Мәлик Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәлик Хәйруллин latin yazuında])
Мәлик Хәйруллин
Туган телдә исем Хәйруллин Мәлик Бари улы
Туган 1 декабрь 1940(1940-12-01) (83 яшь)
Кече Кошман авылы, Кайбыч районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Балалар улы Сәгыйт, журналист
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы

Мәлик Хәйруллин, Мәлик Бари улы Хәйруллин (1940 елның 1 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Кече Кошман) ― филология фәннәре докторы (2000), профессор (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәйруллин Мәлик Бари улы 1940 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Кайбыч районы Кече Кошман авылында дөньяга килә. Әтисе Бари Хәйрулла улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк сугышка китә һәм шул ук елны һәлак була. Кечкенә Мәлик әнисе һәм әбисе белән яши. Кечкенәдән үк китаплар укуга хирыс малай мәктәптә укый башлаганчы ук әнисеннән гарәп шрифты белән укырга өйрәнә. Туган авылы Кошман сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кайбыч урта мәктәбендә урта белем ала. Авыл җирендә урта белем алучылар да күп булмый әле ул чорда. 1959―1964 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. 1962 елдан 1966 елга кадәр Яшел Үзән районы Норлат урта мәктәбендә чит телләр укытучысы булып эшли. 1966―1967 уку елыннан Апас (хәзерге Кайбыч) районы Кайбыч урта мәктәбенең инглиз һәм алман телләре укытучысы буларак хезмәт куя. Үзе укыган мәктәптә ике ел эшләгәннән соң, остазлары тәкъдиме белән Казан дәүләт педагогия институтының татар тел белеме кафедрасына аспирантурага укырга керә. 1970 елдан алып 1977 елга кадәр ТАССР мәдәният министрлыгының республика халык иҗаты йортында өлкән методист булып хезмәт итә. 1977―1979 елларда Алабуга педагогия институтында укыта. 1980―1982 елларда исә Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегендә икенче югары белем ала. 1979 елдан башлап КДУда чит телләр кафедрасы доценты булып эшли. 1993 елдан ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел , тарих һәм әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. 2000 елдан Мәлик Бари улы филология фәннәре докторы, 2004 елдан профессор. 2004 елдан 2018 елга кадәр Россия гадел хөкем академиясенең (хәзерге Россия гадел хөкем университеты) Казан филиалында тел белеме һәм чит телләр кафедрасы профессоры.

Үзенең фәнни эшчәнлеге елларында М. Б. Хәйруллин 12 монография, 2 дәреслек, 8 методик эшкәртмә, 2 сүзлек төзи.

Хәйруллин М. Б. ― 200 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт авторы. Ул 5 фәннәр кандидаты әзерләгән.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан дәүләт университеты (1959―1964)
  • Казан дәүләт педагогия институты (1980―1982).

Төп эшләгән урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр;
  • Россия гуманитар фәннәр университетының Казан филиалында кафедра мөдире.

Төп фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Милли яңарыш һәм яңа термин ясау юллары // «Мәгариф», 1995, №4, 456. (0,7 б.т.);
  • Татар теле лексик системасындагы хәзерге этаптагы яңарышка карата //Сб. "Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка",1995. вып.2, (0,5 б.т.);
  • Национальное возрождение и иноязычные слова в разносистемных языках // "Бодуэн де Куртенә": теоретические наследие и современность", 1995, с. 196-198 (0,2 а.л.);
  • К вопросу о современной языковой политике и государственных языках в новых условиях //Сб. «Школа и национальное согласие». - Казань, 1996;
  • Милли яңарыш һәм аерым сүзләрнең кулланылышы // "Мәгариф",1996. №9;
  • Татар телендә халыкара фәнни-техник терминология кулланылышына карата // "Мәгариф", 1997, №4;
  • К вопросу об освоении новых слов в лексических системах Языков (в свете взглядов Г.Шараф) //Сб. "Интеллегенция Татарстана в период XX века". - Казань, 1997, с.24-26.
  • Татар телендә термин ясау мәсьәләләре // "Фән һәм тел", 2000 ел, №1;
  • Демократик тел сәясәте хакында // "Татарстан", 2001, №6, с. 18-21;
  • Иноязычные слова в татарском языке в контексте Запад-Восток // Очерки по истории татарской культуры. - К., "Фикер", 2001 г, с. 589-590;
  • Некоторые вопросы единства интернационального и национального в разносистемных языках. Монография. - Казань, изд. КГУ. — С. 73 (5 а.л.)
  • Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. Монография. - К., 2000 г. Изд. "Таң - заря", 202 с.
  • Развитие татарской лексики: взаимодействие исконно национального и иноязычного. Монография. - Казань. Изд. "Мастер-Лайн", 2001, 363 с.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007.