Пётр Лесгафт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Пётр Лесгафт
П. Ф. Лесгафт (фото конца XIX в.).jpg
Туган телдә исем Пётр Франц улы Лесгафт
Туган 20 сентябрь 1837(1837-09-20)
Санкт-Петербург
Үлгән 28 ноябрь 1909(1909-11-28) (72 яшь)
Мисыр
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Милләт алман
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Альма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре анатом
Җефет Елизавета Юргенс
Балалар улы Борис (1866-1944), хәрби табиб
Ата-ана
  • Иоһанн Отто Петер Лесгафт (әти)
  • Һенриетта Луиза Адам Лесгафт (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Орден Святого Станислава III степени
Commons-logo.svg Пётр Лесгафт Викиҗыентыкта

Пётр Лéсгафт, Пётр Франц улы Лесгафт, рус. Лесгафт Пётр Францевич (1837 елның 20 сентябре, Санкт-Петербург1909 елның 28 ноябре (11 декабрь), Мисыр) — анатом, педагог, җәмәгать эшлеклесе, медицина докторы (1865), хирургия докторы (1868). Казан (1868-1871) һәм Петербург (1886-1897) университетлары профессоры. Россия империясендә физик тәрбия турында фәнгә һәм дәвалау гимнастикасына нигез салучыларның һәм хатын-кызларга югары белем бирүне оештыручыларның берсе. Анатомия, биология, педагогика, сөяк төзелеше, суставлар һәм мускуллар эшчәнлеге турында гыйльми хезмәтләр авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

П.Ф. Лесгафт.
PhotoKzn.ru

1837 елның 20 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә ювелир гаиләсендә өченче бала булып туган. Әтисе улын аптекага укырга бирә, ләкин әлеге һөнәрне ошатмыйча, улы аннан китә. Әтисе, ачуы килеп, улына белем алырга ярдәм итүне туктата. Шул көннән Пётрга үз көнен үзе күрергә туры килә. Абыйсы Александр ярдәме белән, берничә еллык программаны берьюлы тапшырып, Изге Анна укуханәсенең ир-балалар бүлеген көмеш медальгә тәмамлый һәм Петербург медицина-хирургия академиясенә укырга керә. Гаиләсеннән ярдәм булмагач, шәхси дәресләр биреп булса да, укуын өзми, академиядә яратып, тырышып укый. Аның остазлары профессорлар химик Н.Н. Зинин һәм анатом В.Л. Грубер була. 1861 елда академияне бик яхшыга тәмамлагач, аны әлеге уку йортында анатомия фәнен укытырга калдыралар.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1868 елның көзендә Казан университетының физиологик анатомия кафедрасына мөдир һәм профессор итеп сайлыйлар. Билгеле шәкертләреннән берсе — Вера Фигнер, Сара Шакулова (Санкт-Петербургта курсларда укый). 1871 елда Казан уку округы попечителе П.Д. Шестаковның башбаштаклыгына һәм Казан университетының администрациясе эшчәнлегенә протест белдергән өчен университеттан куыла.

«Лесгафт эше»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1863 елда Казан университетында уку йортына бераз мохтариятлек бирүче яңа устав кабул ителә. Ректорны сайлап кую кертелә, шуңа бәйле рәвештә уку йортының эчке мәсьәләләрен хәл итәргә хокуклы булган коллегияле орган — галимнәр шурасының дәрәҗәсе үсә. Казан уку округы попечителе П.Д. Шестаков әлеге яңалыкларга каршы була. Бәйсез холыклы яшь галим Лесгафт Шестаковның яңа уставка каршы килүче кыланышлары турында «Санкт-Петербургские ведомости» газетасында 1871 елның гыйнварында имзасыз гына мәкалә бастыра. Мәкалә астында имза булмагач, Лесгафтны җәзага тарта алмыйлар. Шул ук елның 23 сентябрендә әлеге газетада П. Лесгафт (бу юлы тулы имзасын куеп) «Казан университетында ниләр булып ята» дигән икенче мәкаләсен бастыра. Уку йортында хөкем сөргән тискәре мохит аркасында, профессорлар Ковалевский, Вагнер, Павловның университетны ташлап чыгуларын, аларның кафедраларын очраклы кешеләр җитәкләве нәтиҗәсендә уку йортының дәрәҗәсе һаман саен түбән тәгәрәве турында яза. Әлеге мәкалә бөтен ил буенча шау-шу тудыра. 1871 елның октябрендә П.Д. Шестаков тырышлыгы буенча, патша Александр II фәрманы белән, П. Лесгафт, алга таба укыту эшчәнлеге алып бару тыелып, университеттан чыгарыла[1]. Аны кууга протест белдереп, 7 профессор (Н.А. Головкинский, А.Я. Данилевский, В.Г. Имшеницкий, В.В. Марковников, А.И. Якобий, А.З. Голубев, П.И. Левитский) эштән китү турында гариза яза. Студентлар анатомия кафедрасына яңа укытучы билгеләүне теләмиләр, протестлар язалар, демонстрацияләргә чыгалар,

Петербургта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1872-1874 елларда Медицина-хирургия академиясе каршындагы табиб хатын-кызлар курсларында анатомия буенча дәресләр алып бара.
1874-1888 елларда хәрби уку йортларында физик тәрбия эшен оештыру белән шөгыльләнә.
1877 елда офицерлар өчен уку-гимнастика курслары оештыра.
1886-1897 елларда Петербург университетында анатомия буенча лекцияләр укый.
1893 елда шәкерте миллионер И.М. Сибиряков бүләк иткән 250 мең сумлык йортта, шул ук шәкерте биргән 200 мең сум акчага Петербург биология лабораториясе оештыра (1924 елда әлеге лаборатория нигезендә оешкан физик тәрбия институтына аның исеме бирелә, хәзерге П.Ф. Лесгафт исемендәге Милли физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек дәүләт университеты). Әлеге лаборатория кысаларында 1896 елда физик тәрбия бирүче хатын-кызлар өчен югары фәнни курслар (1905-1907 елларда Югары ирекле мәктәп) оештыра.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елның 28 ноябрендә (11 декабрендә), сәламәтлеген төзәтергә барган җиреннән Мисырда вафат була. Җәсәде Петербургка кайтарылып, Волков зиратында җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Книга первая. К.: «Заман», 2003.ISBN 5-89052-016-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]