Проект:Татар 4.0 - 2020

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Татар 4.0 - 2020 latin yazuında])


Татар 4.0 — 2020

ТАТАР 4.0 — 2020татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм фәндәге урыны турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр һәм өстәмәләр булдыру буенча тематик бәйге.

Әлеге конкурс 2019 елдан беренче тапкыр үткәрелә һәм конкурсның бер номинациясе «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында була. Татар 4.0 — 2020 тулысынча бу акция кысаларында үтәчәк.

Номинацияләр:

Номинация #1 — «Мәдәният»

Номинация #2 — «Фән»

Номинация #3 — «Тарих»

Бәйге 2020 елның 2 — 19 апрель аралыгында (эченә алып) үткәрелә.

Кагыйдәләр

  • Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча).
  • Һәрбер катнашучы бәйгедә фәкать бер хисап язмасыннан катнаша ала.
  • Бәйгедә катнашыр өчен, аста урнашкан исемлеккә туры килгән яңа мәкаләләр язу һәм исемлектә инде булган мәкаләләргә төзәтмәләр кертү кабул ителә. Бәяләү түбәндәге критерийлар буенча алып барыла:
    • Яңа мәкалә яки өстәмәләр 2020 елның 2 — 19 апрель көннәре аралыгында булдырылган.
    • Яңа мәкаләдә бәйге катнашучысы тарафыннан булдырылган, күләме кимендә 2000 байт һәм минимум 150 сүз булырга тиеш.
    • Керткән төзәтмәләр күләме кимендә 500 байт һәм 50 сүз булырга тиеш.
    • Яңа мәкалә әһәмиятлелек мәсләгенә туры килергә тиеш.
    • Мәкаләдә һәм өстәмәләрдә абруйлы чыганаклар китерелергә тиеш.
    • Мәкалә һәм өстәмәләр татар телендә булырга тиеш (татар рәсми кирил яки латин әлифбасында).
    • Мәкаләдә тәнкыйтьләүче калыплар — (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} булмаска тиеш.
    • Мәкалә гади исемлек булмаска тиеш.
    • Мәкалә һәм өстәмәләр мәгълүматка ия булырга тиеш.
    • Мәкалә һәм өстәмәләр Авторлык хокукларын бозмаска тиеш.
    • Бәйге оештыручылары һәм казыйлары бәйгедә катнаша алмый.
  • Мәкалә берьюлы берничә номинациядә катнаша алмый.
  • Нәтиҗәләр билгеләнүдә бәйге катнашучылары тарафыннан булдырылган әсәрләрнең һәм төзәтмәләрнең сыйфаты һәм саны исәпкә алына. Сыйфаты дип аларның күләме һәм тиешлечә сурәтләнүе, теманың тасвирлануның тулылыгы, кертелгән материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнү дәрәҗәсе, тышкы күренеше.
  • «Гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр, өстәмәләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.

Бәйге катнашучылары

  • Үз кулланучы битләренә {{Татар 4.0-2020 катнашучысы}} калыбын урнаштыра.
  • Һәрбер яңа булдырылган мәкаләнең бәхәс битенә {{Татар 4.0-2020 мәкаләсе}} калыбын урнаштыра һәм кирәкле мәгълүматны тутыра.
  • Яңа булдырылганнан соң, мәкалә түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре эшли).
  • Бәйгедә фәкать теркәлгән мәкаләләр һәм катнашучылар катнаша.

Бүләкләр фонды

Призлар фонды Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан тәкъдим ителә. Бүләкләр фондының тулаем күләме 30 мең сумны тәшкил итә.

3 номинациянең һәрберсендә 2-әр җиңүче билгеләнә – ул 5 мең сумлык премиягә һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясе истәлекле бүләкләрен ия була.

Нәтиҗәләр чыгару

  • 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә бәйге тематикасы өлкәсендәге белгечләр һәм Татар Википедиясенең тәҗрибәле кулланучылары катнаша.
  • 1.2 Һәр номинациядә икешәр подноминация билгеләнә: "Иң шәп мөхәррир" (Билгеләнгән мәкаләләргә иң күп сыйфатлы төзәтмәләр кертүче) һәм "Иң шәп автор" (иң күп яңа сыйфатлы мәкаләләр язучы). Ягъни бәйгедә барлыгы 6 җиңүче булачак.
  • 1.3 Бер хисап язмасы бер мәртәбә генә җиңүче була ала. Әгәр ул берничә подноминациядә лидер булса, иң күп балл җыйган подноминациядә генә җиңүче була. Башкаларында аннан азрак балл җыйган хисап язмасы җиңүче була.
  • 1.4. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына. Баллар кую бәйгенең бәяләү җәдвәле буенча башкарыла. Бер яңа мәкалә өчен я бер мәкаләгә кертелгән төзәтмәләр өчен 0, 0,5 яисә 1 балл җыярга мөмкин. Бер мәкалә я бер мәкаләгә кертелгән төзәтмәләр максимум 1 балл җыя ала.
    • 1.4.1. Бәйгедәге һәр подноминациядә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләр күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
    • 1.4.2. Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
  • 1.5. Нәтиҗәләр басма һәм электрон ММЧ, шулай ук Татар Википедиясенең порталында чыгарылачак.

Нәтиҗәләр

Катнашучылар таныклыкларын йөкләү өчен сылтама монда булачак. Түбәндәге җиңүчеләр 5 000 сум (RUS) һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясе истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк.

МәдәниятФәрһад (Иң шәп мөхәррир) һәм Ilnur efende (Иң шәп автор).

ФәнZlgll (Иң шәп мөхәррир) һәм Алсу.Зарифова (Иң шәп автор).

ТарихӘмир (Иң шәп мөхәррир) һәм Шайдуллина Айсылу (Иң шәп автор)[1].

Җиңүчеләр дипломнары монда булачак.

Бәйге оештыручылары

Җаваплылыктан баш тарту

  1. Бәйге катнашучылары өченче тарафларның авторлык хокукларын бозу очракларында бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
  2. Бәйге катнашучылары булдырган мәкаләләренең Википедиядән бетерелмәве өчен бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.

Төзмәне тутыру үрнәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле катнашучылар! Башкаларның сораулары тумавы һәм казыйлар эшчәнлеген җиңеләйтү өчен, яңа булдырылган мәкаләләр төзмәсен түбәндәге килеш тутыру сорала:

"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Төзәтмәләр
күләме (байтларда)
Баллар Бүләк
Катнашучы бер w:Сөембикә манарасы  • w:Илһам Шакиров  • w:Мәрҗани мәчете • 1000 Казый тутыра Казый тутыра
Катнашучы 2 w:Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе  • w: Әбүбәкер Терегулов  • 700 Казый тутыра Казый тутыра
Катнашучы 3 w:Чатыр Тау • 10 000 Казый тутыра Казый тутыра

"Иң шәп автор" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Мәкаләләр
саны
Баллар Бүләк
Катнашучы бер w:Сөембикә манарасы  • w:Илһам Шакиров  • w:Мәрҗани мәчете • 3 Казый тутыра Казый тутыра
Катнашучы 2 w:Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе  • w: Әбүбәкер Терегулов  • 2 Казый тутыра Казый тутыра
Катнашучы 3 w:Чатыр Тау • 1 Казый тутыра Казый тутыра

Һәр номинация темалары буенча тәкъдим ителгән мәкаләләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катнашучылар, түбәндә бирелгән берәр тема сайлап, бәйгедә катнаша алачак мәкалә яза һәм өстәмәләр кертә ала.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар галимнәре

Фән темалары

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар мәдрәсәләре

Татарлар яшәгән урыннар

Алтын Урданың тарихи шәһәрләре

Болгар һәм хәзәр шәһәрләре

ТАССР оештыру дәвере

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы

Татар тарихы язма чыганаклары

Татарстан республикасы суверенитеты

Татар дәүләтчелеге тарихы

Бәйгедә катнашучы мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләне булдыргач, автор аны түбәндәге төзмәгә кертә. Бәйгедә фәкать түбәндәге таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Татар 4.0-2020 мәкаләсе}} калыбын урнаштыру сорала.

Номинация 1. Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Төзәтмәләр
күләме (байтларда)
Баллар Бүләк
Фәрһад Бәет * Вафирә Гыйззәтуллина * Гаруз * Зәңгәр шәл (спектакль) * Мөнәҗәт * Рабгузый * Әзһәр Шакиров * Кыйссасел-әнбия * Мәхмүт Нигъмәтҗанов * Робагый * Газәл (жанр) * Шүрәле (балет) * Кубыз (чиртмә телле уен коралы) * Думбыра 74873 10,5 Казый тутыра
Ilnur efende Тала, тала (җыр) 2847 0,5 Казый тутыра
Aliya Salikhzyanova


Шәмаил 9253 1 Казый тутыра
176.52.4.120 Ай, былбылым (җыр) 703 0,5 Казый тутыра
31.13.144.28 Ай, былбылым (җыр) 2518 0,5 Казый тутыра

"Иң шәп автор" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Мәкаләләр
саны
Баллар Бүләк
Amil Nur Рэп, Совет модернизмы, Әллүки 3 2 Казый тутыра
Ilnur efende

«Шимбәчеләр» түгәрәге * Ак чәчәкләр (әсәр) *Гөргөри кияүләре (спекталь) * Йолдыз Миңнуллина * Кыска көй * Озын көй * Сак-Сок (бәет) (катнашмый)* Такмак * Фаикъ Таһиров * Әтәч менгән читәнгә (әсәр) * Гөлназирә (җыр) (катнашмый)* Бурчин Абдулла (катнашмый)* Рәшит Насретдин (катнашмый)

9 5 Казый тутыра
Фәрһад Кара урман (җыр) * Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (1957) * Геннадий Макаров 4 3,5 Казый тутыра

Номинация 2. Фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Төзәтмәләр
күләме (байтларда)
Баллар Бүләк
Zlgll Казан (Идел буе) федераль университеты * Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге * Рутений * Хөсәен Гыйззәтуллин 14445 4 Казый тутыра
Dinislam60 Каюм Насыйри, Бакый Халидов (катнашмый) 1476 2 Казый тутыра
Айгөл-Зара Каюм Насыйри 32084 1 Казый тутыра

"Иң шәп автор" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Мәкаләләр
саны
Баллар Бүләк
Dinislam60 Айтуган Госманов*Әхмәт Халидов 2 2 Казый тутыра
Üzgäreş Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова 1 0,5 Казый тутыра
Zlgll Фәнни Татарстан (журнал)*Казан химия мәктәбе*Гомәр Тумашев*Корбан Галимов*Гавам дарелфөнүне*Бакый Халидов* Зәйнәп Якупова 7 7 Казый тутыра
Айгөл-Зара Ачык университет (Татарстан) 1 1 Казый тутыра
Алсу.Зарифова 155 нче гимназия (Казан) * Sailfish OS * Милли университет (концепция) * Хәлбуки (лекторий) * Гыйлем (проект) * Татар теленең аңлатмалы сүзлеге * Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (ТР ФА) * Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты (ТР ФА) * Гамәли семиотика институты (ТР ФА) * Татар халык иҗаты (ТӘһСИ) 10 10 Казый тутыра

Номинация 3. Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Төзәтмәләр
күләме (байтларда)
Баллар Бүләк
Әмир Иж-Бубый мәдрәсәсе 3134 1 1нче урын
Mektep1496 Чыңгызлылар (катнашмый) 0 0 0

"Иң шәп автор" подноминациясе

Катнашучы Мәкалә Мәкаләләр
саны
Баллар Бүләк
Amil Nur Татарстан республикасы суверенитеты декларациясе (катнашмый — 145 сүз) 1 0 0
Ilnur efende Каргалы мәдрәсәләре * Рәсүлия мәдрәсәсе * Сидоровское археологик шәһәрчеге * Муса Мамут (катнашмый) * Яков Юзефович (катнашмый) * Мостафа Кырымал (катнашмый) * Унугырлар (катнашмый) * Карачы (идарәчелек) (катнашмый — 92 сүз) * Карачы (этник төркем) * Абдулла Али (катнашмый) * Хәсән Хәмидулла (катнашмый)* Алпамша (дастан) 11 4 1нче урын
Шайдуллина Айсылу Бельджамен * Чимги-Тура * Золотарев археологик шәһәрчеге * Аргын 4 3.5 2нче урын
Фәрһад Дәфтәре Чыңгызнамә 1 1 3нче урын

Өстәмә контактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Мөрәҗәгатьләр өчен:

Бәйге инициаторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйге казыйлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйге кысаларында чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәйгедә катнашучыларның төрле сорауларына җавап бирү өчен махсус видео.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Нәтиҗәләр чыгару" бүлегенең 1.3 кагыйдәсе буенча

Бәйге турында матбугатта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]