Пётр Курасанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Курасанов latin yazuında])
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Курасанов.
Җенес ир-ат
Туу датасы 25 гыйнвар 1917(1917-01-25)
Туу урыны Казан губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 14 февраль 2008(2008-02-14) (91 яшь)
Үлем урыны Омск, Россия
Җирләнгән урыны Иске Төньяк зират[d]
Һөнәр төре офицер
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Гаскәр төре артиллерия[d]
Бүләкләр
Кызыл Байрак ордены Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены Советлар Берлеге каһарманы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Александр Невский ордены

Курасанов Пётр Семёнович (1917-2008) – Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Курасанов Пётр Семёнович 1917 елның 25 гыйнварында Чирмешән районының Чирмешән авылында туган. 1935 елдан Казан укытучылар институтында укый, 1937 елда Беренче Май районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый. Лейтенант Пётр Курасанов Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән. Көньяк-көнбатыш фронтта сугыша, гаубица-артиллерия полкында взвод командиры була. Берлинны штурмлаганда совет гаскәрләре юлында хәрби-диңгез училищесының бик зур биналарын бердәм оборона комплексы итеп туплаган көчле каршылык очрый. Майор Курасанов училищега илтә торган юлларны өйрәнеп, полкның берничә батареясын үзе туры наводкага чыгара. Көчле ут ярдәмендә биналар җимерелә, немец гарнизонының күпчелеге шунда һәлак була. 4 танк, 3 штурм, 6 артиллерия орудиясе, 10 миномет, 12 пулемёт, 600 солдат юкка чыгарыла. Укчы һәм танк подразделениеләре училище территориясенә бик тиз үтеп керәләр һәм бу совет гаскәрләренең Берлинга бару юлында мөһим роль уйный. ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1945 ел 31 май Указы белән Пётр Семёнович Курасановка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]