Прага өчен сугыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Прага өчен сугыш latin yazuında])
Праһа өчен сугыш
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы
Икенче бөтендөнья сугышы

Маршал Конев җитәкчесендәге Совет гаскәрләре Праһа шәһәрен азат итә
Дата

5 май 194512 май 1945

Урын

Праһа, Чехия

Нәтиҗә

Кызыл Гаскәрнең җиңүе, алман-фашист Праһа берләшмәсен тар-мар итү, власовчыларны юк итү

Көндәшләр
ССБР байрагы ССРБ,
Польша байрагы Польша,
Чехословакия байрагы Чехословакия,
Румыния байрагы Румыния
Алмания байрагы (1933-1945) Өченче рейх,
Маҗарстан байрагы Маҗарстан
Сәргаскәрләр
ССБР байрагы И. С. Конев Алмания байрагы (1933-1945) Фердинанд Шернер
Алмания байрагы (1933-1945)Лотар Рендулич
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
Совет гаскәрләре:
  • һәлак — 11 997
  • яралы — 501
40 мең чамасы һәлак
  • 860 мең әсир
Үзәк Аурупа сугыш вәзгыяте, 1945 ел

Праһа өчен сугыш яки Праһа һөҗүмчән операциясе (tat.lat. Praga öçen suğış(үле сылтама)) (5 май 194512 май 1945) — Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең соң операциясе, аның нәтиҗәсендә Праһа шәһәре азат ителә.

Алман-нацист генерал-фелдмаршалы Фердинанд Шөрнер соңгы Гитлер боерыгын үтәр өчен Праһа шәһәрен икенче Берлинга әйләндерергә ниятләгән. Бер миллион санлы фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе Праһа эчендә һәм тирәсендә туплана.

Сугыш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш күтәрү һәм власовчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чехиядә Власов җитәкчесендәге Рус ирек гаскәре (рус. РОА) — власовчылар — 1945 елда урнаша.

1945 елның 5 маенда Чех ватанпәрвәрләре баш күтәрү башлыйлар. Башта Буняченко җитәкчесендәге власовчылар бу чех көрәшен яклыйлар, ләкин 8 майда власовчылар күтәрелешен ташлыйлар һәм чигенәләр.

Совет Гаскәре Праһаны азат итә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольшаны зираты, хөрмәтле урында Праһа өчен һәлак булган Совет гаскәриләре күмелгән

АКШ башлыгы Праһаны азат итүдән баш тарта һәм Пльзен көнчыгыштан бармавын белдерә.

Совет Гаскәр башлыгы АКШ-дан бу мәгълүматны озак көтә. АКШ ниятләрен белеп Совет гаскәрләре Чехияне азат итәргә чишәләр.

1945 елның 9 маенда Беренче Украин Фронты 3-нче, 4-нче танк гаскәре Праһа шәһәренә бәреп керәләр.

Т-34 танкы «хатирәсе»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Праһага кергән беренче совет Т-34 танкы Иван Гончаренко йөртә, Праһа өчен сугышы барышында Гончаренко батырлыкны күрсәтеп һәлак була.

Иван Гончаренко истәлегенә Праһа урамы исемләнә, аның танкы озак вакытта Праһа хәрби-тарихи музеенда урнаша.

Бәрхет инкыйлабы вакытында 1989 елда азат итүче танк чех миләтчеләре тарафыннан мәсхәрәләнә — ал төсенә буяла һәм җыеп алына.

Фашист көчләрен тар-мар итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет һөҗүме нәтиҗәсендә нацист-алман гаскәрләре куркуга төшеп Праһадан качалар. 1013 майда Совет көчләре фашист гаскәрләрне тар-мар итә һәм 800 мең нацист әсирлеккә алалар.

Хыянәт һәм җәза[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Праһа зираты: власовчылар каберләре. РИГ (рус. РОА) генераллары В. Боярский һәм М. Шаповалов чех партизаннары тарафыннан үтерелгән.

12 майда Совет гаскәре генерал Власовны кулга ала, соңрак бүтән власовчылар — Буняченко, Трухин — кулга алына. Совет Берлеге хыянәте өчен Власов, Буняченко, Трухин һәм бүтән Совет хөкеме карары буенча Бутырка төрмәсендә асып үтерелә.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Праһа өчен сугыш нәтиҗәсендә фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе тар-мар ителә һәм 850 мең кеше совет әсирлегенә алына.

Совет гаскәр башлыгына — маршал Коневка — «Хөрмәтле Праһа граҗданины» дәрәҗәсе бирелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мерников А. Г., Спектор А. А. Всемирная история войн. — Минск, 2005, стр. — 652
  • Конев И. С. Сорок пятый. — М., Воениздат, 1970
  • Лелюшенко Д. Д. Москва — Сталинград — Берлин — Прага. Записки командарма. — М.: Наука, 1987
  • Великая Отечественная война Советского Союза 1941-1945: Краткая история. Сокрушение фашистской Германии. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: Воениздат, 1984. — 560 с., ил. — 250 000 экз.
  • Президент РФ встретится с премьер-министром Чехии — статья РИА «Новости».
  • Хоффманн Й. История власовской армии = Die Tragödie der ‚Russischen Befreiungsarmee‘ 1944/45. Wlassow gegen Stalin / Пер. с нем. Е. Гессен. — Paris: YMCA-PRESS, 1990. — 379 p.
  • Газета: Прага победоносной Красной Армии-освободительнице