Птерозаврлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Птерозаврлар latin yazuında])

Идентификатор «700px» неизвестен системе. Используйте один из действующих идентификаторов сущностей. Птерозаврлар (лат. Pterosauria - канатлы кәлтә елан) — мезозой дәверендә яшәгән архозаврлар тәртибе. Хәзер аларның йөзләп төре билгеле[1].

Яшәү чикләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динозаврлар кебек, беренче птерозаврлар триас чорында - 230 миллион ел элек барлыкка килгәннәр. Шул вакытта яшәгән птреозаврларның вәкилләре - эудиморфодон, преондактиль, петейнозавр. Птерозаврлар юрада да яшәгәннәр. Әмма акбур чорында билгеле булмаган сәбәпләрдән юкка чыкканнар (кара: Акбур чоры массакүләм үлүе). Птерозаврлар Җирдә 166 миллион ел яшәгәннәр[1]

Өйрәнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Pterodactylus antiquus

Беренче птерозаврны 1767 һәм 1784 еллар арасында Эштадтда (Германия) тапканнар. Калгычларын Козимо Коллини өйрәнгән.

Бу натуралист птерозаврларның бернинди хайванга да охшаш булмаганлыгы турында нәтиҗә ясый. Әмма Коллини алар диңгездә яшәгәннәр дип уйлаган. Ләкин нигә йөзүче хайванга аяклар кирәк булган соң? Бу сорауга Колиини җавап бирә алмаган. Козимоның фикере буенча, алдагы очлыклар озын сөякләре белән мембрана ярдәмендә тоташкан булган. Шулай итеп, ул сәер хайваннар оча да алганнар, әмма Коллини аларның кош булмавын төгәл белгән.

1801 елда Жорж Кювье эйштадт тапкычы белән гравюраны күргән, һәм аның сөйрәлүче булганын билгеләгән. Кювье фикере буенча, бу рептилия оча да алган. Кювье аңа птеродактиль (бармаклы очучы) дигән исем кушкан. Соңрак бу исем птеродактиль антиквуска (карт бармаклы очучы) киңәйтелгән.

Ләкин кайбер кешеләр бу хайваннарны аерым тереклек формасына аерган. Мәсәлән, Фридрих Блюменбах аны йөзүче кошларга керткән, ә Самуэль фон Зоммерринг аны ярканат дип санаган һәм аны орнитоцефал антиквус (карт кошбашлы) дип атаган.

Ләкин бу хәл Кювьене туктатмаган. Ул, птеродактильнең тешләрен өйрәнеп, сөйрәлүчелеген дәлилләгән (тешләре бәләкәй һәм үткен булган, имезүчеләрнең шундый тешләре булмый). Һәм Кювье шундый нәтиҗәләргә килгән:

  • птерозавр сөйрәлүче булган
  • тире мембраналары ярдәмендә оча алган
  • бөҗәкләрне һәм вак җәнлекләрне ашаган. Аларны озын, күптешле борыны белән тоткан
  • җыелган канатларга нигезләнеп, арттагы очлыкларда йөри алганнар.

Бүгенге фән Кювье нәтиҗәләрен дөрес дип саный[2].

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птерозаврлар тәртибе ике гаиләлеккә[3]: рамфоринхларга (тар борын) һәм птеродактильларга (очучы бармак) бүленә.

Ранфоринхларның сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • элегрәк барлыкка киләләр
  • тешләре нык үсеш алган
  • койрыгы озын
  • борыны тар[1]

Птеродактильларның сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Соңрак барлыкка киләләр
  • тешләре аз
  • койрыгы кыска
  • башларында зур тараклар иде[1]

Яшәү образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ризык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птеозавр нәрсә ашаганын белер өчен, галимнәр теш казналарын, тешләрен, гәүдәсе пропорцияләрен өйрәнәләр һәм алынган белешмәне хәзерге хайваннар белән чагыштыралар. Шулай ук очуы осталыгы дәрәҗәсенә дә карыйлар. Яхшы очкан птерозаврлар бөҗәкләрне һавада тота алганнар[1].

Бөҗәк ашаганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анурогнатның бәләкәй гәүдәсе, махсус тешләре һәм кувәтле канатлары булган. Бу дәлилләр аның бөҗәк ашаганын күрсәтә.

Птерозаврларның иң шәп очучыларыннан скафогнат була. Озын теш казналары, озын койрыгы һәм үткен бармаклары аның очкан чакта ризыкны тота алганын дәлилли. Әмма кайбер галимнәр аның бөҗәкашаганына ышана. Ул башка птерозаврларның балаларын ашарга да мөмкин булган[1].

Балыкчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птеродавстр

Галлодактильнең тешләре балык тотыр өчен кирәк булган. Галлодактильләрнең берселәре суга чумганнар, икенчеләре су астында биек түгел әйләнгәннәр һәм су өслеге янында йөзгән балыкларны тоткан. Балыкчы птерозаврларның тамакларында пеликаннар капчыгына охшаш капчыгы да булган. Бу капчыкта алар азыкларын ояларына күчергән.

Птеродавстрның үзенчәлекле иләге булган. Бу иләк зәңгәр китныкына охшаш. Птеродастр акбур чорының беренче яртысында яшәгән. Птеродастр зурлыгы буенча акчарлак кебек булган[1].

Очу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Очып күтәрү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птерозаврлар төрлечә һавага күтәрелгәннәр. Берселәре башта чапканнар, ә шуннан сикергәннәр. Берселәре, мәсәлән, германодактильлар, тик ботактан сикерә башлаганнар, ә шуннан канатлары белән биеклек җыйганнар. Зур птерозаврлар, мәсәлән, гнатозаврлар, канатларын ачканнар да җил исүен көткәннәр. Бу җил ярдәме белән алар җирдән күтәрелгәннәр[1].

Очу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Птерозаврларның төзелешен өйрәнеп, галимнәр очуын да өйрәнгән. Птерозаврларның ал очлыклары иң-баш сөягеннән кыска, төрле почмакларда әйләндереп булган беләзектән һәм озын дүртенче бармактан торган. Бу очлыклар көчле түш белән хәрәкәткә китерелгәннәр. Канатлар мембранасы бик нечкә булган. Бу хәл канатка кулчатыр формасын бирергә рөхсәт иткән.[2].

Птерозаврлар бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елда Лондонда данлы язучы, натуралист, этнограф һәм антрополог Френк Мелландның "Сихерләнгән Африкада" дигән китабы чыккан. Аның бер кечкенә бүлеге сәер җан иясенә багышланган була.

Үзәк Африкада сәяхәт итеп, Френк конгомато дигән җанвар турында ишеткән. Җирле халыклар сүзләре буенча, бу хайван Джиунду сазлыкларында (Замбия) яши. Кызыкланган Мелланд :

- Нәрсә ул?- дип сораган,

- Кош бу.

- Шулаймы? Ә нинди?

- Бу кош та түгел, нурканат тиреле канатлы кәлтә еланга охшаш ул.

Мелланд бу җавапны язган, әмма бераздан соң гына шуны аңлаган: нинди очучы сөйрәлүче ул?! Ул сорауларын дәвам иткән, һәм яңа дәлилләр алган: канатлары киңлеге 1 метрдан 2 метрга кадәрле, томшыгы тешле, гәүдәсе шәрә. Мелланд китапта птеродактильне күрсәткәч, африкалылар куркып пышылдаганнар: "Конгамото!" Аларның фикере буенча, бу аждаһа бик күп зарар китерә[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Динозавры. - М.: ООО "Издатеьство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. - 359 с.: ил.
  2. 2,0 2,1 Фишер Э. Крылатые монстры / Пер. М. Авдониной. - М.: Изд-во ЭКСМО-Пресс, 2002. - 32 с., илл. (Серия "Мир динозавров")
  3. Динозавры. Полная энциклопедия / Пер. с англ. М. Авдониной. - М.: Изд-во Эксмо, 2003. - 256 с.
  4. Я познаю мир: Загадочные животные: Дет. энцикл. / Н. Н. Непомнящий; Худож. А. А. Румянцев, Ю. А. Станишевский. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель", 2004. - 391,[9] с.: ил.