Премик Рассел Таббс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Премик Рассел Таббс latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 3 август 1952(1952-08-03) (71 яшь)
Туу урыны Кротон-он-Хадсон[d], Вестчестер, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Һөнәр төре саксафанис, музыкачы
Активлык чорнының башы 1974
Музыкаль инструмент саксофон[d], Флейта[d][1], сопрано-саксофон[d][1] һәм тенор-саксофон[d][1]
Жанр поп-музыка[d] һәм эйсид-джаз[d][1]
 Премик Рассел Таббс Викиҗыентыкта

Премик Рассел Таббс ул Америка Кушма Штатлары саксофонисты, җыр язучысы, язма ясаучысы һәм мульти-инструменталисты.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970-енче еллардан бирле ул күп артистлар белән эшләгән, мәсьәлән, Джон МакЛафлин, Нарада Майкл Уолден, Джексон Браун, Карлос Сантана, Джефф Бек, Йоко Огиноме, Сесил МакБи, Джордж Дюк, Стэнли Кларк, Джако Пасториус, Жан-Люк Понти, T.M. Стивенс, Уэйн Шортер һәм күп башкалар.[2] Аның саксофон уйнавы "How Will I Know", "Baby Come to Me һәм "We Don't Have to Take Our Clothes Off" кебек хитларында яңгыраган.

1983 елда Премик Лонни Листон Смит-ның музыкаль төркеменә басс уйнаучысы Сесил МакБи белән кушылган. 1985 елда ул Монтрө Джаз Фестиваленда уйнаган һәм алар белән ике альбомны язган. 1991-1994 елдан ул Скарлет Ривера (Боб Дилан-ның скрипкачысы) белән тур эшләгән. Алар шулай ук Spyro Gyra өчен шоулар ачканнар. Киләсе елларда ул джаз скрипкачысы Джули Лионн Либерман, Клара Понти, Венди Старланд белән һәм 2007 елда Radio Massacre International әгъзасы буларак тур ясаган. 2011 елның ноябрендә ул Чандрика Тандон һәм Стив Горн белән тур ясаган.

Таббс 2011 елда концертта (сулда)

Күптән түгел ул Стинг, Леди Гага, Ravi & Anoushka Shankar белән чыгыш ясаган. 2012 елның апрелендә Премик, Карнеги Холлда Элтон Джон, Джеймс Тейлор, Мэрил Стрип, Дженнифер Хадзон, Бруно Марс, Катарин МакФи, Брин Терфел, Розанн Кэш һәм Винс Джилл катнашы белән Джунгли Фонды өчен Ревлон Концерты-нда катнашырга чакырылган булган .[3] Премик гуру Шри Чинмой, Стив Брук һәм Шамбһу Вайнберг белән берничә дөнья музыкасы язмалары һәм шулай ук төрле кыска фильмнар өчен музыканы язган. 2014 елның 17 апрелендә ул "Джунгли Фонды Иганә Концерты"ның төркеменең өлеше булган, монда Стинг, Леди Гага, Бруно Марс, Элтон Джон, Тина Тёрнер, Брюс Спрингстин, Пол Саймон, Джеймс Тейлор, Диана Росс, Стиви Уандер, Билли Джоэл, Мэрил Стрип, Дженнифер Хадзон, Вилл Феррелл һәм күп башка артистлар катнашкан. Премикның Патша Филармония Оркестры белән Кройдонда 25 апрелендә уйнавы игълан ителгән булган.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Montreux Jazz Festival Database
  2. Discography 2013 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.. premik.com
  3. Short Bio 2020 елның 24 октябрь көнендә архивланган.. premik.com

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]