Пәһлеван Чулак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пәһлеван Чулак latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пәһлеван Чулак
Baluan Sholak.jpg
Туган телдә исем Нурмөхәммәт Байморза улы
Туган 1864(1864)
Җамбыл өлкәсе
Үлгән 1919(1919)
Акмола өлкәсе
Күмү урыны Казакъстан
Милләт казакъ
Ватандашлыгы Олы Йөз, Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре көйязар, көрәшче
Җефет Галия
Ата-ана
  • Баймырза, балта остасы (әти)
  • Каләмфер (әни)

Пәһлеван Чулак (кушаматы, чын исеме Нурмөхәммәт Байморза улы, каз. Нұрмағанбет Баймырзаұлы, Балуан Шолақ, 1864 ел, хәзерге Казакъстан, Җамбыл өлкәсе, Чү елгасы яры җәйләве — 1919 ел, хәзерге Акмола өлкәсе, Кайракты авылы) — казакъ халык көйязары һәм җырчысы, көрәшче пәһлеван.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1864 елда Казакъстанның хәзерге Җамбыл өлкәсенә караган Чү елгасы ярларындагы җәйләүдә казакъларның Олы йөз Дулат тайфәсе Сәмбет ыруында әтисе агач остасы Байморза һәм әнисе Каләмфер гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенә вакытта уң кулының бармакларын салкында өшетеп (вариант: утта яндырып) өздергәнгә күрә, «Чулак» кушаматы тагылган. Ундүрт яшеннән көрәшә башлый, ат чабышларында катнаша. Ат өстендә басып чабу, йөгәнгә тотынмыйча атның корсак астыннан чыгу, аягын өзәңгегә кыстырып, ятып чабу һөнәрләрен күрсәтә. Төрле җыеннарда катнаша; 51 потлы ташны күтәрә; 35 яшендә урыс пәһлеваны Иван Корень белән көрәшеп, җиңә; 49 яшендә Куянды ярминкәсендә билгеле көрәшче Карон белән көрәшеп, аның кабыргасын сындыра.

Гомер биргән әти-әнисе вафат булгач, Галия (Галикәй) исемле кызга өйләнә. Янына җырчы-көйязарларны, пәһлеваннарны, һөнәрле яшьләрне җыйнап, төркем туплап, халык алдында төрле күңел ачу һөнәрләрен күрсәтеп йөри башлый. Балачактан җыр-көйгә оста булган Нурмөхәммәт, билгеле акын, көйязар Бирҗан чалны (kk) (1834-1897) остазы күреп, акын, җырчы, көйязар Акан серинең (kk) (1843-1913) җырларын тыңлап, алардан күреп, үзе дә җырлар чыгара башлаган. Күкчәтау, Караүткел, Каркаралы, Сарысу тирәсендәге торакларны йөреп, казакъ халык җырлары белән бергә үз җыр-көйләрен дә халыкка ишеттергән: «Ащылы-айырық», «Балуан Шолақ», «Дікілдек», «Көкшетау», «Қосалқа», «Қос барабан», «Желдирме», «Құлан кісінес» (Колан кешнәве), «Сарын», «Кенже қоңыр», «Қос перне», «Ғалия».

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. В. Затаевич батырның берничә җырын җыйнап, «Қазақ халқының 1000 әні» һәм «Қазақтың 500 әні мен күйі» исемле җыентыкларга кертә.
  • Казакъ язучы Сәбит Моканов (1900-1973) 1941 елда «Балуан Шолақ» романын яза.
  • Алматыдагы Спорт һәм мәдәният сараена исеме бирелгән[1].

«Галия» җыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айым да — сен,
Ғалия, күнім де — сен,
Оң қабағым тартады күлімдесең.
Менің көңілім Ғалия дуалансын,
Ауған түйе секілді бейімдесең.
Қара өткелде Ғалия сен емес песең,
Бүл Арқаның шортаны мен емес песем.
Сүмбіл шаш, құралай көз, Ғалияжан,
Ынтығымды құрытқан сен емес песең?

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]