Эчтәлеккә күчү

Пьянобор мәдәнияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пьянобор мәдәнияте latin yazuında])
Пьянобор мәдәнияте
Тимер гасыр
Географик төбәк

Чулман буе

Локализация

Чулман һәм Нократ елгасының ярларында

Датировка

б. э. к. II гасыр—II/IV гасыр

Йөртүчеләр

пермьлылар

Тикшеренүчеләр

В. Ф. Генинг, Р. Д. Голдина

Дәвамчанлык
Ананьино мәдәнияте
Кара Абыз мәдәнияте
Мазунино мәдәнияте
Азелино мәдәнияте

Пьянобор культурасы (мәдәнияте) — археологик мәдәният (мәдәни-тарихи җәмгыять), алар безнең эрага кадәрге II гасырдан — безнең эраның II/IV гасырларында Түбән Кама буенда һәм Нократ елгасы буенча яшәгәннәр. Ул таркалган Ананьино мәдәни-тарихи җәмгыяте нигезендә формалаша.

Пьянобор культурасы 1880 елда ачылган Пьяный Бор авылы янында (хәзерге вакытта Татарстанда Кызыл Бор) ике каберлек буенча аталган.

Пьянобор һәйкәлләре безнең эрага кадәрге II гасырдан алып безнең эраның II гасырга кадәр Кама елгасының уң яры буйлап, Агыйдел елга тамагына кадәр, 90 км арада һәм Башкортстанның Агыйдел елгасы һәм аның кушылдыклары буенча (Чулман яр буе) территориясендә дә 90 км. га якын урнашканнар. В. Ф. Генинг һәйкәлләрнең бу тыгыз төркемен Чегандин мәдәнияте дип атарга тәкъдим иткән. Пьянобор һәйкәлләрен ул түбән Кама буенда Мазунин мәдәниятенә һәм Нократ бассейнында Азелигә бүлгән. Р. Д. Голдина Нократ һәм Пижмадагы соңгы пьянобор һәйкәлләрен һәм Худяк мәдәниятен аерып чыгара.

Ике типтагы шәһәрчекләр булган: кечкенә крепостьлар мәдәният читендә һәм үзәк җирләрдә зур крепостьлар.

Халык ауны, терлекчелекне, балыкчылыкны, бортчылыкны һәм игенчелекне үз эченә алган комплекслы хуҗалык алып барган. Тимернең роле сизелерлек арта, тимерчелек һөнәре массакүләмгә әверелә: Буй шәһәрлеген казу вакытында 186 тимер кельттан торган зират табылган. Пьяноборчыларның хатын-кызлар күмелгән урыннары бронза бизәнү әйберләренең күп булуы белән аерылып тора (бер кешегә 2 кг.га кадәр үлчәмдә). Пьянобор бизәнү әйберләре Көнбатыш Себердән алып Ока елгасы буйларына кадәр җитә, шул ук вакытта пьянобор каберлекләрендә Мисыр зәңгәр фаянсыннан арыслан һәм коңгыз фигуралары, боспор фибулалары, Рим пыяла касәсе ватыклары, сармат бронза көзгеләре ачыкланган.[1]

Пьяноборлыларның тышкы кыяфәтендә Европа мезоморфлы урта йөзле морфологик тип өстенлек итә.[2]

Пьянобор халкының матди культурасы тибы удмуртларның ата-бабалары белән бәйле.[3].

  1. Наговицин Л. А., Иванова М. Г. Первобытнообщинный строй на территории Удмуртии // Материалы по истории Удмуртии. Ижевск, 1995. С. 32-34.
  2. Ефимова С. Г. Палеоантропология Поволжья и Приуралья. М.: Изд-во МГУ, 1991. С. 14.
  3. Бунак В. В. Происхождение и этническая история русского народа. М.: Наука, 1965. С. 263.