Православие

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Православие latin yazuında])
(Православлык битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Православиенең дөньяда таралышы

Ортодокслык / Православлык (грек. ὀρθοδοξία, рус. православиедөрес хөкем, дөрес белем, дөрес Ходай сүзе, дөрес Ходай данлыклау) — монотеизм һәм христианлык диненең бер исеме һәм юнәлеше. Ул Көнчыгыш Рим империясендә туып, Балканнарга, Кавказ белән Русиягә кергән. Хәзерге вакытта дәүләти чиркәүләргә бүленә.

Русиягә ул Византия империясеннән кергән. Киев кенәзе Владимир Святослав улы анда барып чукындырылган, һәм аннары соң бөтен шәһәр халкын чукынырга мәҗбүр иткән (988 ел).

Ортодокс Христианлык яки Православие, Рим империясе бүленгәч (395), Христианлык Көнчыгыш тармагы бүларак ойышкан төп һәм борынгы юнәлешләрнең берсе. Дини нигезләре 9-11. йөзләрдә Византия билгеләнә. 1054. елда Ортодокс Христианлык мөстәкыйль чиркәү буларак формалаша. Акрынлап берничә автокефаль чиркәүгә бүленә.

Татарстан җирендә Православие 1552. елдан Казан Ханлыгын Урыс дәүләте яулап алгач һәм төбәктә колониаль изү сәясәте башлангач, кkиң тарала. (кара Керәшен татарлары)

2001. елның 1 июленә Татарстанда 172 Ортодокс христианлык җәмгыяте, ш.и. 9 Керәшен татарлар мәхәлләсе теркәлгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]