Пётр Дементьев (1907)
Пётр Дементьев | |
---|---|
Вазыйфада 2 март 1965 – 14 май 1977 | |
Аңа кадәр | вазифа яңадан барлыккка килгән; ул ук, ССРБ МШ авиацион техникасы буенча Дәүләт комитетының рәисе буларак |
Дәвамчысы | Василий Казаков |
ССРБ авиацион техникасы буенча Дәүләт комитетының рәисе — ССРБ министры | |
Вазыйфада март 1963 – 2 март 1965 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыккка килгән; ул ук, ССРБ Министлар Шурасының авиацион техникасы буенча Дәүләт комитетының рәисе — ССРБ министры |
Дәвамчысы | вазифа юкка чыгарылган; ул ук, ССРБ авицион сәнәгате министры буларак |
Вазыйфада 14 декабрь 1957 – март 1963 | |
Аңа кадәр | ул ук, ССРБ авиацион сәнәгате министры |
Дәвамчысы | ул ук, ССРБ авиацион техникасы буенча Дәүләт комитетының рәисе — ССРБ министры |
ССРБ авиацион сәнәгате министры | |
Вазыйфада 24 август 1953 – 14 декабрь 1957 | |
Аңа кадәр | вазифа яңадан барлыккка килгән; Михаил Хруничев |
Дәвамчысы | ул ук, ССРБ Министлар Шурасының авиацион техникасы буенча Дәүләт комитетының рәисе — ССРБ министры |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 24 гыйнвар 1907 Яңа Үби, Буа өязе, Сембер губернасы, Русия империясе (хәзер Чүпрәле районы, Татарстан |
Үлгән | 14 май 1977 (70 яшь) Мәскәү, РСФСР |
Сәяси фирка | ВКП(б) (1938 елдан) |
Белем | Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d] |
Сугышлар/бәрелешләр | Алман-совет сугышы |
Пётр Василий улы Дементьев (24.1.1907, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы - 14.5.1977, Мәскәү), генерал-полковник-инженер (1976), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы (1941[1], 1977).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Н.Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен (1931, Мәскәү) тәмамлый. 1931 елдан гражданлык һава флотының фәнни-җитештерү институтында эшли. 1934-41 дә цех башлыгы, баш инженер, Казан авиация заводы директоры.
1941 дән СССР авиация сәнәгате халык комиссарының 1 нче урынбасары, 1946 дан министр урынбасары, 1953-57 дә һәм 1965 тән министры. 1957-65 тә Авиация техникасы дәүләт комитеты рәисе. 1956 дан КПСС Үзәк Комитет әгъзасы. 1954-77 дә СССР Югары Совет депутаты. СССР Дәүләт бүләге авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелә (1953).
Бүләкләүләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тугыз Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казанның бер урамы, Казан авиация-техник көллияте Дементьев исемен йөртә,
- һәйкәл-бүс (авторлары - скульп. М.К. Аникушин, архитектор М.Х. Агишев) һәм мемориаль такта куелган.
- 2017 елның 11 маенда Үбидә музее ачылган.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе(үле сылтама)
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ЫРĂ ĔÇ ПАРХАТАРА ТИВĔÇ 2012 елның 9 апрель көнендә архивланган.
- 24 января — 100 лет со дня рождения П.В. Дементьева — организатора авиапрома СССР 2007 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.
- «Хитрый чуваш»(үле сылтама)
- ↑ «О присвоении звания Героя Социалистического Труда т.т. Шахурину А. И., Дементиеву П. В., Воронину П. А., Третьякову А. Т.» от 8 сентября 1941 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1941. — 13 сентября (№ 39 (154)). — С. 1.