Протозоология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Протозоология latin yazuında])
Протозоология
Өйрәнелгән тармак простейшие[d]

Протозоология (яңа лат. Protozoa иң түбән төзелешлеләр + logos сүз, тәгълимат) — иң түбән төзелешлеләрне (бер күзәнәкле организмнарны) өйрәнә торган фән.

Протозоология — зоологиянең бер өлеше. Ул гомуми биология, генетика, цитрлогия, эволюцион тәгълимат, гидробиология, экология, палеонтология, микробиология, эпидемиология һәм эпизоотология бүлекләре белән тыгыз бәйләнгән. Протозоология, үз методларыннан тыш, аның белән эргәдәш бактериология, гистология, серология һ.б. дисциплиналарның тикшеренү методларыннан да файдалана. Протозоология зур өч бүлектән тора: суда тереклек итүче башка хайваннар өчен туклану чыганагы булып торган йөзеп йөрүче иң түбән төзелеш- леләрне өйрәнә торган гомуми протозоология; паразит иң түбән төзелешлеләрне, аларның морфологиясен, биологиясен, җылы канлы һәм буынтыгаяклы хуҗалары белән үзара бәйләнешен; әлеге иң түбән төзелешлеләр кузгата торган авыруларны, аларны диагностикалау, дәвалау, профилактикалауны һәм протозоаларга бәйле авыруларны бетерү чараларын өйрәнә торган медицина һәм ветеринария протозоологиясе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.