Рабига Сибгатуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рабига Сибгатуллина latin yazuında])
Рабига Сибгатуллина
Туган телдә исем Рабига Миндияр кызы Сибгатуллина
Туган 27 гыйнвар 1948(1948-01-27) (76 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Иске Иябаш
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты
Эш бирүче Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

Рабига Миндияр кызы Сибгатуллина (27 гыйнвар 1948 елда, СССР, ТАССР, Арча районы, Иске Иябаш) - җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты[1], Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рабига Сибгатуллина 1948 елның 27 гыйнварында Арча районы Иске Иябаш авылында туган.

Рабига Сибгатуллина Казанга килгәч, Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри башлый. Композиторның киңәшенә колак салып, ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 1969 елда эшкә килә. Шул ук елны Мәскәү шәһәрендә уза торган конкурста катнаша һәм төрле жанрдагы 400 башкаручы арасыннан сайлап алына. 1969 елдан 1970 елга кадәр Россиянең халык артисткасы И.П. Яунзем җитәкчелегендәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате студиясендә белем алып, халыкчан пландагы эстрада җырчысы булып өлгереп, Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Рабига Сибгатуллина филармониядә башта Илһам Шакиров бригадасында, аннары Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов белән эшли. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчының репертуар байлыгы да күпләр өчен үрнәк булырлык. "Гөлҗамал" (татар халык җыры), "Назлы гөлкәем" ( Ф.Әхмәтов көе, Я.Кәрим шигыре), "Бер тауда ун чишмә" ( Ә.Фәттах, С.Хәким), "Парлылар йөри көймәдә" (Р.Гатауллин), "Әйт,дускаем,әйт" ( С.Садыйкова), “Кайтам инде” ( С.Садыйкова көе, И. Юзеев сүз.), “Сау бул инде” ( Ф.Хатыйпов көе, И. Юзеев сүз.), “Их, дускаем, кил әле” (И. Мәҗитов көе, Ә. Бикчәнтәев сүз.) һәм башка татар композиторларының әсәрләре, татар һәм башкорт халык көйләре аның репертуарында лаеклы урын алды. Ә инде иҗат һәм тормыш юлдашы Фәрит Хатыйповның көйләре аның репертуарының үзәген тәшкил итә, Ф.Хатыйпов җырчының төп аккомпаниаторы да. Ф.Хатыйповның "Моңлану" (Ф.Сафин шигыре) җырын, "Һаман яратам" (Зөлфәт), "Шулай шул" ( Р.Миңнуллин), "Синең нурың" ( Х.Туфан) һ.б. бик күп җырларын Р.Сибгатуллина беренче булып башкарды.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор Фәрит Хатыйпов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]