Эчтәлеккә күчү

Пусловскийлар сарае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пусловскийлар сарае latin yazuında])
Пусловскийлар сарае
белар. Косаўскі замак
Нигезләнү датасы 1838
Сурәт
Нигезләүче Вандалин Пусловский[d]
Дәүләт  Белоруссия
Административ-территориаль берәмлек Косава
Сәгать поясы UTC+03:00
Җитештерү датасы 1838
Әсәрнең клиенты Вандалин Пусловский[d]
Архитектор Franciszek Jaszczołd[d]
Архитектура стиле неоготика[d]
Мирас статусы государственный список историко-культурных ценностей Республики Беларусь[d][1]
Страница на сайте Глобус Беларуси globus.tut.by/kossovo/#palace
Карта
 Пусловскийлар сарае Викиҗыентыкта

Н.Орда. Меречевщинада Костюшко усадьбасы (XIX гасыр ахыры). Арткы планда — Коссово замогы

Пусловскийлар сарае (Коссово сарае буларак та билгеле) — белорус Коссовосында урнашкан сарай җимереклекләре (Брест өлкәсе Ивацевич районы).

ЮНЕСКО-ның махсус комиссиясе сарайны перспективалы халыкара туристлык объект дип таный һәм аны торгызу буенча әзерлек эшләренә 50 000 доллар грант билгели[2][3].

1920 елсда Коссово сарае

Коссово җире 1494 елдан билгеле, литва бөек кенәзе Александр Ягеллончик бу җирләрне үзенең подскарбие Ян Хрептовичка бирә. Берничә гасыр дәвамында Коссово хужалары булып төрле затлы гаиләләр — Хрептовичлар, Сангушко, Флемминглар, Чарторыйскийлар, Сапеглар тора. 1821 елда аерым бинаны Казимир Пусловский сатып ала, ул Коссовода келәмнәр фабрикасы төзегән, ә аның тирә-ягында 60 храмга нигез салган, яисә төзәтү ясаган.

Тап Казимир 1830 елда зиннәтле сарай төзе башлый[4]. Соңыннан йорт аның варисы — эре сәнәгатьче һәм сәнгатьләр сөюче улы Вандалин Пусловскийга күчә, ул сарай төзүне дәвам итә. Проект авторы — Варшава архитекторы Франтишек Ящольд була, гасырның икенче яртысында сарайның реконструкциясе белән Владислав Маркони шөгыльләнә. Сарай 1838 елда төзелә.

Сарай матур парк пейзажы белән тап килә. Бу урында үзенең резиденциясен төзеп, Пусловскийлар сарай төзелешен янәшәдәге тарихи йорт белән берләштерә, анда 1746 елда 1794 елгы милли-азатлык күтәрелеше җитәкчесе генерал Тадеуш Костюшко туган. Пусловскийлар сарае һәм Костюшконың борынгы усадьбасы парк белән бергә уникаль сарай-парк ансамбле булдыра, әммә аның өлешенә катлаулы язмыш һәм авыр сынаулар төшә.

Сарай кунаклары арасында бик күп билгеле кешеләр, шул исәптән әдәбиятчы, музыкант һәм рәссам Наполеон Орда, язучылар Генрик Сенкевич һәм Элиза Ожешко, маршал Юзеф Пилсудский, тарихчы һәм язучы Вацлав Ластовский һ.б. була. Наполеон Орда сүрәтләре аркасында без бүген Пусловскийлар вакытындагы сарайның кияфәтен күрә алабыз[5].

Өченче хужасы Леонард Пусловский кәрт уены бурычларын түләү өчен бинаны 700 мең сумга сата. Сарайны рус сәүдәгәре Александров сатып ала, ул бераз соңрак сарайны княгиня Анна Трубецкаяга икеләтә хакка сата. Соңыннан поместье хуҗасы княгиня Абомалек, аннары кенәз Ольденбургский була[5].

Беренче дөнья сугышы вакытында сарай җимерелә һәм өлешчә талана[5]. Сирәк кулъязмалар коллекциясе, сыннар, картиналар һәм барлык киммәтле әйберләр юкка чыга[3]. Бакча һәм оранжерея бөтенләй юк ителә. Безнең көннәргә кадәр сирень һәм энелекнең берничә куагы гына сакланып калган. Кыйммәтле әйберләрнең күп өлеше чит илгә чыгарылган. 1921 елдан 1939 елга кадәр сарай Польшага карый. Реставрация үткәрелгәннән соң, ул Коссово повятының старосталыгы хакимияте һәм бакчачылык училищесы сыйфатында кулланыла. 1939 елга кадәр берничә залында мич һәм каминнар саклана.

1939 елдан 1941 елның сентябренә кадәр сарайда Кызыл армия частьлары урнаша.

Оккупантлар сарайга тимәсә дә аның каралтылары бигрәк тә Икенче дөнья сугышы вакытында җимерелә[2]. Аның территориясендә һәм шәһәрдә 4 гетто төзелә, анда Коссовоның бөтен яһүд халкы диярлек юк ителә, шуның өчен аның халкы саны җиделәтә кими[5]. 1944 елда урындагы партизаннар оештырган зур янгын чыга, ул калган биналарны һәм декоратив бизәкләрне юкка чыгара. Нигезе зыян күрә, диварларының өлеше җимерелә, кыегы булмый, тик өлешчә витражлары гына исән кала. Нацистлар сарайны госпиталь итеп файдаланыр дип уйлап, партизаннар аны яндыра, хәер, шул вакытта ук инде нацистлар Коссовоны калдырган була. Сарай белән бергә Костюшко йорты да яндырыла.

Сугыштан соң совет чорында сарай һәм аның янындагы җирләр Дәүләт урман фонды милеге була, аның эшмәкәрлегенең нәтиҗәсе булып кыйммәтле агач токымнарын юк итү тора. Террасаларда нарат агачлары утыртыла, алар күп еллар дәвамында каралтыларны яшерә[6].

1947 елда Коссово район башкарма комитеты сарайны өлешчә балалар йорты итеп куллану буенча эш башлый. Ләкин башкарма комитетның көченнән килми һәм бу эш туктатыла.

Дәүләт «Брестреставрацияпроект» предприятиесе архитекторлары тарафыннан сарайны һәм Костюшко бинасын торгызу, шулай ук паркны бердәм сарай-парк ансамбле буларак реконструкцияләү планы эшләнә.

2016 елның 3 июнендә Беларусь Республикасы Министрлар советының 437нче карарына ярашлы, Коссово сарае 27 объект исеменә кертелә, аны саклау чыгымнары (капиталь сарыф өлешендә) җөмһүрият бюджетыннан финанслау алачак[7].

Коссово сарае янында Меречевщина табигый чигендә Тадеуш Костюшко музей-усадьбасы. 2012 елгы фото.

Ансамблнең стиле һәм гомуми структурасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пусловскийлар сараен төзү 10 ел чамасы дәвам итә[3]. Варшава архитекторы Франтишек Ящольд шул ук вакытта таралган сарай-парк классицизм стилен готик борынгылык белән алмаштыра. Тикшеренүчеләрнең кайберләре Коссово сараен Каменц Замбковицкийдагы Гогенцоллерннар сараена (Польша Силезия) окшата. Сарайның архитектура стиле ретроготика дип билгеләнә. Ул вакытта мондый архитектура патша Россиясының рәсми идеологиясенә каршы протест буларак барлыкка килә[5].

Ансамбль ясалма калкулыкта күтәрелгән, ә сарай парк белән бергә 40 гектар мәйданны били. Симметрия күчәре буенча керү портигы, чәчәк түтәлләре, аллеялар, сарай, террасалар урнашкан, ә күчәр үзе күл һәм утрау белән тәмамланган. Комплекска керү территориясе өч портик аша башкарылган. Төп керү урыны Ружан юнәлеше ягында урнашкан, ә төньякка карый Төньяк портик алып барган. Коссово шәһәренә Ау портигы юнәлгән, әммә бу вакытка кадәр археологлар аның төгәл урынын ачык билгели алмаган[3].

Төп корылыш архитектурасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төньяк-көнчыгыш фасады
Көньяк-көнбатыш фасады

Сарай биеклекләрнең шактый аермасы белән[8] дөрес геометрик композициягә ия[9]. Ул үзәк ике катлы корпустан һәм аның белән тар галереялар ярдәмендә тоташкан һәм ике очло аркалар белән беркатлы яклардан тора. Үзәк корпусның почмаклары төрле биеклектәге кырлы башнялар менән уратып алынган, кабырга якларның почмаклары манара рәвешле эскарплар белән ныгытылган. Фасадлары уксыман аркалар, тәрәзә уемнары, перспективалы нишалар, кырлы башнялар белән тигез бүленгән. Эчке планлаштырылуы сарай классицизм архитектурасына хас симметрик. Сарай — архитектура төзелешендә планировкасында һәм композициясендә классик алымнарның неоготика элементлары белән берләштерү өлгесе.

Очлаеп тәмамланган тешле манаралар, тар тишекле бойницалар, почмак контрофорслары, тәрәзәләренең очлы контурлары, стена фиаллары һ.б. кебек шушындый готик формалары аркасында[10] ансамбль сарайга караганда оборона объектын хәтерләтә. Шуңа күрә аны еш кына «кече сарай» дип йөртәләр[3]. 12 башняның һәр берсе планында сигезле почмак формада һәм елның ун ике аен символлаштыра. Үзәктә урнашкан, уңдырышлы май, июнь, июль, һәм август өчен тәгаенләнгән дүрт манара калганнардан биегерәк. Июль һәм август айларын символлаштырган башнялар иң биекләре.

1939 елда сарайның ак залы.

Урта гасыр готика стилендә сарай интерьерын архитектор Владислав Маркони һәм урындагы декоратор Александр Жмурко башкара[11][12][13] (кайбер сәнгать белгечләре мәглүмәтләре буенча бизәүче булып билгеле Польша рәссамы Францишек Жмурко тора)[10][14].

Сарай якларының һәркайсында художесвто галереясы һәм китапханә булган, анда 10 000 чамасы сирәк китап урнашкан. Икенче ягында йокы бүлмәләре була[3].

Сарайда 132 бүлмә була, аларның берсе дә икенчесенә окшамаган[5]. Коридорлар системасы һәм тәрәзәләренең аерым урнашуы аркасында елның 2,5 көне дәвамында кояш яктысы бүлмәләрнең берсен яктырта. Бу көннәрдә хужалар «Бүлмә көнен» билгели, аны бай итеп бизи һәм бөтен диярлек вакытны шунда үткәрә.

Сарайда зиннәтле заллар күп була, һәм аларның берсенең үзатамасы һәм махсус тәгаенләнеше булган. Плитка белән бизәлгән Ак залда, зур һәм шаулы балларда биегәннәр. Кара залда уйнаганнар, ә Алсу залда музыка тыңлаганнар һәм эшләгәннәр<undefined />. Шулай ук Зәңгәр, Көмеш, Алтын, Пыяла, Көзге һәм башка бик күп заллар булган. Һәр бүлмә гобелен, келәм, мәрмәр, сын һәм декоратив каминнар белән бизәлгән[3]. Билгеле булуынча, бүлмәләрдә барлык идән асларында җылыту системалары булган.

Икенче катта урнашкан Матур зал урнашкан, аның стеналарын билгеле һәм билгесез рәссамнар бизәгән[3]. Реставратор фикеренчә, элек залда җиңелчә һәм пыяла идән астында ылымыктар арасында экзотик балыклар йөзгән. Реставрация вакытында сарай өчен кафельлар Австриядан китерелгәнлеге, ә җылыту системасы Польшада Стомпоркув шәһәренең бер предприятиесендә җитештерелгәнлеге ачыклана[6]. Төзелеш өчен кирпеч ерактан, чит илдән китерелгән.

Резиденциянең тирә-ягында архитектор Ф.Ящольд планы буенча Италия ренессанс бакчалары өлгесендә бакчага нигез салынган. Вандалин Пусловский яңа композициягә кайчандыр Тадеуш Костюшко йорт-усадьбасын уратып алган паркны кертә.

Паркта 150 төрдән артык экзотик үсемлекләр үскән, бигрәк тә сирәк төрләр өчен оранжерея оештырылган.

Парк матур итеп өч ясалма буага төшкән

Буаның көнбатыш өлешендә часовня төзелгән, ул участкада барвинок баскан түгәрәк формада урнаштырылган. Террасаның көнбатыш ягында аш-су бүлмәсен, шәраб эшләү бүлмәсен, ат азбарын үз эченә алган ярдәмче биналар төзелгән. Шәраб эшләү бинаһы һәм күлләр арасын җимешлек, оранжерея һәм бакчачы өйе били[3].

Террасаларда киң табаклар белән фонтаннар урнашкан. Паркта скульптуралар торган. Коссово елгасының төньяк-көнчыгыш өлешендә өч күл системасы булган, алар буа белән бүленгән, ярларында бөдрә таллар үскән[3].

Коссово сарае.Төп корпусның арткы фасады, 2009 елгы фото
Коссово сарае. Реконструкция, 2009 елгы фото

Җимереклекләргә карамастан, Коссово сарае кызык һәм элеккегечә игътибарны җәлеп итә. 2008 елдан анда реставраторлар эшли.<undefined />.

Реставрациянең башлангыч өч ел дәвамында 11 миллиард сумнан артык акча китә, резиденциянән 3 мең м³ чамасы чүп чыгарыла. Белгечләр фундаментының гидроизоляциясын һәм инженер инфраструктурасын эшли — су һәм электр үткәрә, канализацияне яңадан торгыза. Бинаның эчке стеналары төзелә һәм тәрәзәләр һәм фасадларын буяу эшләре башлана[15].

Реставраторлар бакча һәм төсле бүлмәләрен тергезергә вәгъдә бирә. Сарайда тагын берничә кунакханә номеры, ЗАГС һәм ресторан барлыкка киләчәк[16] .

Биш күзәтү залы килүчеләр өчен ачык, 2017 елның көзеннән анда вакытлыча музей экспозициясе эшли[17][18]. Эшләү техникасы буенча иң кимәтлесе булып алтынланган зур филенкалы ишекләр һәм витражлар белән агач тәрәзәләр тора[19]

2019 елда ике керү брамы, балюстрада белән үзәк төп баскыч төзелә. Аннан хәзер Тадеуш Костюшко усадьбасына һәм матур күлгә күренеш ачыла. Шулай ук казанлык кертелгән, ул сарай бүлмәләрен җылытачак. Чиратта 2019 ел ахырына кадәр – кафе (ул бинаның уң ягында урынлашачак) һәм кунакханә (сулда) — аларның бизәү эшләре тәмамлана.

Сарайны реконструкциялау, 2020 елның көзе

2020 елда сигезле фреска белән үзәк Ак залны яңарту планлаштырыла. Эшләрне XIX гасыр техникасында башкарачаклар, сарай җимерелгәнгә кадәр булган паркет идәннәр һәм люстралар барлыкка киләчәк. Интерьерының төп элементларының берсе буларак ике мичен һәм француз каминын торгызачаклар.

Әгәр барлык да исәп буенча барса, 2020 ел ахырына, проектта каралган бөтен эшләр башкарылачак. Шулай итеп, Коссоводагы Пусловскийлар сараеның 12-еллык реставрациясе тәмамланачак.

Реставрация эшләре төгәлләнгәннән соң объект Брест мәйдан башкарма комитетының мәдәният идаралыгы балансына тапшырылачак һәм сарай-парк ансамбле статусын алачак[20]

Реставрация эшләре төгәлләнгәннән соң биредә зур чаралар, шул исәптән халыкара кимәлдә — мәдәни һәм фәнни конференцияләр, эшлекле очрашулар үткәреләчәк дип фаразлана.

Башка күп кенә сарай һәм замоклар белән беррәттән, Коссово сараеның үз легендасы бар. Мәсәлән, урындагы халык сөйләвенчә, сарайны саклау өчен хужаларына арыслан тоткан, аны төнлә коридорлар буйлап йөрергә чыгарганнар.

Шулай ук риваять буенча, җир асты үтеү юлы булган, аннан бер сәгать эчендә Коссоводан 20 км еракта урнашкан Ружандагы Сапег резиденциясенә барырга мөмкин булган. Җитмәсә, коридор шушындый киң булган, хәтта анда өч атка җигелгән кареталарга утырып барарга мөмкин булган.

Музыкаль риваять хәбәр итүенчә, кемдер икенче каттагы тәрәзә астында басып, кул чаба икән, сарайның көнчыгыш ягында моң авазлары ишетелгән.

Белоруссия почта маркасы

2012 елда сарай сүрәте Белоруссиянең почта маркасында кулланылган.

  • {{{башлык}}} // Литературная газета. — С. 11. (приложение: Лад; вып. 1)
  • Rąkowski Grzegorz, «Czar Polesia», Pruszków 2011
  • Hauser Z., «Nowy ilustrowany przewodnik po zabytkach kultury na Białorusi», Warszawa 2005
  1. https://heritage.gov.by/catalog/palatc-puslouskikh
  2. 2,0 2,1 Naviny.by/Туризм/06 мая 2015 года/ Коссовскую жемчужину поднимут из руин(үле сылтама)
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Коссово, дворец Пусловских (Коссовский дворец
  4. Дворец Пусловских в КоссовоКалып:Недоступная ссылка
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Экспресс новости, информационно-аналитический еженедельник/ №31 (311), 1-7 августа, 2003 года /Оксана Яновская/Земля Тадеуша Костюшко
  6. 6,0 6,1 Tomin.by/Дворец Пусловских (Коссовский замок)
  7. Постановление Совета Министров от 03.06.2016 № 437 О некоторых вопросаз обеспечения сохранности историко-культурных ценностейКалып:Недоступная ссылка
  8. Лазука Б. А. Беларуская архітэктура XIX — пачатку XX стагоддзя // Гісторыя сусветнага мастацтва. Рускае і беларускае мастацтва XIX — пачатку XX стагоддзя. — Минск: Беларусь, 2011. — С. 351. — 431 с. — ISBN 978-985-01-0880-7. Был һылтанма бит
  9. Лазука Б. А. Беларуская архітэктура XIX — пачатку XX стагоддзя // Гісторыя сусветнага мастацтва. Рускае і беларускае мастацтва XIX — пачатку XX стагоддзя. — Минск: Беларусь, 2011. — С. 351. — 431 с. — ISBN 978-985-01-0880-7.
  10. 10,0 10,1 Лазука Б. А. Беларуская архітэктура XIX — пачатку XX стагоддзя // Гісторыя сусветнага мастацтва. Рускае і беларускае мастацтва XIX — пачатку XX стагоддзя. — Минск: Беларусь, 2011. — С. 351. — 431 с. — ISBN 978-985-01-0880-7.
  11. Несцярчук Замкі, палацы, паркі Берасцейшчыны
  12. Дзяржаўны спіс гісторыка-культурных каштоўнасцяў РБ
  13. Aftanazy. Dzieje rezydencji na dawnych kresach Rzeczypospolitej. Tom 2
  14. Федорчук Анатолий Тарасович. «Старинные усадьбы Берестейщины». Минск, издательство «Беларуская Энцыклапедыя імя Петруся Броўкі», 2004 год. 576 страніц. ISBN985-11-0305-5.
  15. NEST, недвижимость и строительство/23 декабря, 2012/ Коссовский дворец возрождаетсяКалып:Недоступная ссылка
  16. Коссово. Дворец Пусловских
  17. Настасья Занько.Рабочие о реставрации Коссовского дворца: «Хоть крыша из металлочерепицы, но фасад - как при Пусловских». Комсомольская правда.Дата обращения: Январь 18, 2016.
  18. Елеена Трибулева.Графские сокровища Коссовского дворца. Вечерний Брест.Дата обращения: Январь 13, 2016.
  19. С кафе и гостиницей. В 2020 году планируется завершить реставрацию Коссовского дворца. TUT.BY(8декабря 2019).Дата обращения: 8 декабря 2019.
  20. С кафе и гостиницей. В 2020 году планируется завершить реставрацию Коссовского дворца. TUT.BY (8 декабря 2019);Дата обращения: 8 декабря 2019.