Татьяна Посова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татьяна Посова latin yazuında])
Посова, Татьяна Константин кызы
Туган 25 сентябрь 1944(1944-09-25) (79 яшь)
Ленинград
Ватандашлыгы ССРБ, Россия
Һөнәре галим, санскритолог

Посова Татьяна Константин кызы 1944 елның 25 сентябренда Ленинградта туган. 1961 елда ЛГУ-га Шәрыкъ факультетына керә. ЛГУ-да уку вакытында Посова 10 ай буена Һиндстанда стажировка үткән. 1967 елда Шәрыкъ факультетын белгече-филолог (санскритология) белгечлеге буенча бетергән. Т.К. Посова хиндустани, непали, санскрит телләрен иркен белгән.
Факультетны бетергәч (1968-1969), Т.К. Посова тәрҗемәче булып Һиндстанда эшләгән.
Кайткач, СССРБ-ның эшче хәрәкәтенең Институтының аспирантурасына кергән.
1974 елның 13 октябренда Т.К. Посова ЛО ИВ АН СССР-ның (Көнчыгыш кулъязмалар) кече фәнни хезмәткәр вазифасын үтәгән. 1974 елның ноябренда "Һинду коммунализмы һәм Һиндстанның эшче сыйныфы 1960-1970-енче елларда" темасына тарих фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсен ирешергә диссертацияне яклаган.
Т.К. Посова Пураналарның мифологиясен тикшеренү белән, ЛО ИВ АН СССР-ның Һинд фондының аннотацияләнгән кулъязмалар исемлеген төзү белән шөгыльләнгән.
Нәшер ителгән эшләре:
[1999]
Посова Т.К., Чижикова К.Л. Краткий каталог индийских рукописей Института востоковедения РАН / Ответственный редактор Г.А.Зограф. Предисловие В.С.Воробьева-Десятовского. М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 1999. 168 с.
[1995]
Вишну-Пурана: книга 1 / Пер. с санскрита Т.К.Посовой. СПБ.: Издательство «ОВК», 1995. 256 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]