Пәнҗшир каршылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пәнҗшир каршылыгы latin yazuında])


Милли каршылык фронты Әфганстан
фар. جبهه مقاومت ملى افغانستان
Җитәкчеләр

Әхмәд Мәсуд,
Әмруллаһ Салех,
Бисмиллаһ Мөхәммәди Хан

Нигезләү

2021 елның 16 августы

Пәнҗшир каршылыгы, башка атамалары Каршылык II [1], Әфганстан милли каршылык фронты [2] (фар. مقاومت پنجشیر) — Әфганстандагы хәрби берләшмә. 2021 елның июль-август айларында талиблар һөҗүме вакытында оешкан һәм «Төньяк альянс»ның элеккеге әгъзаларыннан һәм «Талибан» исламистлар хәрәкәтенең башка дошманнарыннан тора. Каршылык һаман да халыкара танылган Әфганстан Ислам Республикасы контролендә булган Пәнҗшир провинциясе территориясендә бара. Ил башкаласы Кабул «Талибан» контроленә күчкәч, талибларга каршы оешкан төп каршылык булып тора [3].

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пәнҗшир каршылыгы белән Әхмәд Мәсуд (башта совет гаскәрләренә, аннары «Талибан»га(рус.) каршы уңышлы көрәше белән танылган кыр командиры Әхмәд Шаһ Мәсуднең(рус.) улы) һәм Әмруллаһ Салех (Әфганстанның беренче вице-президенты, илнең легитим президенты Әшрәф Гани чит илгә киткәч, үзен илнең вакытлы президенты дип игълан иткән) җитәкчелек итә [4]).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әфганстан картасында Пәнҗшир провинциясе
Пәнҗшир тарлавыгы күренеше

1990-елларда Пәнҗшир тарлавыгы(рус.) һәм әйләнә-тирә территорияләр Төньяк альянсның(рус.) операцияләре базасы булып тора [5]. Төбәктә дари(рус.) телендә сөйләшүче таҗиклар күпчкелекне тәшкил итә. Әлеге төбәк — «Талибан»га каршы уңышлы көрәше белән танылган кыр командиры Әхмәд Шаһ Мәсуднең («Пәнҗшир арысланы») һәм аның улы Әхмәд Мәсуднең кече Ватаны [6].

2021 елның 3 июлендә The Economic Times (Һиндстан) басмасы «Төньяк альянс»ның элеккеге лидерлары талиблар белән көрәшү өчен берләшергә җыенуларын хәбәр итә [7]. 2021 елның 28 июлендә The Washington Post газетасы «Төньяк альянс»ның сафта калган көчләре каршылык эгидасы астында мобилизацияләнә, дип хәбәр итә.

Август аенда Кабул «Талибан» контроленә күчкәч, талибларга каршы көчләрнең күп өлеше, шул исәптән беренче вице-президент Әмруллаһ Салехны да кертеп, Әфганстанның талиблар басып алмаган бердәнбер районы – Пәнҗшир тарлавыгына анда яңа каршылык фронты булдыру өчен юнәлгән [8][9][10]. Ә. Салех үзенең Twitter битендә мөрәҗәгать чыгара, анда Әшрәф Ганине илдән китүе өчен гаепли: «Мин илдә һәм Президент вазифаларын башкарам. Әфганстан Конституциясе буенча, дәүләт башлыгы качкан, отставкага киткән яки үлгән очракта, ил белән вице-президент җитәкчелек итә», — дип язган Ә. Салех (Әфганстанның Дүшәнбедәге илчелеге илнең легитим лидеры дип нәкъ менә Ә. Салехны таныган). Илнең яңа лидеры сыйфатында ул ватандашларны талибларга каршы торырга чакыра [11].

17 августта әфганнарның каршылыкка кушылуы турында расланмаган хәбәрләр килә. Элеккеге Әфганстан армиясенең таҗик милләтеннән булган солдатлары да танкларда һәм бронетранспортерда Пәнҗшир тарлавыгына килә башлый [12]. Шул ук көнне каршылыкның Пәрван провинциясендә КабулМазары-Шәриф юлын кисеп үтүче Чәрикәр районын кире кайтарып алуы билгеле була [13]. 19 августта провинциягә билгеле хәрби һәм сәяси эшлекле Абдул Рәшид Дустумның(рус.) улы Яр Мөхәммәд Дустум җитәкчелегендәге отряд килә [14].

20 августта Баглан провинциясенең өч районы каршылык көчләре контроленә күчә [15]. Шул ук көнне Пәнҗшир каршылыгына ике генерал: Әфганстан Ислам Республикасы Хәрби Көчләре(рус.) Генераль штабының соңгы башлыгы Һибәтулла Ализай һәм МОК корпусының соңгы командующие Сами Садат та кушыла [16]. 21 августта Баглан провинциясенең элек каршылык көчләре контроленә күчкән бер районының талиблар тарафыннан сугышсыз кире кайтарылуы мәгълүм була [17].

21 августта Әфган милли каршылыгы лидеры Әхмәд Мәсуд Әфганстанның чит илгә киткән президенты Әшрәф Ганине Пәнҗшир тарлавыгына кайтырга чакырган (Әшрәф Гани, элеккегечә, сайланган президент булып тора һәм халыкара бергәлек тарафыннан танылган).

22 августта «Әл-Гарәбия» «Талибан» вәкилләренең каршылык җитәкчелегеннән 4 сәгать эчендә Пәнҗшир провинциясен талиблар контроленә тапшыруларын таләп итүләрен, каршы килсәләр, аны көч белән яулап алу операциясен башлау белән янауларын хәбәр итә[18]. Мәсуд таләпне үтәүдән баш тарткач, «Талибан» ике яктан һөҗүм башлый, аның барышында, каршылык мәгълүматлары буенча, талибларның зур отряды засадага эләгә [19].

Пәнҗшир каршылыгы җитәкчесе Әхмәд Мәсуд

23 августта «Талибан» вәкилләре Баглан провинциясенең элек югалган барлык районнары өстеннән контрольне тулысынча торгызулары һәм каршы тору көчләрен камап алулары турында белдерә [20].

24 августка мәгълүматлар буенча, талиблар провинциягә керә алмаган [21].

25 августта ике якның сөйләшүләре уза, сугышны туктатып тору турында килешү төзелә.

28 августта иске хөкүмәтнең махсус билгеләнештәге гаскәри бүлекчәләре кече Мәсудка килеп кушылган.

29 августта «Талибан», хезмәт күрсәтүче компанияләргә басым ясап, Пәнҗшир провинциясендә мобиль элемтә һәм интернетка керү мөмкинлеген чикләгән [22]. Әмма икенче көнне үк «Әл-Гарәбия» Пәнҗширдагы телекоммуникацияләргә керү мөмкинлеге торгызылган дип хәбәр итә [23].

1 сентябрьдә TOLOnews телеканалы, «Талибан» җитәкчелеге вәкиленә сылтама белән, ике як арасында башланган сөйләшүләрнең уңышсызлыкка очравын хәбәр итә [24].

2 сентябрьдә, каршылык чыганаклары раслаганча, «Талибан»ның 13 сугышчысы Чәрикәр районындагы засадада үтерелгән [25].

2 сентябрьдә талиблар вәкиле үзәннең барлык дүрт яктан да уратып алынуын һәм Пәнҗшир каршылыгының җиңүе мөмкин булмавын, шулай ук талибларның территориаль яулаулары турында белдерә [26].

3 сентябрьдә Төркиянең «Yeni Şafak» басмасы мәгълүматы буенча, Кабулдан 150 км төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Пәнҗшир провинциясендә талиблар һәм аларга каршылык күрсәтүчеләр арасында кискен бәрелешләр булган, төбәк талиблар контроленә күчкән. Шулай итеп, талиблар Әфганстан өстеннән тулы контроль булдырган[27].

Һиндстанның The Times of India басмасы белдергәнчә, милли каршылык фронты лидерлары Әмруллаһ Салех һәм Әхмәд Мәсуд регионнан китеп, Таҗикстанга качкан.

Каршылык күрсәтү хәрәкәте вәкилләре «Талибан» боевиклары белән бәрелешләрдә каршы тора алуларын һәм Пәнҗшир үзәненә керү юлларын тулысынча контрольдә тотуларын белдерә[28]. Алар талибларның Пәрван провинциясендә Шотул районын яулап алырга омтылуларын кире каккан һәм аларга зур зыян китергән. Дүрт көн эчендә Үзән өчен көрәшкән «Талибан»ның 350 сугышчысы һәлак булган.

4 сентябрьдә AfghanUrdu (Твиттерда урду телле сәхифә) белдерүенчә, «Талибан» боевиклары Пәнҗшир провинциясенең административ үзәге Базарак(ингл.) шәһәренә өч юнәлештән һөҗүм итә башлаган. Элегрәк талиблар провинциянең җиде районыннан дүртесен: Хендж, Париян, Шотул һәм Аннабаны контрольдә тотуын белдергән булган. Каршылык көчләре бу мәгълүматны кире кага[29].

5 сентябрьдә Әхмәд Мәсуд Facebookта: «Әгәр талиблар Пәнҗшир һәм Андарабта хәрби һөҗүмнәрен туктатса, ныклы тынычлыкка ирешү өчен, Милли каршылык көчләренең сугышны кичекмәстән туктатырга әзер булуларын» белдерә [30]

6 сентябрьдә, ике яктан да зур югалтуларга китергән аяусыз сугышлардан соң, талиблар бөтен Пәнҗширны яулап ала, талиблар флагы төбәкнең административ үзәге Базарактагы губернатор офисында күтәрелә [31]. Хәбәрләр буенча, каршылык хәрәкәте гаскәрләре тауларга чигенә[32]. Каршылык төркеменең чит ил эшләре бүлеге башлыгы Али Назари, Әхмәд Мәсудның Әфганстан территориясендә булуын хәбәр итә [31] . Каршылык хәрәкәтенең икенче югары дәрәҗәле түрәсе, Пәнҗшир провинциясенең талибларның тулы контролендә булуын белдергән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Analysis | Northern Afghanistan once kept out the Taliban. Why has it fallen so quickly this time? (en-US), Washington Post.
  2. Opinion | The mujahideen resistance to the Taliban begins now. But we need help. (en-US), Washington Post.
  3. Brick Murtazashvili (28 July 2021). Northern Afghanistan once kept out the Taliban. Why has it fallen so quickly this time?.
  4. Amrullah. Clarity: As per d constitution of Afg, in absence, escape, resignation or death of the President the FVP becomes the caretaker President. I am currently inside my country & am the legitimate care taker President. Am reaching out to all leaders to secure their support & consensus..
  5. The Panjshir Valley: what is the main bastion of resistance against the Taliban advance in Afghanistan. Market Research Telecast (17 August 2021).
  6. Ahmad Massoud Declared As His Father's Successor.
  7. Chaudhury. Northern Alliance plans to regroup: Resistance leaders seek arms to fight Taliban in Northern Afghanistan. 17 август 2021 тикшерелде.
  8. AFP (2021-08-17). Defiant Afghan ex-VP vows new fight with Taliban.
  9. As Taliban takes over, one Afghan province is still standing strong - Here's the story of Ahmad Shah Massoud and his bastion Panjshir.
  10. An anti-Taliban front forming in Panjshir? Ex top spy Saleh, son of 'Lion of Panjshir' meet at citadel.
  11. Талибы пока не стали полновластными хозяевами Афганистана // НГ, 18.08.2021
  12. Panjshir flies flag of resistance.
  13. Силы сопротивления начали бои с талибами в Афганистане // Лента.ру, 17 авг
  14. Дустум-младший прибыл с войсками в Панджшер
  15. Силы сопротивления отбили у талибов три района афганской провинции Баглан — Новости — Мир — Коммерсантъ
  16. В Панджшер прибыли два афганских генерала
  17. Талибы вернули контроль над районом Андараб в провинции Баглан на севере страны. ТАСС. 2021-08-22 тикшерелгән.
  18. Талибы дали руководству сопротивления в провинции Панджшер четыре часа, чтобы сдаться. ТАСС. 2021-08-22 тикшерелгән.
  19. 300 талибов угодило в засаду ополчения в Баглане // dialog.ua
  20. Талибы заявили о взятии в осаду сил сопротивления в Панджшере. «Аргументы и факты». 2021-08-23 тикшерелгән.
  21. Талибам не удалось войти в Панджшер
  22. Талибы блокировали провинции Панджшер доступ к мобильной связи
  23. Al Arabiya: В Панджшере восстановили интернет и телефонную связь. «Росбалт». 2021-08-30 тикшерелгән.
  24. СМИ: переговоры между талибами и сопротивлением в Панджшере провалились. ТАСС. 2021-09-01 тикшерелгән.
  25. https://www.news18.com/news/world/afghanistan-taliban-crisis-news-live-updates-stanikzai-pak-india-hibatullah-akhundzada-us-4155113.html
  26. Taliban and Afghan rebels claim heavy casualties in fighting over valley. Reuters (2 September 2021).
  27. Yeni Şafak bölgeden bildiriyor: Pençşir vilayeti Taliban kontrolünde. yenisafak.com, 03.09.2021(төр.)
  28. Панджшерское сопротивление опровергло сообщения талибов о том, что они заняли мятежную провинцию
  29. Талибы начали наступление на административный центр Панджшера. 2021 елның 4 сентябрь көнендә архивланган. news.mail.ru (ТАСС), 4.09.2021
  30. Лидер сил сопротивления заявил о готовности к переговорам с талибами. ria.ru, 5.09.2021
  31. 31,0 31,1 Taliban Claim to Have Conquered Last Pocket of Resistance in Afghanistan (6 September 2021).
  32. Taliban claims victory in Panjshir, but resistance forces say they still control strategic position in the valley, CNN (6 September 2021).