Пура Бесаких

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пура Бесаких latin yazuında])
Иң элек иртәдә чыгучы Кояш Пура Бесаких шпильләрен яктырта.

Пура Бесаких Индонезиядә, Балида Агунг Тавы авышлыкларында Бесаких авылында гыйбадәтханә комплексы. Ул Балида Һинд диненең иң әһәмиятле, иң зур һәм иң изге гыйбадәтханәсе [1] һәм Бали гыйбадәтханәләре төркеменең берсе. Гунунг Агунг ягының 1000 м биеклегендә урнашып, ул 23 аерым, ләкин бәйле гыйбадәтханәләрнең комплексы, шуларның иң әһәмиятлесе Пура Пенатаран Агунг. Гыйбадәтханә алты дәрәҗәдә төзелгән, алар авышлыкта терасалар булып урнашкан. Керү канди бентар (аерылган капка юлы) белән билгеләнгән һәм аның тышында Кори Агунгта икенче гыйбадәтханә янына капка юлы бар.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәнең төгәл килеп чыгуы ачык мәгълүм түгел, әмма аның изге урын буларак әһәмияте безнең эрага кадәр үк вакытларга карый. Пура Пенатарн Агунгның таш нигезләре һәм берничә гыйбадәтханә мегалит басмалы пирамидаларга охшаш, алар кимендә 2000 ел элек төзелгән.
Ул тәгаен 1284 елдан бирле Һинд дине табыну урыны буларак кулланылган, ул вакытта беренче Ява яулап алучылары Балида төпләнгәннәр. 15-енче гасырга Бесаких Гелгел династиясенең дәүләт гыйбадәтханәсе булып киткән.[2]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Агунг Тавының көньяк авышлыгында төзелгән булган, бу Балиның төп вулканы.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пура Бесаких

Пура Бесаких параллель сыртларда урнашкан егерме өч гыйбадәтханәнең комплексы. Аның басма-басма булып урнашкан террасалары һәм баскычлары бар, алар өскә гыйбадәтханә яннарына һәм кирпеч капкаларга илтә, алар үз чиратында Меру структурасының төп шпилена илтәләр, ул Пура Пенатаран Агунг дип атала. Боларның барысы да бер күчәр буенча урнашкан һәм рухи шәхеснә өскә изге булып саналган тауга алып барыр өчен эшләнгән.[3] Комплексның төп изге урыны Пура Пенатаран Агунг. Бу төп изге урынның символик үзәге лотос тәхете яки "Лотос падмасана, ул шулай итеп бөтен комплексның ритуаль концентрация үзәге. Аның датасын унҗиденче гасыр дип саныйлар.[4]

Агунг Тавында 1963 елда вулкан ташулар сериясе булган, якынча 1700 кеше вафат булган.[5][6] ул шулай ук Пура Бесакихка янаган. Лава агымнары гыйбадәтханә комплексына берничә метр гына барып җитмәгән. Гыйбадәтханәнең сакланып калуы Бали кешеләре тарафыннан могъҗиза дип саналган һәм Ходайлардан үз көчләрен күрсәтергә, әмма тугъры Балилылар төзегән монументны җимермәскә дигән сигналы дип санаган.

Фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр елны комплекста кимендә унҗиде фестиваль үткәрелә, чөнки һәрбер диярлек гыйбадәтханә ел саен уза торган ел бәйрәмен үткәрә. Бу цикл 210-көнлек Бали Павукон календарь елына нигезләнгән.[4]

Ул Дөнья Мирасы Урыны итеп 1995 елда танылган.[7] Бу гыйбадәтханәгә зиярәт кылучылар сак булырга тиеш, чөнки гыйбадәтханә янында синдикат гамәл кыла. Алар туристларга гаять зур бәяләрдән мәҗбүри "гид турлары"н тәкъдим итәләр. Алар шулай ук "дога" кылалар һәм "тур" ахырында чәйгә акча сорыйлар. Аларның "хезмәт"ләреннән баш тарткан туристлар белән шактый агрессив булалар.[8][9]

Зиярәт кылучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда чит ил халыклары 84 368 кеше булган (барлык зиярәт кылучыларның 77.2 проценты), ил эченнән зиярәт кылучылар 24 853 кеше булган (22.8 процент).[10]

Проблемалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирә-юнь авыл яшьләренең зиярәт кылучы туристлардан легаль булмаган иганә сораулар. Чит ил туристларыннан зиярәт кылу өчен өстәмә 50 АКШ доллары сорыйлар, шул ук вакытта Индонезиялеләрдән 200 000 рупия сорыйлар (~$15 USD). Моңа да карамастан, җирле хөкүмәтләр бу гамәлләрне туктатыр өчен күп нәрсә эшләмәгәннәр.[11]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I Nyoman Darma Putra and Michael Hitchcock (2005) Pura Besakih: A world heritage site contested in Indonesia and the Malay World, Volume 33, Issue 96 July 2005, pages 225 - 238
  • Stuart-Fox, David J.(2002) Pura Besakih: temple, religion and society in Bali KITLV, Original from the University of Michigan (Digitized 5 September 2008 into Google Books) ISBN 90-6718-146-3, ISBN 978-90-6718-146-4 . 470 pages

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Mount Agung and Pura Besakih. Sacred Destinations. 20 July 2010 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Lonely Planet: Bali and Lombok, April 2009, p 215
  3. Michell, George (1998). The Hindu temple: an introduction to its meaning and forms. University of Chicago Press. p. 168. ISBN 0-226-53230-5. 
  4. 4,0 4,1 Davison, Julian (2003). Introduction to Balinese architecture. Tuttle Publishing. p. 60. ISBN 0-7946-0071-9. 
  5. Geology of Mt.Agung. Pusat Vulkanologi & Mitigasi Bencana Geologi — VSI. әлеге чыганактан 29 September 2008 архивланды. 26 April 2009 тикшерелгән.
  6. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specifiedZen, M. T. (December 1964). . The SAO/NASA Astrophysics Data System. 26 April 2009 тикшерелгән.
  7. Besakih — UNESCO World Heritage Centre. Tentative Lists. United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization (19 October 1995). 27 April 2009 тикшерелгән.
  8. The Mother Temple of Besakih - Bali - Reviews of The Mother Temple of Besakih - TripAdvisor
  9. Lonely Planet Bali & Lombok - Ryan Ver Berkmoes - Google Books
  10. Karangasem Perlu Ciptakan Objek Wisata Baru (June 15, 2014).
  11. Ada Pungutan Liar di Besakih, Pariwisata Bali Tercoreng, CNN Indonesia.