Псевдорус стиле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Псевдорус стиле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Псевдорус стиле (архитектурада)– Русиядә ХIХ гасыр - ХХ гасыр башында киң таралган мигъмарият (архитектура) агымы. Ул борынгы рус мигъмарлары (рус. зодчие) үрнәкләрен һәм рус халык сәнгатендәге бизәкләрне, шулай ук Византия архитектурасы элементларын шәһәр архитектурасында киңрәк файдалану идеясенә нигезләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге стиль Аурупада милли архитектура белән кызыксыну уянган вакытта барлыкка килә. мигъмарларның төп максаты Русиянең архитектура мирасын үзгәртеп, яңартып куллану була. Шул ук вакытта әлеге стиль башка стильләр белән дә (романтизмнан алып модернга хәтле) эзлекле үрелеп бара.

Беренче агым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайсә Коткаручы чиркәве (Мәскәү) — рус-византия стиле үрнәге

Псевдорус стиле кысаларында барлыкка килгән иң беренче агым – православие чиркәүләре төзелешендә кулланылучы рус-византия стиле. Русия хөкүмәте әлеге стильнең киң таралуына һәр яклап ярдәм итә, чөнки ул Византия белән Русия арасындагы күчәкилешлек турындагы рәсми православие идеясенә туры килгән.

Мигъмар Константин Тон 1840 елларда үзе төзегән биналарда Византия мигъмарияты төсмерләрен киң куллана, мәсәлән, Мәскәүдәге Гайсә Коткаручы чиркәве, Зур Кремль сарае, Корал пулаты, Свеаборг, Елец, Томск, Дондагы Ростов шәһәрләрендәге кафедраль соборлар шундыйлардан.

Икенче агым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һелсинкидә Дөньядан күчү православ соборы - рус-византия стиле үрнәге

Псевдорус стиле кысаларында романтизм һәм славянофиллык йогынтысында барлыкка килгән икенче агым борынгы рус мигъмарияты үрнәкләрен иркен кулланудан гыйбарәт. Моңа мисал булып мигъмар Алексей Горностаев төзегән биналар тора. Ул борынгы үрнәкләрне сукырларча күчереп кенә куймый, үзе яңа формалар уйлап чыгарып, рус мигъмариятын баета, романтизм белән бәйли.[1]

XIX гасыр ахыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ГУМ (Мәскәү) бинасы – псевдорус стиле үрнәге
Игумнов йорты (Франция илчелеге бинасы (18881895) — псевдорус стиле үрнәге
Мамонтов басмаханәсе бинасы, Мәскәү (1872)—псевдорус стиле үрнәге

1870 елларда киң таралган народниклар (тат. халык дуслары) хәрәкәте [2] тәэсирендә сәнгать эшлеклеләре даирәсендә милли тамырларны эзләү, халык мәдәниятына якынаю теләге, крестьян (авыл) мигъмарлары хезмәтләрен күтәрү һәм XVI- XVII гасыр рус мигъмариятына таяну омтылышы ныгый. Мигъмарлар Иван Ропет, Виктор Гартман корган биналар бу стильнең ачык мисалы булып тора: Мәскәүдәге Мамонтов басмаханәсе (1872), Мәскәү өлкәсендәге Абрамцеводагы «Терем» йорты (1873). Әүвәл псевдорус стиленең үрнәкләрен җиңел (агачтан ясалган) сәүдә павильоннарын төзегәндә генә куллансалар, соңыннан ул шәһәрләрнең таштан корылучы мигъмариятында да киң кулланыш таба. Сәнгать тәнкыйтьчесе Владимир Стасов псевдорус стилен иң нык яклаучы булган.

1880 елларда псевдорус стилендә салынган биналар хакимияттән рәсми хуплау таба. Мәскәүнең Кызыл мәйданын уратып алган биналарда (мәсәлән, Тарих музее бинасы) бу бигрәк тә сизелә. Аларны теремгә охшатып эшләнгән түбәләреннән, бизәлештә мул кулланылган үсемлек орнаменты бизәкләреннән, бинаның фасадыннан чыгып торучы тимер-чуеннан коелган челтәрләреннән танырга була.

ХХ гасыр башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
С. М. Грибушин йорты, Пирем, 1905 , архитектор — А. Б. Турчевич - неорус стиле үрнәге

Гасыр башында рус шәһәр мигъмариятында псевдорус стилен неорус стиле алыштыра. Псков, Новгород кебек борынгы рус шәһәрләрендәге православие чиркәве биналарын үрнәк итеп алу чоры башлана. Шулай ук Русиянең төньяк өлкәләрендә сакланып калган мигъмарият үрнәкләренә ияреп ясау (төньяк модерны) еш очрый.[3] Бинаның һәр өлеше (баскыч, балкон, тәрәзәләр, ишекләр) бизәлеп ясалырга тиеш була.

Псевдорус стиле эклектикага якын торса, неорус стиле бинаның уңайлы да, тышкы яктан матур да булуын таләп иткән модернга якынрак була.[4]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәнгать укуханәсе бинасы – псевдорус стиле үрнәге
  • Ильин М. А., Борисова Е. А. Архитектура [2-й пол. 19 в.] // История русского искусства, т. 9, книга 2. — М., 1965.
  • Кириченко Е. И. Архитектура 2-й половины 19 — нач. 20 вв. // Краткая художественная энциклопедия. Искусство стран и народов мира, т. 3. — М., 1971.
  • Кириченко Е.И. Русский стиль : Поиски выражения нац. самобытности. Народность и национальность. Традиции древнерусского и народного искусства в русском искусстве XVIII-нач. XX в. М. : Галарт , 1997.
  • Борисова Е. А., Каждан Т. П. Русская архитектура конца XIX — начала XX века. — М.: Наука, 1971.
  • Борисова Е. А. Русская архитектура второй половины XIX века. — М.: Наука, 1979.
  • Бицадзе Н. В. Храмы неорусского стиля: Идеи, проблемы, заказчики .— М.: Научный мир, 2009. — ISBN 978-5-91522-078-1.
  • Борисова Е. А. Архитектура в творчестве художников Абрамцевского кружка.— М.: Наука, 1984.
  • Курбатов В. Я. О русском стиле для современных построек // Зодчий. — 1910, № 30.
  • Марина Воронежская. Русский стиль в архитектуре // Собственник, 2007 ел, 25 гыйнвар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]