Википедия:Бәйгеләр/Төрки марафон/2020

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Төрки марафон/2020 latin yazuında])

«Төрки марафон — 2020» — 2020 елгы июнь аеның 30 көне дәвамында (1 - 30 июнь) арасында узучы Turkic Marathon 2020 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар телле өлеше.

Проектның максаты һәм мәгънәсе — төрки телле Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, төрки илләр һәм мәдәниятләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен төрки дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, һәр катнашучы бүлек оештыручылары башкаларга үз мәдәниятләре өчен мөһим мәкаләләр исемлеген тәкъдим итә.

Нәрсә турында язарга

Төрки халыклар таралышы

Исемлекләр фәкать үрнәк өчен ясалган. Гомуми принцип — марафон вакытында кардәш төрки халыклар мәдәниятен һәм бүгенге чынбарлыкларын үз телебездә тасвирлау.

Мәкаләләр исемлеге үзгәртү

Азәрбайҗан Башкортстан Гагаузия Казакъстан Көнчыгыш Төркистан Кыргызстан Кырым татарлары Саха (Якутия) Татарстан Төркия Тыва Үзбәкстан


Кагыйдәләр

  • Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү вакыты әһәмиятле түгел).
  • Бер яки күбрәк тел бүлегендә мәкаләләр яза яки яхшырту рөхсәт ителә.
  • Бәяләү Фонтан коралы ярдәмендә башкарыла.
  • Катнашучы үз мәкаләләрен бәйле тел буенча марафон мәкаләләре җәдвәленә теркәү өчен үзе җаваплы.
  • Бәйге зачётына түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
    1. Мәкалә 2020 елның 1 - 30 июнь арасында арасында татар телендә язылган яки үстерелгән.
    2. Мәкаләгә өстәлгән текст күләме кимендә 2000 байт һәм 150 сүз.
    3. Мәкалә автоматик тәрҗемә түгел.
    4. Мәкаләдә критик җитешсезлекләр турында кисәтү калыплар очрамый (мәсь. {{Орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} һ.б.).
  • Критерийларга туры килүче һәр мәкалә өчен оештыручы вики-жюри әгъзалары 1 белән 3 арасы балл бирә ала.

Татарча Википедия катнашучылары

Бүләкләр

  • 5 һәм күбрәк мәкалә язган һәрбер катнашучыга башка бер илдән оештыручылар открыткалар җибәрәчәк.
  • Аерым бүлек оештыручылары финанслау тапканда, өстәмә призлар карала ала.

Бәйге жюрисы кертелгән мәкаләләрне авторлык хокукларны хөрмәт итү мәсьәләсенә тикшерә (барысын яки өлешчә). Өлешчә тикшерү заманында авторлык хокукларны бозу очрагы ачыкланганда түбәндәге ике вариант мөмкин:

  1. бу кулланучы язган бар мәкаләләрне тикшерү;
  2. бу кулланучы язган тагын бер өлеш мәкаләләрен тикшерү, яңа очраклары ачыкланган очрагында тулы тикшерүне уздырмыйча катнашучының дисквалификациясе.

Автоматик дисквалификация шартлары: Катнашучы ВП:АХ таләпләре турында белми алмаган очракта һәм аның бәйгегә керткән мәкаләләрендә идарәчеләр яки жюри әгъзалары түбәндәге шартларга туры килүче авторлык хокукларын бозу очракларын ачыклаганда (кимендә берсе):

а) 2 яки күбрәк мәкаләләрдә ачыкланган тәртип бозулары мәкаләне бетерүгә, аны тулаем яки зур өлешендә төптән үзгәртелүенә кирәклеге туганда;
б) тәртип бозулары систематик халәтеннән.

"Төрки марафон 2020" проекты графигы[вики-текстны үзгәртү]

  • 1 – 30 июнь: Мәкаләләр бәйгесе
  • ???: Нәтиҗәләр билгеләү
  • ???: Бүләкләр тапшыру тантаналары (аерым бүлекләрнең карамагында)
  • ???: Нәтиҗәләрне бәяләү

Җирле оештыручылары һәм жюри әгъзалары[вики-текстны үзгәртү]

Җирле оештыручы — Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары бәйгедә фәкать башкаларга үрнәк күрсәтү өчен катнаша ала.

Урын Кулланучы

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]