Пульсоксиметр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пульсоксиметр latin yazuında])
Пульсоксиметр
Нигезләнү датасы 1974
Сурәт
Ачучы яки уйлап табучы Аояги, Такуо[d]
 Пульсоксиметр Викиҗыентыкта

Пульсоксиметр – капиллярлы кан кислород белән туендыру дәрәҗәсен инвазив булмаган улчәу өчен тыйби контроль – диагностик җиhазы. Канда хроник кислород җитешсезлеге белән бергә баручы куп кенә патологияләр бар. Бу очракта канда кислород сатурациясе курсәткече даими кузәтуне таләп итә.

Эш принцибы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ысул нигезендә ике куренеш бар. Беренчедән, гемоглобинның ике төрле озынлыкта булган яктылык дулкыннарын узләштеруе аны кислород белән туендыруга карата узгәрә. Икенчедән, яктылык сигналы, тукымаларны уткәндә, пульслы холык ала. Бу куренеш hәр йөрәкнең кысылуында булган артериаль узән куләме узгәреше аркасында барлыкка килә. Пульсоксиметр периферик сенсорга ия. Бу сенсорда ике озынлыкта булган дулкыннарның (660 нм hәм 940 нм) яктылык чыганагы бар. Сеңдеру дәрәҗәсе кан гемоглобины кислород белән туендыруга карый.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оксиметр Гленн Аллан Милликен белән 1943 елда ясалган hәм 1949 елда чыгарылган.[2] Эрл Вуд, О2 туендыру абсолют кыйммәтен алу максаты белән, колактан кан чыгартыр өчен басым астында капсула кушты. Бу концепция хәзерге заман традицион пульсоксиметриягә охшаш. Әмма аны фотоэлементларның hәм яктылык чыганакларының стабиль булмавы сәбәпле тормышка ашыруы авыр булды; буген бу ысул кулланмый.

Беренче пульсоксиметрия 1972 елда улчәу җирендә кызыл hәм инфракызыл яктылыкны пульс компонентлары белән сеңдеру нисбәтен кулланыларак япон медицина электроник җиhаз эшләп чыгартучы Nihon Kohdenдә япон биоинженерлары Такуо Аояги hәм Мичио Киши белән эшләп чыгарылды. 1975 елда хирург Сусуму Накадзима җиhазны пациентларда беренче тапкыр сынады.[3]

1995 елда Masimo пациент hәрәкәт иткәндә hәм тубән перфузия заманында артерия hәм вена сигналын аерып төгәл улчи алган сигнал чыгару технологиясен тәкъдим итте. Шул көннән алып hәрәкәт иткәндә ялган борчылу санын әзәйтмәк өчен пульсоксиметрларны эшләп чыгаручылар яңа алгоритмлар уйлап чыгарды. Шулай итеп, бу көнгә кадәр киеренке шартларда эшләу өчен пульсоксиметрлар арасында мөhим аермалар бар.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Неотложная педиатрия. studmed.ru. 2023-02-25 тикшерелгән.
  2. Measurement of Pressures in Man by Cardiac Catheters. ahajournals.org. 2023-02-25 тикшерелгән.
  3. Phlebotomy Overdraw in the Neonatal Intensive Care Nursery. publications.aap.org. 2023-02-25 тикшерелгән.
  4. Performance of three new-generation pulse oximeters during motion and low perfusion in volunteers. pubmed.ncbi.nlm.nih.gov. 2023-02-25 тикшерелгән.