Пучы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пучы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пучы
География
АТБ Пучы авыл җирлеге
Ил Россия
ГАТОБК коды 92205000036 Edit this on Wikidata
ГМБТК коды 92605441101 Edit this on Wikidata
Почта индексы 423730 Edit this on Wikidata

Пучы (рус. Поисево) – Татарстан Республикасы Актаныш районындагы авыл. Чаллы-Уфа юлының уң ягында урнашкан.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пучы авылы уртасыннан Сарашлы елгасы ага. Тирә-якта Мазар елгасы, Ык елгасы, Кара Яр сулыгы, Өч аеры күле, Килтекәй чокыры бар. Пучыда Кәлтә елан чишмәсе, Салкын чишмә, Әнәк чишмәсе, Әхмәт чишмәсе челтерәп ага. Пучының чишмәләрен карап, чистартып торалар, махсус чишмә йортлары эшләнгән.

Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта Очлы сырт дип йөртелгән калкулык бар. Якын-тирәдәге урманнар: Әнәк урманы, Уразлы урманы, Бәләкәй урман, Бүләк урманы. Авыл янындагы зиратны үткәч, Сабан туе уздырыла торган зур бер алан бар. Кайсы якта урнашуларына карап, басуларга да исемнәр бирелгән: Кара Яр ягы, Килтекәй ягы, Бүләк урманы. Күперләрнең дә шулай ук исемнәре бар: Маслопром күпере, Мәчет күпере, Тәкәрлек күпере.

Зират авылга терәлеп үк тора. Ул агачлык эчендә, тирә-юне койма белән әйләндереп алынган. Зиратны карап, чистартып торалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пучы авылының Мәэлүфә Мирзаян кызы Мирзаянова сөйләвенә караганда, 1553 еллар тирәсендә Пучы якларына Пучы һәм Тучы исемле кешеләр килгән. Тучы моннан киткән, ә Пучы дигәне, урман кисеп, агач төпләп, өй салган һәм шунда яши башлаган. Авыл исеме килеп чыгышын шушы Пучы исеменә бәйләп аңлаталар.

Авылда ясаклы татарлар яшәгән. 3 ревизия (1762 ел) материаллары буенча, 147 җан[1], 4 ревизия (1782 ел) буенча, 112 җан[2], 7 ревизия (1816 ел) буенча, 272 җан[3] типтәр сословиясенә кергән татар ир-аты яшәгән.

Пучы уртасыннан Сарашлы елгасы ага. Тирә-якта Мазар елгасы, Ык елгасы, Кара Яр сулыгы, Өч аеры күле, Килтекәй чокыры бар. Пучыда Кәлтә елан чишмәсе, Салкын чишмә, Әнәк чишмәсе, Әхмәт чишмәсе челтерәп ага. Пучы чишмәләрен карап, чистартып торалар, матур итеп кечкенә чишмә йортлары салып куйганнар. Күп хуҗалыкларның ишегалдында, бакчаларында кое яисә колонкалар бар. Пучыдан югарырак урнашкан Нефтьчеләр поселогында һәр өйгә кайнар һәм салкын су кертелгән.

Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта Очлы сырт дип йөртелгән калкулык бар. Якын-тирәдәге урманнар: Әнәк урманы, Уразлы урманы, Бәләкәй урман, Бүләк урманы. Авыл янындагы зиратны үткәч, Сабан туе уздырыла торган зур бер алан бар. Кайсы якта урнашуларына карап, басуларга исемнәр бирелгән: Кара Яр ягы, Килтекәй ягы, Бүләк урманы. Күперләр дә, урнашкан җиренә карап, Маслопром күпере, Мәчет күпере, Тәкәрлек күпере дип йөртеләләр.

Пучыда өч районны (Актаныш, Сарман, Мөслим) берләштергән, ике катлы, 55 урынлык, яхшы җиһазландырылган өлкәннәр йорты салынган. Анда караучысы булмаган өлкәннәр тәрбияләнә.

Авылда унберьеллык мәктәп бинасы дүрт катлы итеп салынган, стадионы, зур бакчасы һәм китапханәсе бар. Пучы белән Әнәк авыллары арасында яңа Мәдәният йорты төзелгән. Ул ике катлы, бассейны да бар.

Зират авылга терәлеп үк тора. Ул агачлык эчендә, тирә-юне койма белән әйләндереп алынган. Зиратны карап, чистартып торалар.

Пучы – матур авыл, халкы тырыш, йортлары нык.

1935-59 елларда ТАССРның Калинин районы үзәге була[4]. 12.10.1959 елдан Актаныш, 01.02.1963 елдан Минзәлә, 12.01.1965 елдан Актаныш районнарына карый[5].

Актаныш яклары – дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәриф улы Шәймиевнең (1937) туган төбәге. Ул Әнәк авылында туып үсә, башлангыч белемне дә шунда ала, урта мәктәпне Пучы авылында тәмамлый.

Минтимер Шәрипович – Россиядә федерализм принципларын көчәйтүгә, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгытуга, республикада иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тотрыклылык булдыруга зур әһәмият бирүче, җәмгыятьнең рухи һәм мәдәни үсешен, социаль-икътисади хәлен яхшыртуны комплекслы программа нигезендә тормышка ашыру юнәлешендә эзлекле эш алып баручы шәхес. Ул Татарстанда яшәүче халыкларның үзара дуслыгы өчен тиешле шартлар тудыруга, милләтара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә, Татарстанның якын һәм ерак чит илләр белән эшлекле хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытуга зур көч куя.

Хәзер Пучы белән Әнәк авыллары кушылып ук беткәннәр.

Социаль уңайлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пучыда 55 урынлы өлкәннәр йорты, участок хастаханәсе бар.

Авылда урта мәктәп бар, бинасы өч катлы итеп салынган, стадионга, зур бакчага һәм китапханәгә ия. Пучы белән Әнәк арасында Мәдәният йорты салынган, ул ике катлы, бассейнлы.

Авылда ике мәчет, берсе – 19 гасырда салынган, тарихи истәлек булып тора. Икенчесе 2008 елда ачылды.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

                                                    Халык саны
                               1795г. — 373   1816г. - 532  1859г. - 1161, 1870г. - 1319,
                               1884г. - 1567, 1897г. - 2322, 1906г. - 2420, 1913г. - 2568,                                                                                                              
                               1920г. - 2457, 1926г. - 2001, 1938г. - 1965, 1949г. - 1936,
                               1958г. - 2344, 1970г. - 2490, 1979г. - 2119, 1989г. - 1562,
                               2002г. - 1383, 2010г. - 1409, 2015г. - 1257 кеше (татарлар). 

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 95. — 192 с. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.
  2. Там же. С.175.
  3. Западные башкиры по переписям 1795–1917 гг. / Асфандияров А.З., Абсалямов Ю.М., Роднов М.И.. — Уфа: Китап, 2001. — С. 96. — 712 с. — ISBN ISBN 5-295-02548-9.
  4. Татар энциклопедия сүзлеге /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. б.511. ISBN 5-902375-01-0
  5. Татарская энлопедия /гл.ред. М.Х.Хасанов, ответ.ред. Г.С.Сабирзянов. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. Т.4: М-П. с.659. ISBN 978-5-902375-05-0

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фирдәүс Гарипова. Рухи башкалабыз. — Казан: Мәгариф, 2005. — Б. 250. — 174 б.
  • Коллектив, баш ред. М.Хәсәнов. Татарстан Республикасынын торак пунктлары = Населенные пункты Республики Татарстан. — Казань: ТЭ, 1997.