Пычак авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пычак авылы тарихы latin yazuında])
   Иван Грозный яулары үткәннән соң, Пычак авылына нигез салынган. Сөйләүләренә караганда ,Нократ елгасының көньяк ягында урнашкан Күбәләү авылыннан өч бертуган килеп урнашканнар.Икесенең генә исеме билгеле : Газиз һәм Гафар.Алар агачларны кисеп, үзләренә йорт салганнар.Ерак түгел бакыр чыганагы табып , бакыр чыгару белән шөгыльләнгәннәр.Бу җирләрнең байлыгы турында башка авыл кешеләре дә ишеткән.Шуның нәтиҗәсендә Газиз белән Гафар абзыйларның күршеләре күбәйгән.Урман кисеп , чәчүлек җирләре әзерләп, игенчелек һәм терлекчелек иткәннәр.Ләкин авыл янында зур сазлык булып, чебен – черкигә түзә алмыйча, авылыбызның хәзерге урынына күчеп утырганнар.Ирләр аучылык иткәннәр,һәрвакыт пычак  белән коралланып йөргәннәр.Шуңа күрә аларны башка  авыл халкы пычаклылар дип йөрткәннәр.Шуннан авылыбызның атамасы Пычак булып калган.
     Пычак авылы үзенең таза тормышлы кешеләре белән дан тоткан.Мәсәлән, Дәүләт Әхмәтшин  шушы авылда 150 кеше эшләгән итек фабрикасы , тирә – юньдә берничә кибете , Кукмарада  ике катлы йорты,кибетләре булган..Хисам Фәрхетдинов, Шәймәрдән Хисамов, Хаҗи Хәмзиннәр дә заманына күрә бай булып кибетләр тотканнар. Әхмәт һәм Шәймәрдән байларның да  ике катлы йортлары,зур кибетләре була.  
      Хисам бай  тукымалар белән сату иткән.  Хәзергесе көндә бу кибет склад ролен үти .
      Колхозлашу елларында шушы байлар  авылдан куылалар. Дәүләт , Хисам, Әхмәт байларны – Себергә, Шәймәрдән байны Магнитогорскийга сөрәләр.
     Пычак авылы-татарның тагын  бер батыр улын –Мәсәгутъ Гомәровны биргән төбәк ул.