Пһра Пһром

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пһра Пһром latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Пһра Пһром (Кхмер телендә: ព្រះព្រហ្ម, Преаһ Пром,Таи телендә:พระพรหม, Санскрит телендә: Брахма, ब्रह्मा) ул Буддачылык Ходае Брахманың Кхмер һәм Таи чагылышы, Буддачылык Галәмне өйрәнү фәне буенча ул Брахмалока Ходае (иң олы күк патшалыгы)[1] Пһра Пһром Таиландтан тыш сөйләм телендә Хань Кытай телендә Кытай халык дине табынучылары арасында дүрт йөзле уяу берәү (四面佛, Sìmiànfó) яки дүрт йөзле Ходай (四面神 Simianshen) буларак мәгълүм, алар арасында бу Ходайга ышану соңгы унъеллыкларда таралган булган. Камбоджада бу Һинд дине Ходае исеме белән мәшһүр гыйбадәтханәләрнең берсе булып Та Проһм гыйбадәтханәсе тора.

Табыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камбоджа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брахманың 10-ынчы гасыр Кхмер сурәте, Коһ Кер стиле, Гиме Музее
Ангкордан 11-енче гасыр Кхмер Тримурти сурәте, Пном Пень Милли Музее.

Преаһка яки Брахмага Камбоджада мең еллар буенча табынганнар. Камбоджа тарихы вакытында Брахмага башка Һинд дине Илаһлары белән беррәттән Фунаньда, Ченлада, Ангкорда хәзергәчә кадәр табыналар. Камбоджага беренче мәртәбә Һинд дине Фунань патшалыгы башында йогынты ясаганнар.[2] Брахма поты шулай ук 7-енче гасыр бер Самбор Прей Кук гыйбадәтханәсе һәм хәзер Камбоджа Милли Музееның күргәзмәсендә.[3] Һинд дине Кхмер Империясенең рәсми диннәрнең берсе булган. Камбоджа Angkor Wat изге гыйбадәтханәсе өчен сыену урыны булып тора, бу дөньяда иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе. Кхмер патшалыгында төп табынылган дин булып Һинд дине булган шуннан соң популярлык буенча Буддачылык булган. Элек патшалыкта Һинд дине төп дәүләт дине буларак ихтирам ителгән.[2] Хәзерге вакытта күп Брахма сыннары Камбоджада һәм Чит ил музеенда күргәзмәләрдә.

Таиланд[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ходайга табынучылар табынуларында хушбуйлар, шәмнәр, жасмин чәчәкләрен яки жасмин чәчәк бәйләмнәрен һәм яңа кокос сөтен (эчләрендә су белән) тәкъдим итәләр, гадәттә бу тәкъдимнәрне Пһра Пһромның дүрт башы алдында урнаштыралар, һәр баш Илаһның билгеле аспектын чагылдыра; Пһра Пһромның һәр ягы төрле алкышлар тәкъдим итә дип ышаныла. Табынуның башка киң таралган юлы булып аңа ихтирам күрсәтү өчен агач фил сыннарын урнаштыру. Пһра Пһром шулай ук Таи классик музыкасы белән сокланучы буларак мәгълүм, ул зуррак тышта урнашкан алтарьлары янында уйнала, һәм биючеләр аккомпанемент ясый. Кечкенә акчага биючеләр бию вакытында җырлый торган җырларга табынучының исемен кертәләр. Пһра Пһромга табынучыларга ит ашаудан тыелырга киңәш ителә. Шулай ук табынучылар Илаһка вәгъдә ясап яхшылык ясарга тиеш, яки алар сораган бәхет урынына аларга бәхетсезлек төшәчәк. Догалар өчен кирәк әйберләр гыйбадәтханә биналарында бар. Брахманың чагылышының төп мисалы булып Бангкокта Эраван Гыйбадәтханәсендә пот булып тора, биредә Ходайга ышану хәзерге вакытта килеп чыккан.[4] Таиланд Хөкүмәт Йортының алтын гөмбәзенең шулай ук Пһра Пһром сыны бар.

Этник Кытайлар арасында культ таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980-енче елларда, Брахманың Эраван культы Таиландта башланып, изге урынның һәм сурәтнең структурасының ышану кабатлавы белән беррәттән Кытай диаспоралары белән Көньяк-көнчыгыш Азиядә (Сингапурда, Индонезиядә һәм Малайзиядә), in Тайваньда һәм Кытайда колач ала һәм гыйбадәтханәләр Һоң Коңда, Шанхайда һәм Гуанджоуда нигезләнә.

Каошунгда Тайваньда Брахмага багышланган алтарь.  
Һоң Коңда Ша Тинда Кун Нгам Чинг Юенның Брахма сыны  
Һоң Коңда, Тсуен Ванда, Фу Юнг Шанда Чук Лам Симның Брахма сыны  
Лаос Буддачылык гыйбадәтханәсендә Брахма поты.  
Малайзиядә, Келантанда, Ват Протһивиһанда Брахма сыны.  
Хонг кошында (Хамса), борынгы сын.  

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Robert E. Buswell Jr.; Donald S. Lopez Jr. (2013). The Princeton Dictionary of Buddhism. Princeton University Press. p. 142, Article on brahmaloka. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-1-4008-4805-8]].
  2. 2,0 2,1 "Hinduism in Southeast Asia", Wikipedia (in инглиз), 2020-03-04, retrieved 2020-03-07 
  3. (PDF) Estimated Construction Order of the Major Shrines of Sambor Prei Kuk Based on an Analysis of Bricks (en).
  4. Archived copy.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]