Проект:Татар 4.0 мәктәп командалары өчен белешмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Татар 4.0 мәктәп командалары өчен белешмә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гаилә бәхете

                                                                           Гаиләм –җылы учагым 
                                                                                          Мине саклаучы. 
                                                                                         Ачы җилдән , бураннардан 
                                                                                          Мине яклаучы. 
   Әйе, Мәдинә Дәүләтованың шигырь юллары белән килешмичә булмый. Гаилә – иң ышанычлы кешеләрдән торган төркем. Алар нинди генә очракта да, сине ташламаячаклар. Иң мөһиме гаиләдәге кешеләр бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. 
   Бу тема бик күп әсәрләрдә дә чагыла. Хикәя башында ук Гадел Кутуйның              “Тапшырылмаган хатлар “ әсәре белән башлыйсым килә. Төп геройлар: Искәндәр белән Галия. Искәндәр – сәхнә кешесе һәм Галияне дә сәхнәдәгечә генә ярата. Галия фикере белән килешмичә , үз мәнфәгатен генә кайгыртып йөри . Галия- көчле рухлы, ихтыярлы хатын – кыз. Шушы кайгыларга карамастан тормышта үз урынын таба. Балаларына гаилә җылысын бирә! 
   Гаилә. Шушы биш хәрефлек сүз эченә нинди җылы хис, мәгънә сыенган. Бүгенге көндә җәмгыятебездә төрле гаиләләрне очратып була: тулы, катнаш никахлы, күп балалы ... Һәрберсендә никадәр кеше язмышы. Чөнки гаилә – бәхет нигезе. Андагы кешеләрнең бер – берсенә булаган мөнәсәбәте иң мөһим нәрсә. Һәр гаилә – Асылташ. Асылташлар төрле формада булган кебек, гаиләләрнең дә үз традицияләре , тормышка карашлары бар. 
   Мин бүген башкалардан берни белән дә аерылмаган үз гаиләм белән таныштырарга телим. Ә сүземне башалганчы “ бәхет “ сүзенә аңлатма бирсәм, сез тизрәк төшенерсез. 

Гаилә – бәхет. Ә бәхет төшенчэсен без төрлечә аңлыйбыз. Ул кемдер өчен кыйммәтле машина, зиннәтле фатир, чит илләргә сәяхәт булырга мөмкин. Ә минем өчен сәламәт, тигез канатлы булып гаиләмдә үткәрелгән минутлар . Бердәм, дус, тату гаиләң булу бик зур бәхет бит ул. Язмамда үз гаиләм белән якыннанрак таныштырасым килә. Әти-әнием өч балага тормыш бүләк иткән. Абыем- КФУның беренче курс студенты, мин сигезенче сыйныфта белем алам, ә сеңлебез беренче класста укый .

   “Алма алмагачыннан ерак төшми,“ – ди халык . Без дә әни кебек акыллы , тырыш кызлар булып үсәбез . Әти-әни эштә чагында барлык өй мәшәкатьләрен үтибез. Абзардагы малларны карау, җәй көннәрендә әти белән печән чабулар да, абыйның яңа гына ныгып килгән беләкләренә көч кертә. 
   Авылыбызда без уңган, тәртипле, хөрмәтле гаиләләр исемлегендә. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Хезмәт белгән бала бәхетле була. “ Ничек итеп тормыш алып баруңны күреп эшне яратып үссеннәр. Без аларны ничек тәрбияләсәк, алар да безне шулай хөрмәт итәрләр, “ – ди өлкәннәр. 
   Буш вакытларда бергәләшеп нәфис кинолар, телетапшырулар карарга , башваткычлар чишәргә бик яратабыз. Кунакка килгән дусларыбыз , туганнарыбызны ачык йөз белән каршы алабыз. 
   “ Оясында ни күрсә – очканда шуны күрер “, - диләр. Әти – әниләребез безне эш сөючән, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Бүгенге көндә без бәхетле һәм тулы гаиләдә яшибез, иншаллаһ ! 
    Әни-әтием - безнең өчен зур таяныч, горурлык. Мин- иң бәхетле бала . Чөнки картәтием һәм картәнием дә исән-сау гомер итәләр. Кирәк вакытта барып сыенырдай туганнарым барлыгына, мин рәхмәтлемен. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бик күп кош-корт һәм мал-туар үстерәләр. Бакчаларында төрле -төрле җиләк -җимешләре, яшелчәләре үсә. Шундый хезмәт сөючән тәрбияләнгән әти -әнием дә алар кебек хезмәт сөючән булып үскән. Шушы орлыкны безгә дә салып хезмәт тәрбиясен бирергә тырышалар. Димәк, без дә- аларның дәвамчылары. Биредә иң якын һәм кадерле кешеләребез урын алып тора. Нәрсә генә булмасын, һәрчак ярдәм кулын суза торган бердәнбер таянычыбыз . Шуларның кадерен белеп яшәсәк иде. Гаилә- тормыш терәге , киләчәк буын урнәге, камиллеккә омтылу ул. 
   Язмам ахырында барлык кешегә дә гаилә бәхете телим. Балалар тигез канатлы , сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр. Һәр кеше дә гаилә кадерен белеп , бәхетне тоеп, аңа сөенеп яшәсен иде. 

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче б сыйныфы укучысы Шигапова Диана.

                                                                           Икетеллелек шартларында телне үстерү

Хәзерге үзгәрешләр заманында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан буынга тапшыру – бу безнең төп бурычыбыз. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Бертеллелек һәм икетеллелек турында төрле карашлар йөри. Кайбер “милләтпәрвәрләр”, алдын-артын уйламыйча, татар телен ничек тә саклап калырга кирәклеге турында сөйлиләр. Ләкин шул ук вакытта рус теленең колонизаторлар теле булуын, татар телен кысрыклап чыгаруы турында бәян итәләр. Алар фикеренчә, рус теле үсешенә чик куярга, ә бөтен игътибарны бары татар теленә генә бирергә кирәк. Кызганыч, мондый карашлар белән еш очрашырга туры килә. Бу карашлар бигрәк тә гади халык арасында киң таралган. Алар: ”Рус телен су кебек эчкән кеше генә укып кеше була һәм зур урыннарда эшли ала, ”- диләр. Бу капма-каршы карашларның кайсысы дөреслеккә якын соң? Берсе дә дөрес түгел! Бертеллелек заманалары күптән узды инде. Хәзерге вакытта бердәнбер дөрес юл - икетеллелек. Халкыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калырга телибез икән – ике телне дә: рус һәм татар телләрен мөмкин кадәр тирән һәм тигез белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Әйе, туган телне югалту җанны югалту белән бер. Җансыз, имансыз, телсез көе дөньяда яшәп буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без бит Россиянең нәкъ үзәгендә яшибез, без -аның гражданнары. Халкыбызның төп өлеше Россия буенча сибелгән, хәтта чит илләрдә дә туганнарыбыз яши. Кая гына барма, ни генә эшләмә – рус теленнән башка бер адым да атлый алмыйсың. Алай гына түгел рус теле дөнья мәдәниятенә алтын ачкыч булып тора. Хәзерге заманда бер милләт тә үз мохитенә бикләнеп яши алмый. Болай булса, ул артта калачак, мескен хәлендә яшиячәк. Дөнья цивилизация казанышлары безгә рус теле аша керә. Үзебез дә дөнья киңлекләренә рус теле ярдәмендә чыга алабыз.

      Мин үзем шундый нәтиҗә ясар идем: ана телебезне саклап калырга теләсәк, рус телен өйрәнергә кирәк. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Бик авыр түгелме соң ул ике телне дә тирәнтен өйрәнү? Әлбәттә, ике телне өйрәнү бер телне генә белүгә караганда катлаулырак, күбрәк хезмәт таләп итә. Ләкин нишлисең? Кайбер күпмилләтле илләрдә халыкның күпчелеге ике, хәтта өч телне яхшы белә. Бер телне дә кимсетмичә. Икесенә дә тигез игътибар биргәндә генә татулыкка да, иминлеккә дә ирешергә була. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч бирә тора. Безнең телгә татарларның гарәпләр, руслар белән бәйләнешләре нәтиҗәсендә гарәп һәм рус телләреннән бик күп сүзләр кергән.Алар татар телендә йөзләрчә еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән һәм туган телнең үз сүзләре булып киткәннәр. Кайчандыр рус теленнән кергән – өстәл, камыт, эскәтер, буразна, салам; гарәп теленнән кергән дәфтәр,китап, тастымал, сандугач кебек сүзләр бүген дә безнең актив лексикада кулланылалар. Татар кешесенең берсе дә бу безнең сүз түгел дип әйтә алмый. Безнең татар лексикасы алынма сүзләр ярдәмендә тулыланган һәм тулыланып тора. Мондый сүзләр туган телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, русчадан турыдан-туры, хәрефкә хәреф тәрҗемә итү, чит тел өлгеләрен механик рәвештә күчереп кую аркасында барлыкка килә. Очраклы рәвештә килеп кергән сүзләр тикшерелеп тора. Һәр сүз, һәр гыйбарә белән бик сак эш итәргә, яңа сүз куллану мәсьәләсе уйланылып, һәр ягын үлчәп хәл ителергә тиеш. Тел галимнәребез аларның кайберләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән алмаштырырга тырышалар.                                                                               

Тел ул, җанлы организм кебек, һәрвакыт хәрәкәттә була: кайбер сүзләр искерә, кулланылыштан чыга, яңа сүзләр барлыкка килә. Шулай ук телнең үсеше вакытлы матбугат белән бәйле. Газета, журналлардагы материаллар халыкны кызыксындырып торырга , киң эчтәлекле булырга, кызыксындырырга тиеш. Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, иң әүвәл матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган. Әдәби әсәрләрне укыганда авторның язу стиленә, тел байлыгына, сүз сайлавына игътибар итәргә кирәк. Төрле милләтләрнең дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар халкының тарихи мирасын өйрәнү, якташ язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – болар телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, грузиннар өчен грузин теле, марилар өчен –мари теле, башкортлар өчен башкорт теле. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык. Синең аның кырыннан китәсең дә килми, әллә нинди уртак сүзләр табыла, сөйләшкән саен бер-береңә якынаясың. Башка милләт сөйләвендә татар теле тагын да ягымлырак булып ишетелә, чит телдән нәрсәдер кушыла. Ягымлылыкмы ул, хөрмәтме ул? Белмим. Телнең йомшаклыгына, шигърилегенә, сыгылмалыгына, аның борылышларына сокланасың. Икенче халык үз теленең нечкәлекләрен синең телеңә куша. Тыңлыйсың, сөенәсең, шатланасың. Телләр аралаша, сүзләр күчә, бер-берсен бизиләр.”Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” ди халык. Җирдә сүздән дә кодрәтлерәк нәрсә юктыр, чөнки һәр сүз халыкның меңәр еллык тарихын, уй-фикерләрен, өмет-ышанычларын, дөньяны танып-белү үзенчәлекләрен чагылдыра. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел. Шулай да үз ана телебезне сакларга, аның яшәвен тәэмин итәргә, хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күңелләрдә милли рух , милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, укытучы - педагог, әдип Каюм Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыга: ”Без-татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,”- дигән. Мөслим урта мәктәбенең 10а сыйныфы укучысы Зилә Биккинина

                                                                                                               Горурлык хисе яна бездә... 

Әле бишенче сыйныфта гына укысам да, сугыш дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Башта, аңламыйча, колак төбеннән үткәрә идем. Ә хәзер бу темага үткәрелгән чараларның мәгънәсе тирән икәненә көннән көн ышана башладым. Әйе, бу мәгънә халкымның тарихы белән бәйле. Мөслим тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребез бик күп. Менә аларның берсе- Рәшитов Фәиз Вагыйз улы. Кем соң ул? Ул –Мөслим егете. Ул - без укыган мәктәптә белем алган, без йөргән класс-коридорларда йөргән. Туган җиребез-Мөслимебезнең саф һавасын сулап үскән, батыр, кыю, курку белмәс капитан - Фәиз абый бит. Сыйныф җитәкчебез- Йолдыз Рәис кызы нәкъ менә Фәиз абыйның апаларына кунакка барабыз дигәч, башта аптырап калдык. Зөләйрә апа безне якты йөз белән кадерле кунакларны көткән кебек каршы алды. Без Зөләйрә ападан Фәиз абый турында сорагач, күзләренә яшьләр килде. Кызыксынуыбызны күргәч, түр бүлмәдән альбомнарны алып чыгып, безгә аның турында ашыга-ашыга сөйләде. Зөләйра апа Фәиз абый турында нинди дә булса әһәмиятле әйберне төшереп калдырудан курка иде бугай. Аның Һәр сүзен игътибар белән тыңладык, авызыннан чыккан һәрберсен йотып бардык. Фәиз абый мәктәпне бетергәч, Казандагы авыл хуҗалыгы институтына укырга китә, ләкин анда керми, КХТИ га укырга керә. Ел ярым укыганнан соң, әти-әнисенең рөхсәте белән Рязань шәһәрендәге хәрби институтка гариза бирә. Чөнки ул кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана. Озак та узмый аны укырга чакырып алалар. Ул анда бик тырышып һәм яратып укый. 1984 нче елда Әфганстанга хәрби хезмәткә җибәрелә.Фәиз абый армиягә киткәндә, аның кечкенә кызы кала.Әфганстанда хезмәт иткәндә, үзен бары уңай яктан гына күрсәтә: капитан дәрәҗәсенә лаек була. Менә инде озакламый өйгә кайтам, туганнарымны күрәм, туган җиремә аяк басам, нәни кызымны кулларыма алам дигәндә... Дошманның аяусыз көчләренә каршы торганда, Фәиз абый батырларча һәлак була. 1985 нче елда утыз яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе тимер табутта Мөслимгә кайтарыла.

	Зөләйрә апа аның бала чагы, батырлыклары турында сөйләгәннән соң, безнең һәрберебездә якташыбыз белән горурлану хисе ташып чыкты. Әлеге очрашудан соң, бары тик кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәрвакыт  сакларга әзер булуда чагылганына төшендем. Ватанны ярату ул – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу дигән сүз. Бүгенге көндә еш кына яшьләрне битарафлыкта, ялкаулыкта гаепләүләрне ишетергә туры килә. Һәр буынның үз кимчелеге бардыр. Әмма без тырышып укыйбыз, әхлакый һәм физик яктан чыныгып үсәбез. Киләчәктә Ватанны саклаучылар булырга әзерләнәбез. Әфганчы абыйларыбыз белән горурланабыз, алар алдында кечкенә башларыбызны иябез.  Без туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга сүз бирәбез дип, ышандырып әйтәсе килә.

Мөслим урта мәктәбенең 5в сыйныфы укучысы Мәүлиев Данил.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]