Прасат Краван

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Прасат Краван latin yazuında])
археологик урын[d]

Прасат Краван
Ил Камбоджа
Урнашу урыны Сием Реап провинциясе
Координатлары 13°25′11″ т. к. 103°53′59″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Нигезләүче Харшарварман I яки Ишанаварман II астында хәрби рәсмиләр
Төзелеш еллары ???—921 ел

Прасат Краван (Кхмер телендә:ប្រាសាទក្រវាន់) ул Камбоджада, Ангкорда Сраһ Сранг дип аталган ясалма күлдән көньяктарак бер уртак террасада биш кызгылт кирпеч манарадан торган 10-ынчы гасыр гыйбадәтхнә. Аның баштагы Санскрит атамасы мәгълүм түгел. Кхмер телендәге хәзерге исеме "Прасат Краван"ның атамасы artabotrys odoratissimus гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә ишек яңагында язма буенча 921 елда Вишнуга багышланган булган.[1]:70 [2] Урынны үсемлекләрдән 1930-ынчы елларда Анри Маршал һәм Джордж Трув тарафыннан чистарткан. Шуннан соң манаралар Бернар Филип Грослие инициативасы 1962 елдан 1966 елга кадәр төзекләндерелгән булган,[2] яңа кирпечләр өстәлгән булган, алар "CA" дип билгеләнгән булган (ягъни "Conservation Angkor", Саклау Ангкор).[3] Гыйбадәтханә көнчыгышка юнәлгән һәм кечкенә арык белән әйләндерелеп алынган. Аның экстерьеры классик сызыклары һәм симметриясе өчен шаккатыргыч. Үзәк һәм көньяк манараның өс-корылмасы бар, алар гади ярусларны кечерәйтү гади ысулы ярдәмендә фальш перспектива ярдәме өстенлеген кулланып ясалган. Санктуарийның интерьерлары зур кисеп ясалган Вишну һәм Лакшми сурәтләре өчен мәшһүр, алар кызгылт кирпеч стеналарда кисеп ясалган һәм үсемлекләр белән тоташтырылган. Бу сынчылык эшләре Чампа гыйбадәтханәләрендә еш очрый, әмма Кхмер һәйкәлләрендә сирәк очрый.[4]

Барельефлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк манараның эчке стеналарында барельеф ул Вишну чагылышлары. Бөтенсе өч:

  • Four-armed Vishnu sits astride his vehicle Атланган кошы Гаруда өстендә дүрт куллы Вишну ул стандарт атрибутларын тота: глобус, кабырчык, диск һәм чукмар.
  • Янә стандарт хасиятләрен тоткан дүрт куллы Вишну зур адым ясый. Бу сурәт Вамана инкарнациясендә Вишну хикәясен сурәтли, кәрлә асура Балидан дөньяны алыр өчен өч бик зур адым ясый.
  • Сигез куллы Вишну сын позициясендә төз итеп баскан. Аның тирәли йөзләрчә кечкенә тугърылар һәм крокодил яки кәлтә бар. Аның әһәмияте мәгълүм түгел булып тора.[5]
Турыдан-туры кирпеч стеналардан Вишну яки Гаруда рельефы.

Иң төньяк манараның интерьер стеналарында бер пар Вишнуның хатыны Лакшми барельефлары, як-якларында тугърылар:

  • Сурәтләрнең берсендә Алиһә Шиваның өч япьле сөңгесен һәм Вишнуның дискын тоткан Алиһә, мөгаен ул аны Шайва һәм Вайшнава табынуның дуальлеген трансценденцияли торган бөек Алиһә итеп билгели.
  • Каршы стенада Лакшминың лотосларны тотып торган күбрәк традицион сурәте.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781842125847]]
  2. 2,0 2,1 Glaize 1993, p.153
  3. Freeman, Jacques 2006, p.153
  4. in Freeman, Jacques 2006 Кайбер авторлар әйткәнчә, алар "шул типның бердәнбер мәгълүм мисаллары", әмма бу дөрес түгел, чөнки Ват Праэус Меаста кирпеч барельефлар бар (page on CISARK site 2011 елның 25 июль көнендә архивланган.), Пһном Троп төркеме, Скуон янында, Кампонг Чам Провинциясендә. Фотоларны биредә карарга була http://angkorexplorers.nengu.jp/07ruins/16_013phnomtrop/index.htm . Pointed out on Andy Brouwer's blog.
  5. Freeman, Jacques 2006, p.154

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]