Пуштуннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Пуштуннар
Major ethnic groups of Pakistan in 1980.jpg
Әфганстанда һәм Пакьстанда пуштуннар яшәгән җирләр (яшел төс)
Үз аталышы: پښتون‎ , паштун, пәхтүн
Гомуми саны: якынча 42 миллион
Таралышы: Пакьстан: 28 млн

Әфганстан: 13 млн
БГӘ: 315 мең
Иран: 110 мең

Тел: Пушту теле, Урду теле, Дари теле
Дин: Ислам (сөнни)
Якын халык: памирлылар
Килеп чыгуы: Бактрия
Пуштун төньяк Пакьстаннан

Пуштуннар, паштуннар, пәхтүннәр (пушту پښتون‎ көнб. [paʂtun], көнч. [paxtun], фарсы پختون‎ [pæχtun], урду پٹھان, һинди पठान paṭhān [pəʈʰaːn]) яки әфгани (фарсы افغانی‎ [æfʁɒːniː]) — Әфганстанның көньягында һәм Пакьстанның төньяк-көнбатышында яшәүче иран телле халык.

Әфган, Василий Верещагин рәсеме, 1868

Көнчыгыш иран төркемендәге пашто телендә сөйләшә, күчмә гореф-гадәтләргә (номадизмга), Пуштунвалай намус кодексына һәм киң тармакланган ыруг-кабиләләр төзелешенә хас булган халык.

Пуштунннар халкының саны төгәл билгесез, чөнки сугышлардан соң, 1979 елдан бирле җан исәбен алу үткәрелми. Ләкин пуштуннарның якынча саны 42 млн. кеше дип бәяләнә, аларның нибары 30% Әфганстанда тора, анда алар илнең өстен этносы булып тора.

Пушту теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пушту теле - фарсы теленнән соң иң зур көнчыгыш иран теле, анда шактый күп сөйләмнәр бар.

Пуштуннар - ыруг-кабиләләр төзелешенә хас булган дөньяның иң зур халкы: якынча 60 зур кабилә 400 ыругка бүленә. Пуштун кабиләсе - кавем (قوم/کوم) дип атала.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче караш буенча пуштун яки пахтун атамасы борынгы иран телендә *parswāna- "parsū халкының кешесе" дигән сүз.

Икенче караш буенча пуштун борынгы юнан телендә пакти яки пакту (юнанча Πάκτυες) сүзеннән чыккан, аларны Һеродот телгә алган. Пактһа халкы БЭК 1700-1100 елда язылган "Ригведа" борынгы һинд әдәби һәйкәлендә телгә алынган. Бу караш нигезендә Әфганстанда ике виләят Пактия һәм Пактика дип аталган.

Индо-ариләр телендә пуштуннар патан дип йөртелгән.

VI гасырдан фарсылар пуштуннарны әфгани (افغانی‎ [æfʁɒːniː]) дип йөртәләр, шуннан Әфганстан атамасы чыккан.

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пуштун этносының чыгашы төгәл билгесез. Ләкин өстен булган караш буенча пуштуннарның тамырлары борынгы Бактриядән чыккан, шуңа күрә әфганнәр ариләр чыгышына ия ихтимал. Ләкин әфган сүзе - avagāṇa һәм аśvaka - борынгы камбоҗалар (бер һинд кабиләсе) атамасына охшашлыгы сәбәпле әлеге кавем белән бәйлиләр.

Пашто теле Памир телләренә охшаш, шуңа күрә индо-ариләр чыгышы да исәпкә алырга кирәк.

Әлбәттә, соңрак әлеге төбәккә күп кенә төрле күчмә халыклар күчеп килгәннәр: саклар, тохар-кушан, эфталитлар, төрки халыклар һ.б., алар да өлешчә кушылганнар.

Бер караш буенча борынгы болгарлар - заманча татарларның бабаларының берсе - нәкъ Бактриядән килгән, шулай итеп бу караш буенча пуштуннар да татарларга кардәш халык булып чыга. Ләкин Балһара патшалыгы нигезендәге карашны рәсми тарих әлегә кабул итми.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]