Проект:Татар 4.0/Мәктәп командалары өчен белешмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Татар 4.0/Мәктәп командалары өчен белешмә latin yazuında])
Төп мәкалә: Проект:Татар 4.0

1. Татар Википедиясенә керү.

2. Өстәге уң почмактагы «Яңа кулланучыны теркәү» төймәсенә басыгыз.

3. Үзегезнең никны (мәктәпнең кыска исемен), эл. почта адресын һәм хисап язмасы өчен серсүз кертегез, шуннан соң «Хисап язмасы төзү» төймәсенә басыгыз. Хәзер сез Татар Википедиясендә теркәлгәнсез.

4. Бу сылтамадан бәйге кагыйдәләре белән танышыр өчен узыгыз. Искәртәбез: сез Татар Википедиясендәге «Татар 4.0» мәкаләләр бәйгесенең 4 нче номинациядә катнашасыз. Катнашуыгыз кимендә 3 мәкалә язугыздан раслана. Максималь язылган мәкаләләр саны чикле түгел. Бер мәкалә өчен 4 казыйдан максимум 60 балл җыярга мөмкин.

4.1. Мәкалә булдыру эшен төгәлләгәч, аны бәйге битендә теркәгез (үрнәге шунда ук бирелгән).

4.2. Казыйлар катнашучыларга шул ук таблицада баллар чыгара. Иң күп балл җыйган 10 катнашучы җиңүче була.

5. Татар Википедиясендә мәкалә язу тәртибе белән мөстәкыйль рәвештә таныша башлар өчен, монда басыгыз.

6. Шулай ук сезнең өчен конкурс тәртипләре һәм мәкалә язу темаларына багышланган вебинар оештырылды.

7. Катнашучыларның сорауларына җавап бирер өчен, муниципаль берәмлекләр буенча сезнең белән элемтә тотачак кураторлар билгеләнәчәк.

"Татар 4.0" конкурсы катнашучылары өчен теркәлү һәм мәкаләне урнаштыру буенча видеоинструкция