Прасад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Прасад latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Банагалор ИСККОН гыйбадәтханәсендә традицион Һинд савытында - экодустанә Арекада Һиндстанның милли ризыгы һәм супер-ризык прасада (Хичди).
Пуджадан соң банан яфракларында өйдә тәкъдим ителгән прасадам, Андхра Прадеш, Һиндстанда

Праса́да, шулай ук праса́д, праса́дам, прашад (санскр. प्रसाद, санскр. (IAST) prasāda — «илаһи рәхимлек», «илаһи бүләк») Һинд динендә — гыйбадәтханәдә яки өй шартларында мурти (Ходай сынына) тәкъдим ителгән ризык һәм шуннан соң ышанучылар арасында рухи һәм изге бүләк, рухи иркенлек буларак таратыла.[1] Һинд дине тарафдарлары тәкъдим итү йоласы процессында матди элементлар табыну объекты белән контактка кереп рухи хасиятләргә ия була дип ышаналар. Прасад һәм даршанны кабул итү изге урыннарга дини сәфәр кылуның һәм мандирларга зиярәт кылуның ике иң әһәмиятле мотивы булып тора. Прасад Ходай белән ышанучы арасында мәхәббәт һәм ихтирамга нигезләнгән махсус алмашу нәтиҗәсе булып тора. Мәсәлән, ышанучы чәчәкләр, җимешләр яки башка ризык тәкъдим итә - бу төрле элементлар тәкъдим ителгәнгә кадәр бхога яки найведья дип атала. Шуннан соң Ходай үзенең бер мурти шәкелендә "ләззәтләнә" яки аңа тәкъдим ителгәнне ашый һәм шуннан соң прасад ихтирам белән ышанучылар тарафыннан кабул ителә. "Прасад" төшенчәсе Һиндстан мәдәниятендә шулай ук юмартлык яки рәхимлек акыл кәефен аңлату өчен кулланыла. Бу куллану контекстында төшенчә классик Ведик әдәбиятыннан килеп чыккан бай һәм борынгы тарихка и, анда прасада Ходайның үзенең бер формасы яки шәкелендә, "дэвалар", "ришилар" һәм башка бөек шәхесләр тарафыннан кичерелгән кәеф буларак тасвирлана. Бу халәт кинәт туган, еш сәбәпсез юмартлык һәм рәхимле алкышлар тарату белән хаслана. Мондый акыл кәефе буларак прасадны аңлау Ведик әдәбиятның иң борынгы һәйкәлендә "Ригведа"да табарга була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Klostermaier, 1998, p. 141