Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте latin yazuında])
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте
рус. Духовное управление мусульман Российской Федерации
Нигезләнү датасы 1994
Сурәт
Кыскача исем ДУМ РФ
Әһәмиятле кеше Равил Гайнетдин, Мухетдинов, Дамир Ваисович[d], Илдар Аляутдинов һәм Дамир Хәйретдинев[d]
Бәйлелеге Россия мөфтиләр шурасы
Нигезләүче Равил Гайнетдин
Оешма җиткәчесе вазыйфасы баш мөфти[d]
Җитәкче Равил Гайнетдин
Рәсми тел гарәп теле, рус теле һәм татар теле
Дәүләт  Россия
Җәмигъ Мәскәү җәмигъ мәчете
Бәйле оешмалар Мәскәү ислам университеты[d]
Штаб-фатирының урнашуы Мәскәү, Россия
Мещанский районы[d]
Рәсми веб-сайт dumrf.ru(рус.)
Хезмәт күрсәтү зонасы Россия
Нәрсәдән бүленеп чыккан Үзәк диния нәзарәте
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Российской Федерации, ДУМ РФ) ― үзәкләштерелгән дини оешма. 1994 елда оешкан. Диния нәзарәте рәисе (1994 елдан) ― шәех мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Гайнетдин, мөфти һәм РФ МДН рәисе. 2010 ел
2015 елда төзелгән Мәскәү җәмигъ мәчете, аның бинасында РФ МДН аппараты урнашкан

Россиянең Үзәк Европа төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте буларак оештырылган.

1998 елның 9 декабрендә узган съездда Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Европейской части России, ДУМЕР) итеп үзгәртелә [1].

2014 елның 21 сентябрендә оешманың VI съездында аны Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, РФ МДН (рус. Духовное управление мусульман Российской Федерации, ДУМ РФ) итеп үзгәртү турында карар кабул ителгән [2].

2009 елның 23 сентябренә Диния нәзарәте составына 37 төбәктән мөселманнарның 367 үзәкләштерелгән һәм җирле дини оешмасы кергән. 2011 ел ахырына, Диния нәзарәтенең җирле дини оешмалар белән эшләү бүлеге мәгълүматларына караганда, нәзарәт юрисдикциясенә Үзәк, Урал, Көньяк, Төньяк-Көнбатыш, Идел буе федераль округларыннан 400гә якын дини оешма керә.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ мөселманнарының Диния нәзарәте резиденциясе Мәскәү җәмигъ мәчете комплексында (Үзәк округ, Мещан районы, Вылазков тыкрыгы, 7) урнашкан. Карар кабул итүче иң югары орган ― Мәҗлес, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы дини оешмалардан мөселман руханилары һәм дин тотучылар делегатлары корылтае. РФ мөселманнарының Диния нәзарәтенең көндәлек эшчәнлеге белән Президиум һәм рәис җитәкчелек итә. Устав нигезендә оешма рәисе биш елга бер тапкыр сайлана.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ мөселманнарының Диния нәзарәте структурасында: Аппарат (Эчке эшләр департаменты, Мәгариф һәм фән департаменты), РФ МДН эшләре идарәсе, Төзелеш һәм архитектура бүлеге, Беркетмә бүлеге, РФ МДН секретариаты, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Рәис урынбасарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис урынбасарлары: рәиснең беренче урынбасарлары — Дамир Гыйззәтуллин, Дамир Мөхетдинов, рәис урынбасары — Рәфыйк Фәттахетдинов. Мәскәү җәмигъ мәчете имамы, Мәскәү имам-мөхтәсибе Илдар Галәветдинов (Аляутдинов).

Урта һәм югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында: Мәскәү ислам университеты (ректоры — Дамир Мөхетдинов), Х. Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты. (ректоры – Дамир Мөхетдинов), Мәскәү җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә (директоры – Җафар Фәйзрахманов), Мәскәү ислам көллияте (директор в.б. – Ислам Зарипов), Мәскәүнең тарихи мәчете каршындагы мәдрәсә (директоры – Мәскәүнең тарихи мәчете имам-хатыйбы Хәсән Фәхретдинов), Түбән Новгородның «Маһинур» мәдрәсәсе (директоры – Габделбари (Абдулбари) Мөслимов), Габделҗәлил Биккинин исемендәге Түбән Новгород ислам мәдрәсәсе (директоры – Ренат Исламов), Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте (ректоры – Инсаф Камалов)

Басма органнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ мөселманнарының Диния нәзарәтенең рәсми басма органы — 1994 елдан бирле нәшер ителүче «Ислам мөнбәре» Бөтенроссия мөселманнар газетасы (баш мөхәррир – тарих фәннәре кандидаты Дамир Хәйретдинов. «Медина» нәшрият йорты (ген. директоры – Илдар Нуриманов); «ЧИТАЙ» нәшрият йорты (ген. директоры – Илшат Сәлахетдинов) [3].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ мөселманнарының Диния нәзарәте бүләге ― «Рухи бердәмлек өчен» медале [4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]