Эчтәлеккә күчү

Пыяла мәчет (Һиндстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пыяла мәчет (Һиндстан) latin yazuında])
Мәчет
Пыяла мәчет
Мәдинә мәчете
Ил Һиндстан
шәһәр Мегһалайя штаты, Шиллонг[d]
Координатлары 25°34′01″ т.к.. 91°52′41″ кч.о.HGЯO
Дин Ислам
Мәхәллә Шиллонг мөселман берлеге 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Төп даталар:
2012 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Пыяла мәчет, шулай ук Мәдинә мәчете (гарәп. مسجد المدينة شيلونغ‎, ингл. Madina Mosque) ― Һиндстанның Мегһалайя штатының башкаласы Шиллонг шәһәрендә урнашкан, Һиндстанда беренче һәм бердәнбер пыяла мәчет[1], бу Һиндстанны пыяладан төзелгән мәчете булган өченче ил итә. Мәдинә мәчете илнең төньяк-көнчыгышында иң зур мәчет булып тора.

Мәчет ел ярым дәвамында, Шиллонг мөселманнары берлеге акчасына һәм аерым мөселманнарның иганә акчасына төзелгән. Мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләр арасында христианнар һәм индуистлар да булган.

2008 елда нигезләнгән Шиллонг мөселманнары берлегенең (генераль секретаре Сәйдулла Нонгрум[d])[2] ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ачык, гает намазлары уку өчен гыйбадәт залы гына булган[3].

2012 елның 18 октябрендә Пыяла мәчетнең тантаналы ачылышы булган.

Дүрт катлы мәчет, традицион төзелеш материаллары белән чагыштырганда, чагыштырмача арзан булу сәбәпле, пыяладан төзелгән[4]. Гыйбадәт йортының гөмбәзе һәм манаралары тулысынча пыяладан эшләнгән. Мәчет биеклеге 36 метр (120 фут) һәм киңлеге 18 метр (61 фут) булган дүрт катлы бинадан гыйбарәт. Бина ~2000 кеше сыйдырышлы. Проектлау вакытында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар каралган. Мәчетнең үзенчәлеге ― шулай ук төнге яктырту. Төзүчеләр уйлаганча, мондый бизәк мәчетне мәхәллә кешеләре өчен генә түгел, яңа туристлар өчен дә кызыклы итә.

Мәчет барлык диннәрнең бердәмлеге символы буларак төзелгән. Бинада үзәк гыйбадәт залы, берничә кечкенә гыйбадәт бүлмәсе һәм эчке ишегалды бар. Территориядә «Марказ» теология институты урнашкан, анда булачак имамнар белем ала, ачык лекцияләр һәм дәресләр уза. Мәдинә мәчете заманча Ислам китапханәсе белән җиһазландырылган. Мәчет комплексына шулай ук «Мехера» исемле ятим балалар өчен приют керә, анда инде 51 бала урнашкан[5].

  1. Gupta, Saibal. First glass mosque in the country, Deccan Herald (19 November 2018).
  2. India's first glass mosque in Shillong (en-IN), The Hindu (2012-10-15).
  3. Country gets first glass mosque, built mostly by Hindus, The Peninsula, Qatar (16 October 2012).
  4. Srivastava, Priya. Exploring Shillong’s Madina Mosque: India’s only glass mosque, The Times of India (20 June 2023).