, традицияләрендә шактый эз калдырган.

Чиркәүгә әйләндерелгән иске мәчет
Мертола. Алгы планда – чиркәүгә әйләндерелгән иске мәчет

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елдан башлап, элекке колонияләренең бәйсезлек алуына бәйле, Португалиядә мөселманнарның саны сизелерлек арта. Лиссабон ислам җәмгыятенә Марокко, Гвинея-Бисау, Мозамбик, Һиндстан, Пакистан мөһаҗирләре керә. Мәчет төзелешенә рөхсәт 1966 елда ук соралган. 1973 елгы нефть кризисы(ингл.) нәтиҗәсендә нефть чыгаручы гарәп илләре икътисади һәм сәяси йогынтыга ия булгач, 1978 елда рөхсәт бирелгән. 1979 елда Мота Пинто(ингл.) хөкүмәте Ислам җәмгыятенә гыйбадәт кылу өчен элекке король сараеның бер өлешен бирә. Сөләйман Вәли Мәмеде җитәкләгән Лиссабон ислам җәмгыяте мәчет өчен үз бинасын төзү бурычын куя. Аның төзелешенә ислам илләре: Согуд Гарәбстаны (1 млн. АКШ доллары), Кувәйт, Ливия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Оман өлеш керткән.

Португалиядә яңа дулкын мөселман-качакларның саны аз.

Ага хан IV һәм Португалия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ага-хан IV гә(ингл.) бөтен дөньяда 15 миллионнан артык мөселман баш ия, аларның 15 меңе Португалиядә яши. Ага-ханның үсеш челтәре Португалиядә 1983 елдан бирле эшли. Исмәгыйлиләр(ингл.) имамы белән Португалия арасында килешүләр, аерым алганда, Португалия хөкүмәте белән 2005 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында беркетмә, шулай ук 2008 елда имзаланган чит ил эшләре министрлыгы белән Халыкара хезмәттәшлек турында беркетмә төзелгән.

2018 елның 11 июлендә Ага-хан үзенең рәсми резиденциясе белән низәриләрнең (шигыйларның зур төркеме) глобаль штаб-фатирын Португалиягә күчерергә карар кыла[3][4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]