Пётр Хованский Змей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Хованский Змей latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 1648
Үлем датасы 1716
Ата Иван Никитич Хованский[d]
Балалар Василий Петрович Хованский[d][1]
Ыруг Хованские[d]
Хәрби дәрәҗә баярлар[d] һәм ваевуды[d]
Сугыш Астраханское восстание[d], Башкорт күтәрелеше һәм Булавинское восстание[d]

Кенәз Пётр Иванович «Елан» (Кече) Хованский (1648—1709) — рус дәүләт һәм хәрби эшмәкәре, бояр (1677 елдан), полк воеводасы, Мәскәү янындагы Леоново авылы биләүчесе.

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек литва кенәзе Гедимин токымнары атаклы кенәз һәм бояр Хованскийлар ыруы вәкиле. Бояр һәм воевода кенәз Иван Никитич Хованскийның (1675 елда мәрхүм) ике улының кечесе. Олы абые — стольный кенәз Иван Иванович Хованский (1645—1701).

1677 елда кенәз Петр Иванович Хованскийга бояр дәрәҗәсе бирелгән. 1682 елда — Хөкөм приказы судьясы, аннары разрядлар тарафыннан төрле полкларда полк воеводасы буларак телгә алына.

Күтәрелешләрне бастыруы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан күтәрелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1706 елда бояр П. И. Хованский Әстерхан күтәрелешен (1705-1706 йй.) бастыруда катнаша. 13 мартта хөкүмәт көчләре Әстерханга керә һәм күтәрелешны бастыра. Күтәрелеш катнашучылары күпләп кулга алынган һәм җәзаланган.

Башкорт күтәрелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1708 елда бояр кенәз Петр Иванович «Йылан» Хованский башкорт күтәрелешен (1704-1711) бастыруда катнаша. Декабрь азагында 1707 елда декабрь азагында Бөек Петр патша башкорт күтәрелешен бастыру өчен бояр кенәз П. И. Хованский командалыгында биш полк җибәрү турында карар кабул итә. 1708 елның гыйнварында П. И. Хованский патша гаскәре белән Казанга килә, башкорт баш күтәрүчеләренең җитәкчеләрен тыныч чаралар белән боларны туктату кирәклегенә ышандырырга тырыша. 2 февральдә Петр Иванович Хованский тәрҗемәче һәм ясаклы татарларны фетнәчеләрнең башлыклары белән очрашуга җибәрә. Сөйләшүләр Казаннан 80 чакрымда яткан Арча даругасында үтә һәм нәтиҗәсез тәмамлана. Баш күтәргән башкортлар Казан өязен бөлгенлеккә төшерүен һәм талавын дәвам иткән. Казан воеводасы Петр Иванович Хованский фетнәчеләргә каршы хөкүмәт отрядларын җибәрә. Осип Бартенев отрядлары Казаннан Арча даругасы буйлап һөҗүмен башлый һәм фетнәчеләрне Уфа өязенә таба чигенергә мәҗбүр итә. Сергиевскидан килгән станица атаманы Невежин җитәкчелегендәге икенче отряд башкортларны Биләр янында тар-мар итә.

1708 елның 22 февралендә кенәз П. И. Хованский үзенең гаскәре белән Казаннан башкорт болачыларына каршы походка чыга. Баш күтәрүчеләр патша баш командующие белән сөйләшү башлаган.

Казан воеводасы Никита Алферович Кудрявцев Петр Хованскийга «бурларның алдагын тыңламаска һәм аларга хәрби көч белән курку салырга» дигән киңәш бирә. Ләкин бояр Петр Иванович Хованский: «Өйрәтмә мине!» дип кенә җавап бирә һәм сөйләшүләр башлый.

Петр Хованский гаскәре белән Казаннан чыга. Патша баш командующие белән сөйләшү башларга җыенган болачыларның башлыклары руслар якынлашкан вакытта Чулман артына чигенә. Татар һәм башкорт улуслары патшага тугрылыкка ант итә башлыйлар. Бер каршылыкка да очрамаган Петр Хованский гаскәре белән һөҗүмен дәвам итә һәм 17 мартта ана Алабугага керә.

Казан воеводасы Никита Кудрявцев, кенәз Пётрны йомшаклыкта һәм эшләп җиткермәүдә гаепләп, Мәскәүгә әләк хатлары яза.

Пётр Хованский Алабугадан күтәрелеш җитәкчеләре белән сөйләшүне яңарткан. Фетнәчеләрнең бер өлеше корал салган. 1708 елның 26 маенда Пётр Хованский, полклары белән Кама елгасы аша чыгып, Чаллыга керә. Баш күтәрүчеләрнең берничә башлыгы Хованский лагерына килә һәм буйсынуын белдерә. Башкорт башлыклары күтәрелешны туктатырга ризалык бирә, ә Пётр Иванович Хованский патша хөкүмәте исеменнән баш күтәрүчеләргә кичерү вәгъдә итә.

Дон казаклары күтәрелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патша Петр Алексеевич кенәз Петр Иванович Хованскийга ике фәрман җибәрә. Беренче грамотада башкорт күтәрелешен бастырган өчен рәхмәт әйтә, ә икенчесе — аңа баш күтәргән Дон казакларына бастырырга куша. Бу күтәрелешне бастыруы турында ул үзе патшага шушылай язган:

«Была баталия с ними великая, и никогда я не помню, чтоб так козаки крепко стояли, а более того, разумею, что крепко стояли беглые драгуны и из полков солдаты, а наибольше полку господина фельдмаршала (Шереметева), как он шел снизу, такоже и других полков».

Фетнәчеләр тулысынча җиңеләләр, хатын-кызлар, балалар һәм олаулар җиңүчеләр кулына төшә. Петр Иванович Хованский Дондагы сигез шәһәрчекне яндырып, утыз тугыз шәһәрчек баш салган һәм патшага тугрылыкка ант иткән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хованские// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Вахит Имамов «Запрятанная история татар» 2014 елның 7 август көнендә архивланган.
  • «Большая Российская энциклопедия» к.34 с.109
  • Лебедев В. И. Булавин восстание (1707-1708). М., 1967.
  • Богуславский В. В. Славянская энциклопедия. Киевская Русь — Московия : в 2 к. — М.: Олма-Бастыргыч, 2005 г.
  1. Pas L. v. Genealogics — 2003.