Пётр Лебедев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Лебедев latin yazuında])
Пётр Лебедев
Туган 11 (23) август 1885
Пырятын[d], Пирятинский уезд[d], Палтау губернасы, Россия империясе
Үлгән 3 май 1948(1948-05-03) (62 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник институты[d] һәм Петербург император университеты[d]
Һөнәре җирбелгеч, профессор
Эш бирүче Ростов дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]

Петр Лебедев (18851948) — совет геологы, СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1939 ел), Ростов дәүләт университеты ректоры (1921-1922).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пётр Иванович Лебедев 1885 елның 11 (23) августында Полтава губернасының Пирятин шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Ул 1904 елда Омск гимназиясен тәмамлый.
  • 1904 елдан 1909 елга кадәр Петербург политехник институтында укый.
  • 1912 елда Петербург университетының физика-математика факультетын тәмамлый.
  • 1934 елда П. И. Лебедевка геология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1913 елдан 1914 елга кадәр Дондагы Ростовта Төньяк Кавказ университетында Минералогия кабинетында эшли.
  • 1920 елдан 1923 елга кадәр физика-математика факультеты деканы, Төньяк Кавказ дәүләт университеты ректоры, идарә әгъзасы була.
  • 1929 елдан 1931 елга кадәр Ленинград тау институтында эшли, минералогия буенча лекцияләр укый, 1936-1937 елларда Мәскәү нефть институтында петрография буенча лекцияләр укый.
  • 1934-1935 елларда СССР Фәннәр академиясенең Петрография институты директоры урынбасары булып эшли.
  • 1935-1936 елларда - СССР Фәннәр академиясенең Геология төркеме рәисе урынбасары, 1936-1937 елларда СССР ФА Ерак Көнчыгыш филиалы Геология секторы башлыгы һәм рәис урынбасары булып эшли.
  • 1939 елның 29 гыйнварыннан - петрология, минералогия, биохимия белгечлеге буенча СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

1945 елдан 1948 елга кадәр П. И. Лебедев СССР Фәннәр академиясенең Геология фәннәре институтының Минералогия һәм геохимия бүлеге мөдире булып эшли. Ростов дәүләт университетында белем бирә — Дондагы Ростов университетының геология-туфрак факультетында геохимия буенча лекцияләр укый.

  • 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Зур Кавказ экспедициясен җитәкли.

Петр Иванович Лебедев 1948 елның 3 маенда Мәскәүдә вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Геолого-петрографические исследования Малого Хингана. — М.-Л.: Изд. АН СССР, 1939.

• Петрографические исследования на острое Валааме. — СПб.: Тип. Шредера, 1913.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лебедев Пётр Иванович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Белянкин Д. С. [и др.], Пётр Иванович Лебедев, «Известия Акад. наук СССР. Серия геологич.», 1948, № 6
  • Пётр Иванович Лебедев, М., 1952 (Акад. наук СССР. Материалы к библиографии учёных СССР. Серия геологич. наук, вып. 10)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]