Пропаганда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Пропаганда (лат. propaganda — таратылырга тиеш (ышану), лат. propago — таратам) — хәзерге сәяси дискурста, җәмәгатьчелек фикерен булдыру өчен яки башка максатта, берәр юнәлештәге сәяси карашлар, фактлар, аргументлар һәм башка мәгълүматлар, шул исәптән, гайбәт һәм ялган мәгълүмат тарату һәм аңлату эше алып бару, ниндидер бер юнәлештә гыйлем, белем тарату, аңлату эше.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Пропаганда" сүзе 1622 елда папа Григорий XV оештырган Congregatio de Propaganda Fide (лат. Вәгазь конгрегациясе) дигән католик оешмадан килеп чыккан. Әмма пропаганда, үз атамасы барлыкка килгәнгә кадәр үк, күптәннән булган. Пропаганданың беренче үрнәге итеп Хаммурапи кануннары җыелмасын карарга була. Бу кануннар илдә гаделлек булдыру өчен, көчсезләрне көчлеләрдән яклау максатында булдырылган дип кабул ителсә дә, чынбарлыкта киресенчә була. Законнарның эчтәлеге аларның максатына капма-каршы килә. Канун ярлы һәм хокуксыз катлам кешеләрен изеп, бай һәм хәлле катлам кешеләренең мәнфәгатен яклый[1].

Пропаганданы күпләп куллану Беренче дөнья сугышы елларында башлана. Күп дәүләтләр каршында җиңү казану өчен мобилизация зарурлыгы һәм җәмгыятьнең таркаулыгы проблемасы килеп баса. Дәүләт сәясәтен аклау һәм ныгыту өчен төрле алымнар, фотографияләр, радиотапшырулар кулланыла. Шул ук вакытта гаммәви мәгълүмат чараларының (рус. СМИ) пропаганда таратудагы урыны билгеләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. М. Цуладзе Политические манипуляции или покорение толпы. . — М.: 1999
  • Moorcraft PL, Taylor PM Shooting the messenger. The political impact of war reporting. — Washington, 2008
  • Taylor PM Munitions of the mind. A history of propaganda from the ancient world to the present day. — Manchester — New York, 1995

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]