Мәсҗиден-Нәбәви

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсҗиден-Нәбәви latin yazuında])
(Пәйгамбәр мәчете битеннән юнәлтелде)

Мәсҗиден-Нәбәви (гарәпчә: المسجد النبوي — Пәйгамбәр мәчете) — исламда Мәсҗидел-Хәрамнан кала икенче урында булучы Мәдинәдәге мәчет (Кодыстагы Әл-Әкса - өченче). Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең кабере анда урнашкан.

Бу урындагы мәчет Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм исән чакта ук төзелә, ә анардан килүче ислам әмирләре мәчетне зурайталар һәм бизиләр. Яшел гөмбәз (Пәйгамбәр гөмбәзе[1]) астында Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең кабере урнашкан. Гөмбәз төзелүенең төгәл датасы билгеле түгел, ләкин аның XII гасыр тасвирламаларын табарга мөмкин. Беренче ике хәлиф - Әбу Бәкер һәм Гомәр (радыйаллаһу ганһумә) шулай ук анда күмелгәннәр.

Һиҗрәттән соң, Мөхәммәд Ясрибтә (соңрак Мәдинә дип атала башлый) соңрак мәчет төзеләчәк урындагы йортка күчә. Бу мәчетне тзүдә ул үзе дә катнаша. Бу бинаның планировкасы бөтен дөньядагы башка мәчетләр өчен дә кулланыла[2][3]. Бинада колонналы мәчет композициясенең төп өлешләре салына: ачык турыпочмаклы ишегалды һәм, баштарак Кодыска, ә аннары Мәккәгә ориентлашкан, булачак колонналы залның прототибы. Мәчет шулай ук мәдәни һәм җәмгыяви чаралар үткәрү өчен, мәхкәмә һәм дини мәктәб өчен бина булып торган.

Мәсҗиден-Нәбәви

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. a b Encyclopedia of the orient, archived from the original on 2008-02-24, retrieved 2010-08-13 
  2. Akel Ismail Kahera. . — University of Texas Press, 2002. — P. 29. — 194 p. — ISBN 9780292743441.
  3. Akel Ismail Kahera, Latif Abdulmalik, Craig Anz. [1]. — Architectural Press, 2009. — P. 16. — 93 p. — ISBN 9780750667968.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]