Пура Улун Дану Братан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пура Улун Дану Братан latin yazuında])
Братан күле ярында гыйбадәтханә комплексы өлөше.

Пура Улун Дану Братан, яки Пура Дану Братан Индонезиядә, Балида су янында урнашкан төп Индуизм Шиваизм Шива Илаһы гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Братан күле ярларында Бедугул янында тауларда урнашкан. Күлдән су агым даирәсенең бөтен төбәгенә хезмәт итә; агым буенча аска башка кечерәк су гыйбадәтханәләре бар.
1633 елда салынып гыйбадәтханә Бали су, күл һәм елга Алиһәсе Дэви Дануга тәкдим итү церемониясе өчен кулланылган. Комплекста 11 катлы пелиннгиһ меру Шивага һәм аның хатыны Парватига багышланган. Гыйбадәтханәдә Будда поты да бар. Гыйбадәтханә шулай ук күлдә Бали гыйбадәтханәсе диеп атала, чөнки Братан елгасы ташыганда гыйбадәтханә су өстендә торган сыман күренә.
Пура Улун Дану Братан Индонезия Бали утравы буйлап урнашҡан тугыз Каһйанган Җагат гыйбадәтханәләренең берсе. Гыйбадәтханә комплексы төрле Илаһларга багышланган биш гыйбадәтханәдән тора.
Даирә мул уңышлы булып Братан күле Изге тау күле буларак мәгълүм. Диңгез дәрәҗәсеннән 1200 биеклектә урнашып, аның климаты салкын тропик. Шулай ук, ул бөтен Бали планнарында күренекле урыннарның берсе.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]