Пура Параһьянган Агунг Дҗакарта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пура Параһьянган Агунг Дҗакарта latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Пура Параһьянган Агунг Дҗагаткарта
Пура Параһьянганг Агунг Дҗакартаның Падуракса порталларына илтүче Нага баскычлары, Көнбатыш Ява
Пура Параһьянганг Агунг Дҗакартаның Падуракса порталларына илтүче Нага баскычлары, Көнбатыш Ява
Пура Параһьянганг Агунг Дҗакартаның Падуракса порталларына илтүче Нага баскычлары, Көнбатыш Ява
Ил Индонезия
Төбәк / район Көнбатыш Ява

Пура Параһьянган Агунг Дҗакарта ("камил илаһи табигать")[1] яки еш Пура Дҗакарта дип атала, ул Индонезиядә, Богор Регентлыгында Тамансари суб-районында Циапус авылында урнашкан Нусантараның Бали Һинд дине гыйбадәтханәсе. Тулаем төзелеп беткәч, Пура Дҗагаткарта Көнбатыш Явада иң зур гыйбадәтханә һәм Индонезиядә зурлыгы буенча Балида Пура Бесакиһтан соң икенче гыйбадәтханә булып киткән.[2]

Гыйбадәтханә комплексы изге табыну урыны, Пура Каһьянган Дҗагад буларак хезмәт итә,[3] бу Зур Дҗакарта даирәсендә Бали Һинд дине тугърылары өчен таулы төбәктә урнашкан пура тибы. Ул шулай ук һьянг (илаһилаштырылган баба рухларга) ихтирам күрсәтүнең изге урыны булып таныла, ул Параһьянган даирәсендә кайчандыр торган Пакуан Паҗаҗаран патшалыгының Силиванг Патшасы дип идентификацияләнә.[2]

Планы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пура Параһьянган Агунг Дҗакартаның утама мандаласы. Сул ягында Патша Силивангига багышланган изге чанди урыны, артта изге Бале Пасамуан Агунг һәм уңда Падмаасана манара-сыман төп изге урыны. Арткы планда Салак янартавы.

Пура Дҗагаткарта Богор Регентлыгында Тамансари суб-районында Чиапуста Салак тавының төньяк авышлыгында урнашкан. Пура Дҗакарта Салак тавының изге урынында урнашкан, чөнки ышану буенча шул урында Пакуан Падҗадҗаран Сунда патшалыгы торган. Тарихи рәвештә, Пакуан Падҗадҗаран (хәзер Богор) ул Сунда Патшалыгының башкаласы, ул кайчандыр Явада соңгы Һинд дине патшалыгы булган ( Маҗапаһит белән бергә), аның алтын гасыры Патша Силиванги вакытында булган, шуннан соң аны 16-ынчы гасырда Ява Мөселманнары яулап алган.[4]

Пура Дҗагатрта төзелеше шулай ук бу урында Прабу Силиванги солдатлар белән бергә мокшага ирешкән урын дигәнгә нигезләнгән. Гыйбадәтханә планы төзелгәнче, Параһьянган җирендә соңгы Һинду патшалыгы Паҗаҗаран Патшалыгына (Прабу Силивангиның символы дип ышанылган) аклы-каралы юлбарыс сыны белән Чанди гыйбадәтханәсе нигезләнгән булган.[5] 1995 елда беренче мәртәбә төзелеш башланганнан соң Салак тавы астыннан Пура Дҗагаткартага килү юлы киңәйтелгән булган, шулай итеп транспорт гыйбадәтханәгә җиңел килә ала. Әмма күп килүчеләр булганга күрә, машиналар парклау урыны гыйбадәтханә даирәсеннән ерак урнашкан.

Үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чандида Һинд дине тугърылары дога укыйлар.

Пура Дҗагаткартаны төзү 1995 елда Һинду Нусантара Һинду җәмәгатенең бергәләп хезмәттәшлеге белән Зур Дҗакартада яшәүче Бали халкы Һинду җәмәгате өчен Һинду Дһарма динендә таләп иткәнчә барлык ритуалларны үтәргә мөмкин булыр өчен Пура Каһьянган Дҗагад гыйбадәтханәсен тәэмин итәр өчен башланылган булган. Хәзерге вакытта Пура Дҗагаткарта гыйбадәтханә планы тәмамланмаган. Шулай да Мандала Утамада төп гыйбадәтханә биналары, мәсьәлән, Падма-асана, Балаҗ Пасамуан Агунг һәм Падуракса капкалары төзелеп беткән. Пура Дҗагаткартаның төп даирәсенә кәргәнчегә кадәр Пура Мелантинг һәм Пура Пасар Агунг бар, алар Пура Дҗагаткартада рәхмәт формасы буларак дога кылу, камиллеккә ирешү һәм тәкъдим ителгәннәрне изгеләштерү өчен кулланыла. Туристларга гадәттә төп гыйбадәтханәгә керү тылелган, бары тик ритуаль дога укуны башкарганнарга керергә мөмкин, башка очракта тышкы сарай яны гыйбадәтханәгә керергә мөмкин.[6]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Laman Pura di Situs Pemerintah Kabupaten Bogor 2013 елның 14 декабрь көнендә архивланган., diakses 12 December 2013.
  2. 2,0 2,1 Media, Kompas Cyber. Ini 5 Destinasi Tersembunyi di Lereng Gunung Salak - Kompas.com (индон.), KOMPAS.com (2016-11-05).
  3. Babad Bali - Pura Kahyangan Jagat (id).
  4. Ricklefs, M.C. (1991). A History of Modern Indonesia since c.1300, 2nd Edition. London: MacMillan. ISBN 0-333-57689-6. 
  5. Wangsit Gaib Prabu Siliwangi di Pura Jagatkartta Bogor (индон.), detikTravel.
  6. Gumilar, Gun Gun. Pengunjung Wisatawan Pura Tamansari Bogor Dibatasi (индон.). 2018 елның 19 май көнендә архивланган.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]