Пурнаварман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пурнаварман latin yazuında])
Индонезиянең Дәүләт Музеенда күргәзмәдә булган Тугу язмасы, анда Тарумангара патшасы Пурнаварман турында искә алынган.

Пурнаварман ул Индонезиядә, хәзерге вакыт Көнбатыш Ява, Җакарта һәм Бантен провинцияләрендә урнашкан Һинд дине Таруманагара Һиндләшкән патшалыгының 5-енче гасыр патшасы.[1] Пурнаварман якынча 395 - 434 елда хөкем иткән һәм аның хөкеме вакытта ул берничә таш язмалары барлыкка китергән. Бу язмалар буенча ул гидравлик проект ясаган.[2]:53–54 һәм шулай ук үзен Вайшнав дип күрсәткән, бу аны һәм патшалыгының Вишнуизм дине тарафдарлары икәненә ишарә итә. In 397 елда Патша Пурнаварман патшалыкның яңа башкаласын нигезләгән, ул хәзерге көн Тугу (Төньяк Җакарта) һәм Бекаси Регентлыгы арасында урнашкан. Аның исеменең Санскрит телендә мәгънәсе "камил калкан" яки "камил яклаучы". Тарумангаран патшаларының соңгырак серияләре бары исемнәреннән генә мәгълүм, аларның барысында да варман исеме бар (Санскрит телендә: варман "калкан" яки "саклаучы" дигәнне аңлата) бу аның шул ук династиягә караганын фараз итә.

Тарихта язылганы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пурнаварман Таруманагаран патшалары арасында иң мәшһүр патша, чөнки ул күп таш язмаларын барлыкка китергән, анда аның гамәлләре һәм батырлыклары турында игълан ителә. Ул аның исеме белән җиде һәйкәл ташларын калдырган, алар хәзерге Җакарта, Бантен һәм Көнбатыш Ява буйлап таралган. Бу җиде язма түбәндәгеләр:[1]

  1. Тугу язмасы
  2. Чиарутеун язмасы
  3. Кебон Копи I язмасы
  4. Җамбу язмасы
  5. Пасир Ави язмасы
  6. Муара Циантен язмасы
  7. Цидангһианг язмасы

Парасати Циарутеуннан берничә елга борынгырак булган Тугу язмасы(ул Пре Тамил язуында язылган) иң борынгы дип таныла. Патша Пурнаварман вакытыннан язмалар белән күбрәк ташлар Богор шәһәре янында бар. Алар Муара Циантен, Прасати Пасир Ави, Цидангһианг һәм Җамбу язмалары. Цидангһианг язмасы Панделанг даирәсендә Лебактан көнбатышта, ул ике сызыктан тора, анда Пурнаварман бөтен дөнья тирәле хөкемдарларның мисалы дип игълан ителә. Паллава һәм Санскрит язмаларында ике сызык белән Җамбу язмасында патшалның зур табан эзләре бар. Язма шулай дип тәрҗемә ителә:

Патшаның исеме, ул вазифаларын ышанычлы итеп башкарганы өчен мәшһүр һәм ул Тарумада хөкем иткән чагыштырып булмаслык (карарга булмаслык) Шри Пурнаварман. Аның коралына дошманнарның уклары үтеп керә алмый. Табаннарның эзләре дошманнарның кальгаларын җимерүдә һәрвакыт уңышлыныкы, кем һәрвакыт иганә бирә торган һәм аңа лаеклы булганнарга хөрмәтле кабул итүләр биргән һәм дошманнарга каршы булганга.

Вангсакерта кулъязмасы, парва II сарга 3 (page 159 – 162)-тә билгеләнгәнчә Патша Пурнаварман хөкеме вакытында, Таруманагара Салаканагара яки Раджатапурадан "Пурвалингга"га кадәр (Үзәк Ява Провинциясендә хәзерге Пурбалингга шәһәре). Традицион рәвештә Чипамали елгасы (Бребес елгасы) Сунда һәм Ява арасында чик булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Drs. R. Soekmono (in Indonesian). Pengantar Sejarah Kebudayaan Indonesia 2, 2nd ed. (1973, 5th reprint edition in 1988 ed.). Yogyakarta: Penerbit Kanisius. p. 36. 
  2. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1.