П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте latin yazuında])
П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте
Элеккеге исемнәр Казан авиация техникумы
Нигезләү елы 2 март 1932
Директор Залалов Ильгиз Ирекович
Урын Казан
Адрес 420036, Казан, Копылов ур., 2б
Сайт http://kaviat.ru/
Логотип
Бүләкләр «Россиянең иң яхшы 100 урта махсус уку йорты» лауреаты; «Мәгариф» өстенлекле милли проект конкурсы җиңүчесе (2008, 2009); Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында гамәли бакалавриат әзерләү буенча конкурс җиңүчесе (2010)

П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте (КАТК) (элеккеге Казан авиация техникумы (КАТ)) — 1932 елда оешкан[1], көллият статусын 2007 елда алган. СССР авиация сәнәгатенең күпьеллык министры Пётр Васильевич Дементьев исемен йөртә. Казан шәһәренең Соцгород микрорайонындагы Копылов урамында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан авиация институтында илдә авиация барлыкка килү һәм көчле үсеш чорында оештырыла. Баш Авиапромның 1932 елның 10 апрелендәге боерыгы нигезендә техникум 1932 елның 2 маеннан башлап мөстәкыйль уку йорты буларак эшли.

1946—1947 елларда Казан мотор төзүчеләр берләшмәсе һәм Казан авиация заводы нигезендә 1 нче һәм 2 нче номерлы филиаллар булдырыла.

1959 елда читтән торып уку бүлеге ачыла.

1964 елда икенче филиал Казан вертолёт заводындагы филиал белән Казан кичке авиация техникумы итеп үзгәртелә.

1970—2007 елларда техникум ТАССР Югары Советы Президиумының, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

1972—1987 еллар — ТАССР махсус урта уку йорты өчен база техникумы.

1997 елда Казан авиация техникумына Казан кичке авиация техникумы кушыла.

2007 елда дәүләт аккредитациясе нәтиҗәләре буенча техникумга көллият уку йорты төре билгеләнә[2]. Көллияткә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, СССР Авиация сәнәгате министры П.В. Дементьев исеме бирелә[3].

Казан авиация-техника көллияте

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Россиянең иң яхшы 100 урта махсус уку йорты» лауреаты;
  • «Мәгариф» өстенлекле милли проект конкурсы җиңүчесе (2008, 2009);
  • Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында гамәли бакалавриат әзерләү буенча конкурс җиңүчесе (2010)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]