Пётр Эсеней

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Эсеней latin yazuında])
Пётр Эсеней
Тугач бирелгән исеме: Пётр Спиридон улы Рыбаков
Туу датасы: 8 сентябрь 1926(1926-09-08)
Туу урыны: Есенейсола
Үлем датасы: 14 март 1984(1984-03-14) (57 яшь)
Үлем урыны: Йошкар-Ола

Пётр Эсеней (чын исеме — Пётр Спиридон улы Рыбаков; 8 сентябрь 1926, Есенейсола, Медведево районы, Мари автономияле өлкәсе, РСФСР14 марта 1984, Йошкар-Ола) — совет мари язучысы, драматург, артист, тәрҗемәче, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 8 сентябрендә Есенейсола авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда 17 яшендә фронтка киткән. Демобилизациядән соң авыл советы секретаре булып эшли. 1949—1954 елларда А. Н. Островский исемендәге Ленинград театр институтында укый, республика халык иҗаты йорты директоры, М. Шкетан исемендәге Мари дәүләт драма театры актеры, МАССР Мәдәният министрлыгы методисты, «Марий коммуна» һәм «Яшь коммунист» газеталары редакцияләре хезмәткәре булып эшли.

1954 елда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаган. Мәдәният министрлыгының репертуар җыентыкларында басылган берничә бер актлы пьеса яза. Пётр Эсеней мари теленә Ж. Мольерның «Скапенның Хәйләләре», Ю. Петуховның «Егерме туй елына», Н. Дьяконовның «Курочкиның квартеты», Д. Суптельнең «Днипро шаулый» , А. Мирзагитовның «Куен артындагы елан», А. Макаенкның «Трибунал» һ. б. комедияләрен тәрҗемә итә.

Эсенейның автор пьесалары коллектив җыентыкларда һәм «Ончыко» журналында бастырылган. «Пьеса-влак» китабы 1982 елда Мари китап нәшриятында басылган.

1984 елның 14 мартында Йошкар-Олада вафат була.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петр Эсеней Бөек Ватан сугышы елларында «Хәрби хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]